Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пошалым чаналары» җыр фестивале 2024: «Телевизордан мондый концертларны күрсәтмиләр»

14 февраль көнне Арча районы Урта Пошалым авылында «Пошалым чаналары – 2024» җыр фестивале башланып китте. 20 еллык тарихы булган фестиваль һәм Пошалым авылына кызыклы сәяхәт турында «Интертат» язмасы.

news_top_970_100
«Пошалым чаналары» җыр фестивале 2024: «Телевизордан мондый концертларны күрсәтмиләр»
Зөлфия Шәвәлиева

«Пошалым чаналары» җыр фестивале быел 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Беренче тапкыр ул 2004 елда үткәрелгән. Ул вакытта район мәртәбәсендә генә үткәрелсә, быел инде республикакүләм дәрәҗәсен яулаган бәйге булып санала. Бәйгедә Татарстанның – Арча, Балтач һәм Әтнә районнары катнаша. Яшь буенча чикләүләр юк, иң өлкән катнашучы Илһам абый Закировка – 71, ә иң нәни Самат Назимуллинга 8 яшь.

Быел конкурста 53 кеше чыгыш ясады. Катнашу өчен алардан 3 җыр башкару сорала иде. Җыр сайлау буенча критерийлар да бик үзенчәлекле – ул көйсез, моңсыз җыр түгел, ә татар халык җыры, яки мәгънәле ретро җыр булырга тиеш. Шулай ук, катнашучылар арасында үзләре иҗат иткән җырларны башкаручылар да очрады. Арча ягы җыр-моңга бик бай, монда нәни балалар да, әби-бабайлар да гармунга кушылып рәхәтләнеп җырлый. Беренче этапта катнашучылар 3әр җыр җырладылар, 53 кеше арасыннан жюри әгъзалары Урта Пошалым авылындагы концертка 19 җырчыны сайлап алды. Инде алар арасыннан 14 җиңүче – 3 лауреат, 7 дипломант һәм тамашачы мәхәббәтен яулап алган 1 башкаручы билгеләнде. Шулай ук, быел яңа – «Туган як» номинациясе дә бар: үзләренең туган районнары турында иң матур җыр башкарган җырчылар 3 урынны бүлделәр. Бүләкләр мәсьәләсенә килсәк, 1нче урынга – 20 мең, 2нче урынга – 15 мең, ә 3нче урынга – 10 мең акчалата бүләк, дипломантларга - 5әр мең акчалата бүләк һәм һәрберсенә бер Пошалым чанасы.

«Өч Пошалым – өч игезәк»

Бер карасаң, җыр фестиваленең чана исеме белән аталуы сәер кебек тоела. Ләкин бу очраклы исем генә түгел. Арча яклары элек-электән арба, чана ясау белән дан тоткан. Пошалым чанасы – балаларга таудан шуу өчен ясалган кечкенә чана. Мондый чаналар ясау белән Арча районының Югары, Урта һәм Түбән Пошалым авыллары осталары шөгыльләнгән. Пошалым чаналары башкалардан кулдан ясалулары һәм төрле төсләргә буялган, ачык балалар рәсемнәре булу белән аерылып тора. Әлеге рәсемнәр осталар тарафыннан төшерелә, аннары махсус буяла. Үзенә күрә, бу – бик авыр һәм үзенчәлекле хезмәт.

Чаналар ясау белән Пошалым халкы XIX гасырда шөгыльләнә башлый, алар өчен бу – акча эшләү ысулы да була, ул заманда ясалган чаналар күпләп чит төбәкләргә чыгарылып сатыла, шуннан соң аларга «Пошалым чанасы» дигән исем ияреп кала. Кызганыч, бүгенге көндә чана ясау белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Дөресрәге, алар бармак белән генә санарлык. Чаналар ясау традициясе дә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров 2004 елда җыр фестивален үткәрә башлагач гына кайта башлый. Бүген конкурска 50 чананы Югары Пошалымнан Рәдиф Нигъмәтуллин ясаган. Әлеге чаналар җиңүчеләргә бүләк ителәчәк, ә 20се «Пирамида»да узган гала-концертта тамашачылар арасында лотереяга уйнатыла.

Бәйге 3 өлештән тора. Аның беренче өлеше, традицион рәвештә, конкурсны уйлап табучы танылган җырчы Рөстәм Закировның туган авылы Урта Пошалым авылы мәдәният йортында оештырыла. Бу көнне мәдәният йортында иртәдән әзерлек башлана, чаналар сәхнәдә матур итеп төзелгән, тавыш, аппаратура көйләнгән, барысы да әзер.

Пошалым халкы – бик кунакчыл, без сәгать 8гә кайтып җиттек, ул вакытта инде катнашучылар өчен барлык тәм-томнар әзерләнгән, матур итеп төзелгән иде. Пошалымлылар кунакларга казанда пешкән пылау, кышкы шашлык, балык, коймаклар пешереп куйганнар. Мин шаккатып, эшче апаларга: «Бигрәк күп әзерләнгәнсез, авыр булгандыр», – дигән идем. «Без кунакларга шат кына, мондый бәйрәмнәр бит һәркөн булып тормый. Кунакларыбыз күреп китсен безнең якларны, Рөстәмгә шундый бәйрәм оештырганы өчен рәхмәт, авылыбыз гөрләп торуда аның да өлеше бик зур. Чын Арча егете, безнеке, молодец», – дип фикерләре белән бүлеште Пошалым мәдәният йорты хезмәткәре.

Вазыйх Фатыйхов: «Бәйге – яшь талантларга юл ачу»

Бәйгенең жюри әгъзалары ел саен алышынып тора. Чыгышларны төрле елларда танылган җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре бәяләгән. Алар арасында – Миңгол Галиев, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазин, ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Сания Әхмәтҗанова һәм башкаларны атарга мөмкин.

Быел катнашучыларның чыгышларын Татарстанның халык артистлары Резеда Галимова, Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Люция Мусина, 400дән артык җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйхов бәяләде, ул бәйге турында фикерләре белән дә бүлеште:

– Минем башка елларда да катнашканым бар иде, әмма быел үзенчәлеклерәк, аудиториясе киңәйгән. Төрле яшьтәге җырчылар катнаша, шунысы кыйммәтле. Нәтиҗә чыгарганда да бик авыр булды, беренче урыннар бик әйбәт, җиңел барды, алар – күренеп тора торган җырчылар. Ә менә икенче, өченче дистәдә инде авырлыклар да булып алды, чөнки җырчыларны аерып, ниндидер урын бирү авыр. Дәрәҗәле җырчылар катнаша. «Пошалым чаналары» – ул бит талантларны барлау. Ничә ел инде Рөстәм Закиров шушы фестивальне уздырып, күп кешеләрне сәхнәгә чыгарды. Күпме талантларга юл ачылды. Бу бит инде – яшь талантларга юл ачу да. Икенчедән, бу программага иң башта авыл турында җырлар, аннары халык җырлары, аннары гына ирекле җырлар сайлау рөхсәт ителгән. Бу да бик мөһим. Авыл турында бүген бик күп җырлар ишетелде – Арчага, Балтачка, Әтнәгә багышланган. Бу – бик күркәм күренеш. Бәйге тагын да дәвамлы булсын иде, дөрес, чыгымнар бардыр инде, мондый зур фестивальләр чыгымнарсыз булмый, ләкин Рөстәмгә афәрин, барысын да үзе алып бара, тырыша.

«Түбәннән күтәрелеп, чын авыл егете булып калды»

Өлкән, тәҗрибәле катнашучылар белән бергә кечкенә катнашучылар да сынатмады. Алар һәрберсе дә ныклап әзерләнгән, әзер музыкаль номерлар күрсәттеләр. «Күбәләк» галстук, үзеннән зур түбәтәй кигән 8 яшьлек Самат Назимуллин татар халык җыры «Талы, талы»ны җырлап, жюри әгъзаларын шаккатырды. Мин: «Сиңа ничә яшь соң?» – дип, сорагач, баштан оялып торса да, аннары балаларча, самими итеп елмаеп: «Казанга чыгыш ясарга барачакмын, шунда сорарсыз», – диде. Һәм дипломант булып барачак та, бу – үз-үзеңә ышану буенча өлкәннәргә мастер-класс.

Саматның әнисе Назимуллина Рузалия апа:

– Улым музыка белән 1нче сыйныфтан шөгыльләнә, быел икенче ел китте. Казаннарга барып, беренче урыннар хәйран алып кайтты инде төрле бәйгеләрдә. Гаиләдә әтисе гармун уйный, җырлый. Улым Арчадагы 6нчы музыка мәктәбендә укый, җитәкчесе Альбина Мәхмүтовна Фатыйховага зур рәхмәт, ул балалар белән бик яратып шөгыльләнә, төрле бәйгеләргә йөртә. Әлегә музыка инструментларында уйнамый, киләчәктә анысы да булыр дип ышанабыз. Бәлки, гармунны да үзләштерербез.

3нче дәрәҗә лауреат, Арча егете – Инсаф Гаптелбәров:

– Миңа 23 яшь, музыка белән 10 яшьләрдән шөгыльләнәм. Музыкага тагын да көчлерәк тартылу армиядә хезмәт иткән вакытта булды. Туган якларны сагынып, халык җырларын җырлый идем. Чит илләрдә, төрле шәһәрләрдә татарча җырлап йөри идем, 3 ел контракт буенча хезмәт иттем.

Музыкаль белемегез юкмы?

– Юк, Арча педагогика көллиятендә физкультура бүлегендә укыдым, 2 курс укыганнан соң, хәрби хезмәткә киттем, аннары Тольяттида укып бетердем. Хәзер Биектауда «Газпром» компаниясендә эшлим.

Конкурс турында каян белдегез?

– Әнием әйтте. Минем күптән катнашасым килгән иде инде, быел менә булды. Моңа кадәр мондый форматтагы конкурсларда күп катнаштым. Сочида, Самарада да булдым. Анда да «Җиз кыңгыраулар»ны «бәрдем», ул минем визит карточкама әйләнде инде.

Музыка уен коралларында уйнамыйсызмы?

– Менә күптән түгел генә гармун алдым 8 меңгә, әкренләп өйрәнәм. Киләчәктә гармунга кушылып та җырлармын.

Шундый тавыш белән, тулаем музыка юнәлешенә күчәсегез килмиме?

– Юк, күп тапкырлар чакырганнары бар. Венера Ганиева да чакырган иде. Минем өчен җырлау ул – эш түгел, хобби кебек генә кабул итәм. Күңелемдә мин хәрби кеше.

Дипломант Илзирә Сираҗиева, Арча районы Түбән Мәтәскә авылы кызы.

– Беренче тапкыр зур сәхнәдә әлеге бәйгедә чыгыш ясадым, 7 яшь иде ул вакытта. Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясадык, «Ай, матур гөл генә» дигән татар халык җырын җырлаган идем. Әле җырлар өйрәнеп, музыка дөньясына керүем генә иде, бүген Казан Федераль университетында инглиз теле һәм музыка укытучысына укыйм. Шундый бәйгеләр тормышымны музыка белән бәйләүгә зур этәргеч булды, Рөстәм абыйга рәхмәт.

Тагын бер катнашучы – Рәмзия апа Гайфуллина, ул Арча районы Шура авылыннан.

– Үзешчән җырлыйм, гармунда да уйнап җырлыйм. Төрле җырларны, Хәния Фәрхи җырларын яратам. Халык җырларын җырлыйм, иң мөһиме – көе матур, сүзләре мәгънәле булсын. Балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшлим. Әтием җырлый иде, гармунда уйнаганны балачактан тыңлап үстем, музыкага мәхәббәт шуннан киләдер инде. Әлеге бәйгедә 2017 елда да катнаштым, ул елны дипломант булган идем. Рөстәмгә рәхмәт, түбәннән күтәрелеп, чын авыл егете булып калды, бик яратабыз аның җырларын.

«Телевизордан мондый концертларны күрсәтмиләр»

Нәтиҗә концертын карарга Пошалым авылы халкы зал тутырып килгән иде, залда утырырга бер урын да юк, кайбер тамашачылар басып та карады. Тамашаны Булат Бәйрәмов белән Ленар Гыйләҗев алып барды. Анда 2нче турга үткән катнашучылар һәм жюри әгъзалары чыгыш ясады. «Әлеге конкурсны һәрвакыт көтеп алабыз. Бик кызык, мин Пошалымга кунакка килдем, бүген иртә белән дә катнашучыларны тыңларга төшкән идем. Жюри бик дөрес сайлап алган катнашучыларны, бик лаеклы. Халык җырларын тыңларга бик рәхәт, хәзер бит телевизордан мондый концертларны бик күрсәтмиләр. Менә килеп күрсеннәр иде, нинди җырчыларыбыз бар», – диде Балтачтан килгән 76 яшьлек Саимә әби.

Җиңүчеләрне 15 февраль көнне Арча мәдәният йортында бүләкләделәр, 16 февраль көнне алар Казанда «Пирамида» тамаша залында чыгыш ясаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100