«Попутка» тотып килдем» – Филүс Каһиров концертында кызыклы вакыйга булган
Филүс Каһировның Чаллыдагы концертында кызык вакыйга булды. Концертның иң кызган мәлендә сәхнәгә Тукай районының бер авылыннан килгән Әнисә апа менде.
«Минем букетым юк инде, балакаем. Тик менә сине карап утыра торгач, күңелдә шигырь туды бит әле… Илһамым килеп китте, яшел чирәм арасына таракан кереп китте», – дип, халыкны көлдерүдән башлады ул сүзен.
Ә шигырьнең эчтәлеге болайрак:
«Җырла, Филүс, моңлы җырларыңны,
Сандугачлар торсын тын калып.
Җырла «Сарман», «Сандугач»ны,
Илһамыбызның дәвамчысы булып.
Бик шәп, Филүс, булдырасың!
Бүген «артист» исемен күтәреп йөрүчеләрдән
Бик күпкә уздырасың.
Аллаһ бирсен бәхет-шатлык,
Озын гомер, сәламәтлек.
«Халык артисты» исемен
Зур тырышлык куеп алдың».
Халык, Әнисә апаның шигъри юлларын хуплап, залны алкышларга күмде.
Әнисә апаның исә сәхнәдән һич кенә дә төшеп китәсе килмәде. Яраткан артистын кысып-кысып кочаклады ул. Инде төшеп китәм дигәндә генә, яңадан микрофонын алып, «Картаямыни соң йөрәк» җырын да башкарды. Филүс тә аңа кушылып җырлады.
Соңыннан Әнисә апа, җырчыны култыклап алып, үзен урынына кадәр озаттырып куйдырды.
Тамашачы гөр килеп, әбинең кайдан булуы белән кызыксынды. «Авылдан «попутка» тотып килдем», – дип, Әнисә апа халыкны тагын бер кат көлдерде.