Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент атамасы «Рәис»кә әйләнә: «Иң мөһиме – Президентның вәкаләтләре элеккечә калуы»

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. «Татарстан Рәисе» атамасы яңа сайланган затка гына кулланылачак. «Интертат» яңа атамага карата фикерләрне белеште.

news_top_970_100
Президент атамасы «Рәис»кә әйләнә: «Иң мөһиме – Президентның вәкаләтләре элеккечә калуы»

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Президенты» атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртү белән килешергә өндәде.

Тема гади түгел, барыбер карар кабул ителергә тиеш. Мин сезне аңлыйм. Анда утырсам… сезне аңлыйм тулысынча, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Югары вазифаи зат атамасы буенча күпме булдыра алдык, шулай эш иттек инде. Ике срок без республика Президентын сайлый алдык. Федераль үзәкнең республикага мөнәсәбәте шуннан күренеп торды. Республика җитәкчесе атамасын саклап калу буенча эшне дәвам иттек, булып чыкмасын аңлагач, башка юлларын эзләдек.

Кызганыч, минем дә, депутатларның да көче җитеп бетмәгәндер. Ничек атау – анысы безнең хокук булуында барыбер үзебезнекенә ирешә алмаганбыздыр. Башлык, губернатор, мэр бар... Ләкин республика җитәкчесен үзебез теләгәнчә атау мөмкинлеге бар. Безнең алдагы юл протест юлы белән түгел, законлы юл белән позициядә тору кирәктер. Әле ишекләр ябык түгел, шул юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез.

Сез аңларга тиеш: Татарстан – төп таяныч төбәкләрнең берсе. Шартнамә зур роль уйнады. Бүген барлык федераль проектларда катнашабыз. Хөкүмәт җитәкчелеге белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, болар зур кыйммәткә ия. Федераль үзәк белән ачуланышырга да була инде, файдасы гына кайсы яктан булуын карарга кирәк. Халык иминлеген дә кайгырту кирәк бит.

Рөстәм Миңнеханов республика үсеше өчен тырышырга кирәклеген ассызыклады, моның өчен федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр мөһимлегенә басым ясады.

– Махсус операция бара… Без үзебезнең шушы мәсьәлә буенча фикер алышабыз, ә аны «Татарстан баш күтәрә, димәк, Россия кисәкләргә вакланачак...» дип уйлаячак. Моңа юл куярга ярамый... Сезнең борчылуыгыз, сайлаучылар теләген җиткерүегез – нормаль күренеш. Гел син теләгәнчә булмый, ләкин барыбер юлларын табабыз. Без карар кабул итәргә тиеш. Бүген тәкъдим ителгән конструкция алга хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзәтмәләрне кабул итәргә өндәде.

«Татарстан Рәисе» атамасын яңа сайланган вазифаи затка карата гына куллану тәкъдим ителә. Ягъни, бу атама әлегә сайланган Президент – Рөстәм Миңнехановка кагылмый.

«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы – Глава Республики Татарстан-Татарстан Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аңа Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», – диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты өчен 78 депутат тавыш бирде, 3есе каршы булды.

«Рәис» сүзе тарихта бар»

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

«Хәзер вазгыять җиңелләрдән түгел. Безгә хәзер бердәмлек кирәк. Гел шуңа омтылып, шул ук вакытта республиканың йөзен саклап калырга да тырыштык. «Татарстан Республикасы Рәисе» – югары вазифаи зат» тәкъдиме белән таныштым. Татарстан Конституциясенә бу вариант әйбәт булыр иде, чөнки республика дәрәҗәсе кала. Югары вазифаи зат атамасы һәрвакыт четерекле сорау булды. Ул вакытларны барыбыз да кичердек, беләбез».

Ул бу мәсьәләгә битарафлык булмавын, республика өчен борчылу булганын билгеләп узды. 2000 елның 13 декабрендә үк Дәүләт Думасына Россия төбәкләре җитәкчеләре атамасында «президент» сүзен куллануны тыю турында федераль закон проекты кертелгәнен искәртте. «Мин дә, барыбыз кебек үк, шул 2000 елгы вакыйгаларның шаһиты булдым. Ул вакытта да җиңел түгел иде», – диде.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, хәзерге Президентка үз вазифасында эшләп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. «Безнең Татарстанда бөтен халык сайлап куйган Президентыбыз бар, аңа шул Президент вазифасында эшләп бетерергә кирәк. Без бит хәзер бу мәсьәләдә референдум уздыра алмыйбыз, моңа ихтыяҗ да юк. Безгә федераль үзәк белән уртак тел табу мөһим», – диде Минтимер Шәймиев.

«Глава-раис» атамасы миңа әйбәт кебек тоела. Бу – вазгыятькә туры килә торган төшенчә. Рус теллеләр өчен «глава» мәгънәсендә, татар телендә «рәис» буларак дөрес кабул ителә», – диде Минтимер Шәймиев.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Советында бик күп вариантлар каралганын әйтте. «Башлык, җитәкче, илбашы... Бөтен булган исемнәр барланды. Бу тема кичә генә барлыкка килмәде. Ул җәйдән бирле йөри. «Рәис» сүзе тарихта бар. Республиканың беренче җитәкчеләре «рәис» дип аталганнар.

Безнең өчен иң мөһиме – Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы. Бер әйбер дә кыскармый. Киресенчә, кайбер мәсьәләләр буенча вәкаләтләр арта. Алга таба ниндидер кыенлыклар булыр дип уйламыйм», – диде депутат.

«Рәис» сүзе каян килеп чыккан?

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге «Рәис – кайбер учреждение, оешма, җәмгыять яки аларның бүлекләренең җитәкчесе» дип аңлата. Ул безгә гарәп теленнән кергән. Рус теленә «председатель» дип тәрҗемә ителә. «Рәис» сүзе мәгънәсе буенча «президент»ка туры килә. Латин телендәге «praesidens» сүзе халыкара сүзгә әйләнгән, аның асылы «praesidere» фигыленнән – ул «алда утыручы», ягъни «рәислек итүче» дигәнне аңлата.

Шунысы кызык, «президент» сүзе дә гарәп телендә ( رَئِيْس‎) «рәис» дип языла һәм укыла. Гарәп илләре җитәкчеләренең гарәп телендә язылган атамаларын карасак, бөтенесендә диярлек ( رَئِيْس‎) «рәис» сүзе бар. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты гарәпчәдән ( رئيس الإمارات العربية المتحدة‎) Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Рәисе дип укыла. Иран, Ирак, Мисыр һәм башка илләрнеке дә шулай.

Мисыр Президенты – «Рәис Мисыр» дип язылган.

«Президент» сүзе дә гарәп телендә ( رَئِيْس‎) «рәис» дип языла һәм укыла.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны да «Рәис» дип атыйлар. Дөрес, Төркия президенты рәсми рәвештә Türkiye Cumhuriyeti Cumhurbaşkanı дип атала, әмма матбугатта аны еш кына «Рәис» дип атыйлар.

«Гарәп илләрендә Татарстан җитәкчесен Президент буларак таныячаклар»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов та гарәп илләрендә «президент» сүзе «рәис» буларак кулланылуын әйтте. Гарәп илләрендә Россия Президенты ( رئيس روسيا ) «Раису Русийа» дип языла һәм укыла. Димәк, гарәп илләрендә Татарстан җитәкчесен Президент буларак таныячаклар.

Гарәп илләреннән кала, Кытай, Төньяк Корея җитәкчеләре дә «рәис» дип атала.

Россиядә дә югары җитәкчелек арасында «рәис» атамасы киң кулланышта. Мәсәлән, Хөкүмәт рәисе, Дәүләт Думасы рәисе, Федерацияләр Советы рәисе, Конституция Суды рәисе, Югары Суд рәисе.

Татарстанда Дәүләт Советы рәисе, Хөкүмәт рәисе, Югары суд рәисе, иҗади берлекләр рәисе, оешмаларның директорлар советы рәисе, идарә рәисе, жюри рәисе, комитет рәисе, төрле комиссияләр рәисе бар. Берәр чара узганда да «фәлән фәләновның рәислегендә» дип әйтәбез. Димәк, «рәис» сүзе моңарчы да бездә иң югары вазифаны билгеләгәндә кулланылган.

Татарстанда Дәүләт Советы рәисе, Хөкүмәт рәисе, Югары суд рәисе бар

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов «Татар-информ» хәбәрчесенә «Рәис» атамасын Татарстанның беренче җитәкчеләре йөрткәнен әйтте. «Совет Татарстанын оештыручыларның берсе һәм республика Совнаркомының беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев Татарстан Республикасы Рәисе дип аталган. Аның дәвамчысы – ТАССР Совнаркомы рәисе вазифасындагы Кәшшаф Мохтаров рәсми рәвештә «Рәис» дип аталган», – диде Радик Салихов.

Татарстанның беренче җитәкчесе – ТАССР Халык комиссарлары советының беренче составы рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев

Бүгенге чикләрдә оешкан Татарстан тарихын 1920 елдан исәпли башласак, беренче җитәкченең атамасы да «рәис» булган. Бу сүз безнең өчен бик тә табигый.

«Рәис» сүзе күпкә өстенрәк»

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе иясе Ренат Харис: 

«Якын Көнчыгыш илләре җитәкчеләре дә «Рәис» дип атала. Димәк, «Рәис» сүзе күпкә өстенрәк».

Халыкара эшләр буенча Россия советы эксперты Кирилл Семенов: 

«Гарәп дөньясында «рәис» сүзе «президент» сүзенең синонимы булып тора. Бу – «президент» сүзенең рус теленә тәрҗемәсе. Асылда болар – бер мәгънәле сүзләр, һәм алар арасында бернинди аерма да юк. Ул – тарихи яктан гарәп теленнән чыккан сүз. Бу яңа сүз түгел, һәм ул гарәп дөньясында президентлык институты кертелү белән бер үк вакытта барлыкка килмәгән. Рәис – ул билгеле бер вазифаи зат. Бу сүзнең, Европадан кергән «президент» сүзенә караганда, тирәнрәк тарихы бар. «Президент» сүзен дәүләт башлыгы атамасы өчен генә түгел, компания башлыгына карата да кулланалар. «Рәис» термины «президент» терминына тиңдәш, чөнки ул дәүләттә иң югары вазифаи затка яисә предприятие башлыгы вазифасына карата әйтелә».

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:

«Рәис сүзе 19 гасырда, 20 гасыр башында да нәкъ менә югары вазифаи затка карата кулланылган. Мисал өчен, ТАССР Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев, аның варисы шулай ук «рәис» дип аталган. Шулай булгач, бу – татар сүзе. Һәм аның ТР Конституциясендә беркетелүе бүгенге шартларда туган сорауларны юкка чыгара дип уйлыйм».

Аның сүзләренчә, республика җитәкчесе абруеның асылы аның вазифасының формаль атамасыннан түгел, ә Татарстанның күпмилләтле халкы хакына аның реаль эшләреннән тора.

«Бу, барыннан да элек, безнең ике җитәкченең (Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев) шәхесләре, аларның Россия күләмендә һәм хәтта халыкара дәрәҗәдә гаять зур эшләре белән тәэмин ителә. Рөстәм Нургалиевичның быелгы сәфәрләр исемлеген карарга була, барлык ишекләр ябылгач, аның халыкара визитлары Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә партнерлар эзләүгә багышланган иде», – диде Зилә Вәлиева.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2022
    Исемсез
    Эдэм колкесе, гэрлек, тьфу сезгэ татар миллэтен хэм дэулэтен сатучылар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100