Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент эшмәкәрләр белән очрашты: Үз эше булса, хатын-кызларның ирләрен пычкылап торырга вакыты булмаячак

Татарстан эшмәкәрләре квартал саен борчыган проблемаларын Рөстәм Миңнехановка җиткерә. Кичә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VIII утырышы узды. "Татар-информ" хәбәрчесе эшмәкәрләр тарафыннан утырышта күтәрелгән 5 проблеманың ничек хәл ителүенең шаһиты булды.

news_top_970_100
Президент эшмәкәрләр белән очрашты: Үз эше булса, хатын-кызларның ирләрен пычкылап торырга вакыты булмаячак

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов ел башыннан 30 проект төркеме буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Кичә шуның 5 се каралды.

1. Җир участокларында саклау зоналары турында мәгълүматның дөрес җиткерелүе. 

Бу төркемгә җир биләмәсе сатып алып нәрсәдер төзергә теләгән эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә. Проектны тормышка ашырам гына дигәндә, баксаң, монда төзергә дә, бөтенләй берни эшләргә ярамый икән.

"Таттелеком" картага рәсем ясау өчен 1 млрд сорый

Эшмәкәр Павлючков автосервис ачу өчен кредитка җир сатып алган, техник проекты өчен акча сарыф иткән. Соңрак бу территориядә төзелеш алып барырга ярамавы ачыкланган, чөнки бу участок аша югары вольтлы кабель уза икән.

– Инде 5 ел төрле инстанцияләргә хатлар язып карыйм – әлегә нәтиҗәсез. Минемчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар Казан башкарма комитетына кайда нинди челтәрләр турында оператив мәгълүмат җиткереп барырга тиеш, - ди Павлючков.

Татарстан Президенты аны яклап, җир асты коммуникацияләре челтәрләре турында мәгълүмат тәртипкә китерелеп, эшмәкәрләргә җир сатканда исәпкә алынырга тиешлеген белдерде.

Шушы проблемага бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов “Таттелеком” ширкәте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга мөрәҗәгать итте. Челтәрләрне учетка кую, Бердәм күчемсез милек реестрына мәгълүмат кертү буенча эш шактый ук чыгымлы булуы ачыкланды. Мәсәлән, “Таттелеком” җәмгыятенә бу максатларга 1,09 млрд сум акча сарыф итәргә кирәк, бу компаниянең еллык бюджетыннан якынча 30 процентка артык.

– “Таттелеком”ның 93 мең километр кабеле бар. Моны исәпкә алсаң, 1 млрд 119 млн сум кирәк, - дип җавап бирде Лотфулла Шәфигуллин.

Президент кабельләр турында мәгълүматларны реестрга кертү 1 млрд сумнан артык булуга гаҗәпләнде. Ул компаниянең үз челтәрләре кая булуын белмәүләренә аптыравын белдерде һәм бәяләр буенча ачыклык кертүне сорады.

– Ничек миллиард торсын инде? Ярты Казанны казыр һәм кабель салыр өчен миллиард кирәк! Кабельләрегез учетта булмыйча ничек эшлисез соң сез? Картага рәсем ясау өчен 1 млрд кирәкмени?! – дип гаҗәпләнде ул.

– Бу Росреестр бәяләре, алар белән сөйләшергә кирәк, - ди Лотфулла Шәфигуллин.

Бу уңайдан, Президенттан Росреестрга да эләкте.

– Килешү төзелгәндә, сезнең аркылы документ бирелгән бит! Нәрсә бу? Әйдәгез, тыныч кына эш комиссиясен төзик. Ай дәвамында миңа тәкъдимнәр әзерләгез! - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул  Павлючковка Казан мэры Илсур Метшин белән бу мәсьәлә буенча сөйләшәчәген әйтте.

 2. Автомобильләргә техник тикшерүнең легаль рәвештә узмавы.

– Бүген ел дәвамында 1 млн нан артык автомобиль, ОСАГО полисы алыр алдыннан техник яктан тикшерү узарга тиеш. Безнең экспертлар мәгълүматлары буенча, машина йөртүчеләрнең яртысы техник тикшерүне легаль оешмаларда уза. Калганнары законсыз сатучыларда уза. Тема кискен, проблема намуссыз конкуренциядә, юлларда иминлекне тәэмин итүдә, - диде бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов.

Ике елдан техник тикшерү станцияләренең кирәге дә калмаска мөмкин...

Татарстанның техник тикшерү станцияләре ассоциациясе башлыгы Марат Ярмиев намуслы эшмәкәрләр юлыга торган проблемаларга тукталды. Аның сүзләренчә, легаль техник тикшерүләр саны 15-20 процентка кимегән. Мошенниклар легаль операторларның учет документларына үтеп кереп, тикшерү турында документ саталар.

– 2017 ел нәтиҗәләре буенча бу сан инде 50 процентка якынайды. Болай дәвам итсә, бер-ике елдан станцияләрнең кирәге дә калмаячак, чөнки барысы да диагностика карталарын интернет, ватсап, социаль челтәрләр аша сатып алачак. Бүген анда машинасыз гына техник тикшерү үтү, документларны почта аша китерү, өйгә китерү кебек тәкъдимнәр белән тулып ята. Бу фактлар легаль операторларның финанс хәленә тискәре йогынты ясый. Җиһазлар сатып алуга, ремонтка акча җитми, бюджетка акча да кими. Ил буенча юл-транспорт һәлакәтләре кимүгә карамастан, зыян күрүчеләр, үлүчеләр дә арта, - диде Марат Ярмиев. 

Ул проблеманы хәл итүнең түбәндәге юлларын тәкъдим итте: Үзәк банк диагностика карталарының законлы булмавы критерийларын билгеләргә тиеш. Бу очракта иминиятләштерү компанияләре ОСАГО полисларын сата алмый. Эчке эшләр министрлыгын да ялган диагностика карталары таралышына игътибарны арттыруны сорады.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучы белән килешүен әйтте.

– Мин тулысынча килешәм, әгәр тиешле тикшерү уздырылмаган булса, йөртүчегә дә, башкаларга да куркыныч яный дигән сүз. Янәшәдән баручы машина өчен дә, җәяүле өчен дә куркыныч, - ди Президент. 

Ул Премьер-министр Дмитрий Медведев белән очрашкач, бу теманы күтәрергә вәгъдә бирде. 

– Бу бит закон бозу. Бу бөтен илгә кагылышлы тема. Дәүләт Думасы депутатлары да бу тема буенча эшләргә тиеш дип саныйм.

Депутат Айрат Фәррахов техник тикшерү видеофиксациясе турында закон проекты Хөкүмәткә кертелергә әзерләнгәнен әйтте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов 2012 елдан бирле ЮХИДИ идарәсенең техник тикшерү вәкаләтләреннән азат булганын искәртте. Ә бу исә легаль булмаган эш ачылу өчен уңай җирлек тудырган.

3. Эшмәкәрләрнең банклардагы исәп-хисап счетлары ябылу

Күп кенә эшмәкәрләр бу хакта счет блокировкага дучар булгач кына хәбәрдар була. Бер ел эчендә исәп-хисап счетлары ябылу аркасында 500 меңнән артык компания зыян күргән.

– Эшмәкәр өчен бу зур бәла. Кемнәрдер берничә сәгать эчендә хәл итә алса, кайберәүләр өчен айлар буе сузыла. Билгеле, бу террорчылыкка каршы көрәш, акчаның законсыз әйләнеше белән бәйле. Тик кем өчендер бизнесын бөтенләй үтерерлек булырга мөмкин бу, - диде Тимур Нагуманов.

“Атриум” төзелеш компаниясе директоры Гөлнара Мостафина банкларның предприятиеләр эшенә аяк чалуына зарланды.

– Безнең исәп-хисап счетлары буенча барган барлык операцияләр заказчы белән килештерелгән иде. 1,5 ел тыныч кына эшләдек, кинәт кенә безнең счетны ябу турында хәбәр килеп иреште. Нәтиҗәдә, проект буенча эшләрнең үтәлү сроклары өзелә, ә төзүче өчен бу зур фаҗига. Мин хезмәткәрләремә акча түли алмагач, күзләренә карарга ояла идем. Без өч ай шушы вазгыятьнең тоткынлыгында булдык. Банкларның запросларга реакциясе күренмәде. 

Бик каты тырышкач, өч айдан счетны ачтылар, әмма безнең хәлгә башкалар да кала ала бит, - ди Гөлнара ханым. Ул мондый вазгыятьтән чыгу юлын аңлатырлык комиссия булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, банкларны счетларны блокировкалау һәм операцияләрне туктату сәбәпләрен аңлатырга мәҗбүр итәргә кирәк. Бер көнлек фирмаларга һәм нык эшләүче бизнеска бер күзлектән карамасыннар иде, ди ул. Мостафина фикеренчә, счетны бөтенләй ябып кую дөрес түгел, шикле операция була калса, сәбәпләрен ачыклаганчы туктатып тору гына кирәк.

"Уен"ның кагыйдәләрен билгеләргә кирәк!

Рөстәм Миңнеханов бу проблемага фикерен җиткерде.

– Ничек кенә булмасын, мөнәсәбәтләр аңлаешлы булырга тиеш. Без бу “уен”ның кагыйдәләрен билгеләү өчен, Үзәк банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш дип саныйм. Башка берәүләр өчен намуслы эшмәкәрләр азап чигә, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент мондый законның илдә деструктив көчләр булганга кергәнен шәрехләде.

– Регламент булуы кирәк, клиентларга аңлата алырлыр кире элемтә дә булырга тиеш. Бәлки, федераль законга үзгәрешләр кирәктер. Сөйләшергә кирәк. Эшмәкәр кайда, кемгә мөрәҗәгать итә ала – төгәл булырга тиеш, бәлки, кайнар линия кирәктер, - диде Президент.

4. Күчемле милеккә салым буенча ташлама бетерелә. 

“Лизинг Трейд” компаниясе генераль директоры Алексей Долгих бу елның 1 гыйнварыннан Татарстан оешмаларының күчемле милкенә салым ташламалары гамәлдән чыгарылуын искәртте. Лизинг һәм транспорт компанияләре өчен бу “авырткан” нокта икәнлеге ассызыкланды.

Ашаган белми - тураган белә!

Эшмәкәрләр фикеренчә, 1,1 процент күләмендә салым лизинг һәм транспорт компанияләренең кесәсенә ару сугачак.

– Эшмәкәрләр, күпме түләячәген утырып санагач, бик тиз теркәлү урынын алмаштырачак. Рөстәм Нургалиевич, Татарстанда лизинг булырга тиешме, юкмы – бу сездән тора, - диде Долгих.

Эшкуарлар Мәскәү, Владимир, Иваново, Липецк кебек өлкәләрдә салым ставкасы ноль булуын билгеләп уздылар. “32 төбәк ташламаны озайту турында карар кабул итте”, - дип, Президентта үзләренә карата кызгану хисләре уятырга тырыштылар.

– Без транспорт һәм лизинг компанияләренә булса да ярдәм күрсәтүне сорыйбыз, алар өчен ташламаны бетерү бигрәк авыр. Бүген бизнеска ярдәм республикадан гына тора, - дип сүзгә кушылды эшмәкәрләрнең берсе.

– Татарда әйтем бар: ашаган белми – тураган белә. Бер яктан караганда, бу шулай. Икенче яктан караганда, бюджетка керем дә кирәк. Җиңел генә бармый. Бу басым инде, хакимияткә басым, - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов. – Барлык ташламалар өчен җавап бирергә кирәк. Хәзер яңа положение эшләнә, артык резервлар да юк. Башка коллегаларның да карарларын өйрәнеп, үзебезнең нәтиҗәне әйтербез. Лизинг икән, бөтенесенә ташлама бирергә тиешбез. Транспорт компаниясенә генә бирә алмыйбыз.

5. Өйдә җитештерелеп, Интернет аша ризык сату.

Социаль чертәрләрдә эшмәкәрлек активлыгы бу фикер алышу рәвешендә узды.

– Тема актуаль, маркетинг механизмнары, социаль челтәрләр аша бизнеслар ачыла, күптән легаль эшлүчеләр һәм көн саен ачылучылар арасында каршылык туа. Кулланучыларның куркынычсызлыгы, намуссыз көндәшлек, салым түләү мәсьәләләре калкып чыга. Барысы да канәгать булсын өчен нишләргә? Шул хакта сөйләшәбез, - диде Тимур Нагуманов.

Бизнесы бөреләнеп кенә килүчеләр дә, инде чәчәк ату чорында булганнары да Интернетта буа буарлык. Социаль челтәрләрдә тортлар, башка тәм-томнар тәкъдим итүче аккаунтлар арта бара. Косметология хезмәтләрен дә тәкъдим итүчеләр бар. Алар социаль челтәрләрдә үзенең эш үрнәкләрен күрсәтә – тырнак, каш ясый, клиентларны өйдә кабул итә.

Декреттагы хатын-кыз үз кулы белән нәрсәдер җитештерә башлый. Кайчак үзегенә түгел, кем беләндер бергә эшли, ә эшчәнлек беркайда теркәлми. Мондый эшчәнлекне легальләштерү кирәкме, дип сораучылар булды.

"Бәхетле" өйдә пешерелгән тортларга каршы

Мондый эшчәнлек “Бәхетле” гипермаркетлар челтәренә нигез салучы Мөслимә Латыйпованың күңеленә хуш килмәве ярылып ята иде. Ул мондый ризыкның нинди шартларда пешерелүе игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйтте.

– Өйдәме ул, мунчадамы, гараждамы... Өйдә булган очракта да, кемнәрнеңдер йорт хайваннары булырга мөмкин. Мин азык-төлек куркынычсызлыгы турында сөйлим – лаборатория анализы кайда үткәрелә? Бактерицид лампалары бармы – юк, әлбәттә. 

2017 елдан шушы псевдоэшмәкәрлекне күзәтәм, үзләре җитештергән продукцияне саталар, ә бу бит куркынычсызлык мәсьәләсенә килеп төртелә. “Бәхетле”дәге белгечләрне дә үзләренә җәлеп итәләр. Андый эшмәкәрләр салым түләми. Бу проблема белән шөгыльләнергә кирәк, - диде ул. 

Үзенең дә кул кушырып утырмавын белдерде:

– Тик утырмадык, Рөстәм Нургалиевич, социаль челтәрләр аша заказ ясадык. Анда нәрсә генә юк! Нәрсә генә җитештермиләр анда! “Бәхетле”нең бөтен ассортименты бар. Киләләр, технологик картаны фотога төшерәләр дә, 5 сумга саталар, өйдә кухняда бөтен кешенең ул технологик картасы бар дигән сүз.

Мөслимә Латыйпова Интернеттан тортка да заказ биреп караган.

– Интернеттан бала өчен дип тортка заказ ясагач, өч көннән урамга алып чыктылар, документлар сорагач, бернәрсә белмәделәр дә, бирмәделәр дә. Аласыгыз килмәсә, алмагыз, диделәр. Аннары без ул тортны экспертизага җибәрдек, әле шуның өчен акча тоттык. Микробиологик күрсәткечләр буенча продукциянең нормаларга җавап бирмәве ачыкланды. Үзмәшгульлек менә шул ул. Моны туктатырга кирәк, - дип ризасызлыгын белдерде Мөслимә ханым.

Башка эшмәкәрләр бу темага кушылып. “уен”ның кагыйдәләрен, тәртибен билгеләргә кирәк диделәр.

"Өйдә эше булса, хатын-кызларның ирләрен пычкылап торырга вакыты булмаячак!"

Рөстәм Миңнеханов моңа җавап биреп:

– Әгәр сез көмешкә җитештереп, аның белән күршеләрегезне сыйлыйсыз икән, проблема юк, әгәр инде сатсагыз, проблемалар булачак. Монда да шул ук. Ул тортларны ясап ашыйсыз икән, берние юк. Ә инде сату икенче нәрсә. Теләсә нинди продукция термик шартларда җитештерелергә тиешлеген аңларга кирәк. Намуслы кешеләр дә бар. Шул ук вакытта без бит пальма мае, башка компонентларның да кулланылуын күрәбез. 

Әмма ничек кенә булмасын, өйдә утыручы әниләргә ярдәм формаларын табарга кирәк. Бәлки, алар өчен технопарк оештырып, алар шунда килеп эшләрлек шартлар тудыру кирәктер. Системасы булырга тиеш. Бу теманы, тегүме, ризык әзерләү, репетиторлыкмы – боларның барысын да карарга кирәк. Закон таләпләренә дә җавап бирергә тиеш. Мин бу кешеләрнең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы булуына дәүләт тарафыннан кызыксыну булырга тиеш дип саныйм. Башбаштаклык булырга тиеш түгел. Намуссыз кешеләр моннан бик яхшы файдаланачак. Бу әниләр өчен шартлар тудыру кирәк. Аннары хатын-кызларның ирләрен дә пычкылап торырга вакыты булмаячак, ирләр үзләре дә рәхмәт әйтәчәк, - диде.

Harrison Work аяк киеме җитештерү оешмасы җитәкчесе Равил Харисов кулдан эшләнгән аяк киемнәре җитештерү предприятиесенең социаль челтәрләрдән тулы куәтле бизнеска кадәр үсеп җитүен билгеләп үтте.

– Без сезгә аяк киеме тектерү өчен сертификат бүләк итмәкче идек, булмады, - диде Харисов Президентка.

– Минем аякның подъемы зур. Авыр булачак, - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

– Без үлчәүләр алабыз бит башта. Әгәр безгә мөрәҗәгать итсәгез, яхшы гына ташлама да ясарбыз, - диде эшмәкәр.

– Мин сездән сертификат ала алмыйм, бу дөрес булмаячак. Мин сезгә заказ бирергә, түләргә әзер. Минем өчен Татарстанда җитештерелгән аяк киеме кию горурлык булачак. Мин сезгә ышандырып әйтә алам! – диде Президент.

Утырышны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә эшлүче эшмәкәрләрне тагы бер кат киңәшмәгә җыеп, аларны борчыган сорауларга җаваплар табарга кирәклеген әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100