Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«PR-белгеч булгач, шикләр туадыр»: журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыктым дип хәбәр итә

Ул социаль челтәрендәге аккаунтына туй күлмәгеннән фотолар куйган.

news_top_970_100
«PR-белгеч булгач, шикләр туадыр»: журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыктым дип хәбәр итә
Рәйсә Борһаниеваның "Вконтакте" социаль челиәрендәге аккаунтыннан

Журналист Рәйсә Борһаниева социаль челтәрдәге аккаунтына туй күлмәгеннән фотолар урнаштырган. Ул кияүгә чыктым дип хәбәр итә. 

«17.07.2022. Тинчурин театры», –  дип язып куйган журналист. 

Алсу Җиһангирова: «Син нәрсә шыпырт кына кияүгә чыгып ятасың әллә?» – дип сорау язган. «Шулайрак», – дип җавап кайтарган Рәйсә. 

Үзем дә Рәйсәгә шалтыраттым: «Сине чыннан да кияүгә чыгуың белән котлап буламы? Сезнең берәр проект түгелме», – дип сорадым. Рәйсә Борһаниева күптән түгел Тинчурин театрына эшкә урнашкан иде.

«Әйе, чыннан да. Үзем PR-,белгеч булгач, шикләр туадыр шул, – дип елмайды ул. – Мин бик бәхетле. Үз кешемне таптым дип өметләнәм», – диде. 

Сайлаган парының кем икәнен әйтмәде. "Ул йөзен күрсәтергә рөхсәт итте, исемен әйтәсе килмәде. Берни дә әйтмим", -  диде ул. 

Фото: © Рәйсә Борһаниеваның социаль челтәрдәге аккаунты

Рәйсә булачак иренә карата таләпләрен бер язган иде, әмма аның нинди кеше булуы турында бер сүз дә әйтмәде. Ул иренең «медийный» кеше булмавын, һәм аны прессага чыгаруын хупламавын гына әйтте. «Фотоларны кертергә дә көчкә ризалаштырдым, мин куймыйча булдыра алмыйм», – ди. 

Кияүгә чыгуына килгәндә: «Барысы да чаба-чаба, аяк өстендә булды», – диде. 

Рәйсә Борһаниеваны котлыйбыз! Ак бәхетләр юлдаш булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100