Популяр җырлар авторы Илдус Дәүләнов: «Кара исемлеккә керткән артистларым бар»
Популяр җырлар авторы Davlyan (Илдус Дәүләнов) турында күп ишетергә туры килсә дә, интервью алырга җае чыкмый иде. Ул соңгы елларында җырлый да башлады. «Текә» аранжировщикны җырларга нәрсә этәрде? Ни өчен иң күбе Илсөя Бәдретдиновага җырлар яза һәм башка шундый кызыклы сорауларга җавап табу максатыннан «Интертат» аның үзе белән әңгәмә корды.
Илдус, синең исемне беренче тапкыр җырчы Элвин Грей аша ишетеп белдем. Казанга да ул алып килмәдеме?
Элвин Грей алып килмәде. Әйе, без аның белән күптәннән дуслар. Уфада яшәгәндә, ул миңа студиягә язылырга килә иде. Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар Уфага килеп, тавыш яздырып китәләр иде. Килгән саен: «Әйдә, Казанга күч. Бездә югалып калмассың. Бездә эш күп», – дип чакырдылар.
Казанга күчкәнеңә ничә ел?
Көзгә 4 ел була. Гаилә коргач, Уфада фатир арендалап тордык. Фатир сатып алырга булгач, Казанга күченеп килдек һәм алдык. Килгәндә олы улыбыз Даниярга 1 яшь иде. Кече улыбыз Данис Казанда туды.
Тумышың белән кайдан син? Кайларда укыдың?
Тумышым белән Башкортстанның Архангел районына керүче Абзан авылыннан. Мин – авыл егете. Абзан авылы мәктәбен тәмамлагач, Уфа педагогия көллиятенә укырга кердем. Музыка һәм баян укытучысы һөнәрләрен алып чыктым. Көллияткә укырга кергәндә, бертуган апам Әлфинә Уфада укый иде. Әти-әнием авылдагы өйне сатып, Уфага күченеп килделәр. Чөнки алар икәү генә калганнар иде бит. Көллиятне тәмамлагач, кире Абзан авылына кайттым. Авыл мәдәният йортында тавыш режиссёры булып эшкә урнаштым. Параллель рәвештә студиядә тавыш яздыру белән дә шөгыльләндем. Аннан соң кире Уфага күченеп, Башкорт дәүләт драма театрында тавыш режиссёры булып эшләдем. 1 ел Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә армия сафларында да хезмәт итеп кайткан идем.
Башкорт дәүләт драма театрында тавыш режиссёры булып эшләгәндә, шул ук бинада параллель рәвештә студиямне ачтым. Бер кабинетны арендаладым. Үз акчаларыма алган берникадәр тавыш яздыру техникасы бар иде. Директор белән сөйләшеп, ачып җибәрдем. Ул вакытта миңа Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Гөлназ Асаева килә иде. Аларның гаилә тавыш яздыручылары идем.
Аннан соң бүтән җырчылар да килә башлады. Артистлар күп агыла башлагач, бу әйбер Башкорт дәүләт драма театрының директорына ошамаска тотынды. Төп ишектән кертеп җибәрергә кирәк. Минем исем тарала, килгән җырчылар күбәя бит инде. Директор мине ничектер русчалатып «убрал» (елмая).
Шуңа күрә мин кире Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә киттем. Анда 1 ел тавыш режиссёры булып эшләгәч, студияне бүтән урынга күчердем. Ике эшне бергә алып бара башладым. Әмма җыр яздырырга килгән артистларым күбәйгәч, ике эшне дә бергә алып барып булмады. Филармониядән китәргә туры килде. Ахыр чиктә, үземнең студиядәге эшләр белән генә шөгыльләнергә тотындым. Аннан башка эшкә урнашып тормадым.
Дөресен генә әйткәндә, аранжировщикның эше аның яшәү урынына бәйләнмәгән. Танышларым Вьетнамда да, Кытайда да яшәп, җырлар иҗат итәләр. Аранжировщикларның эше дистанцион дип әйтергә була.
Шулай да Башкортстан егетен Казан нәрсәсе белән җәлеп итте икән?
Казанны күптән ярата идем. Монда әле яшәмәгәндә хатыным белән Казанга ял итәргә йөрдек. Берәр көн ял булса, «Әйдә, Казанга» дип тиз генә җыенып, машинага утырып чыгып китә идек. Кунакханәдә торып, Казанга сокланып, кунак итеп кайта идек инде. Хатыным белән беренче сәяхәтебез монда булды. «Бәлки, киләчәктә Казанга күченербез», – дигән уйларыбыз тормышка ашып куйды.
Татар эстрадасында иң күп җырларыңны Илсөя Бәдретдинова башкара. Ни өчен?
Чыннан да Илсөя Бәдретдинова бик күп җырларымны башкара. Мин – аның саундпродюсеры. Бөтен җырларының аранжировкасын, тавыш яздыруны миндә генә ясата. Ни өчен иң күбе аның белән эшлибез? Чөнки миңа аның белән эшләве җиңел. Бер-беребезне аңлыйбыз. Әле менә иртәдән кичкә кадәр бергә студиядә җырлар яздырабыз. Ничектер бер-беребездән армыйбыз.
Кайсы җырчылар белән эшләве авыр?
Яңа чыккан җырчылар белән авыр. Чөнки алар нәрсә кирәк икәнлеген белмиләр. «Әйдә, болай эшләп карыйк. Әйдә, тегеләй эшләп карыйк!» – дип баш катыралар. Илсөя үзенә нәрсә кирәк икәнлеген, тамашачыга нәрсә ошаячагын белә.
Хәзер тамашачыга нинди җырлар кирәк, дип уйлыйсың? Югыйсә, сүзләргә дә игътибар итми башладык бит.
Хәзерге заманда бик көчле харизма кирәк. Җырлау сәләтең әллә ни булмаса да, халык белән контакт кирәк. Бу җыр яздырганда да чагыла. Чөнки кайбер җырчыларның яздырган җырларына энергетикасы җитеп бетми. Сатып биргән җырларымны артистлар студиямә килеп яздырып китә. Аны тыңлагач, җырда энергетика җитеп бетмәскә мөмкин. Йә ул бар, йә юк. Эмоцияләрен чыгарып җырлаган артистларны яратам. Чыгара алмаганнары белән эшләве авыррак.
Аннары замана белән бергә барырга кирәк. Бөтен трендларны аңлап иҗат итәргә.
Татар эстрадасы өчен нинди трендлар кирәк соң?
Трендны төгәл генә әйтеп булмый шул. Һәркем үз стилен сакларга тиеш. Тренд артыннан китеп, үзен югалткан артистлар да бар. Яшьләрчә дә эшләп карыйлар. Европа күләмендә алганда, әлегә тренд безгә кагылмый. Чөнки без артта барабыз. Кемдер, 20 елга артта барабыз, ди. Европаны карасаң, анда нәрсә генә булып бетмәде. Өсләренә итләр киеп чыгучылар да булды. Хип-хоп юнәлешләре безгә бөтенләй кагылмады. Ә алар дөньякүләм чартларда беренче урыннарда бара. Гомумән, музыка дөньясында нинди юнәлешләр бар, алар безнең менталитетка туры килми. Безнең тамашачыга милли дә, заманча да булсын. Без барыбер үзебезнең милли элементларны югалтырга тиеш түгелбез.
Илдус, син хәзер үзең дә сәхнәгә менеп, җырлый башладың. «Текә» аранжировщикның җырлый башлавы ничек башланып китте?
Үземне әллә нинди җырчы дип әйтә алмыйм. Профессиональ җырчы түгелмен. Чөнки мин – бик күп җырлар авторы. Гадәттә заказга бирелгән җырны үз тавышың белән яздырып җибәрәсең. Сатып алучы аны тыңлый. Җырчыларга җибәргәндә: «Үзең дә матур җырлыйсың. Нигә җырлар яздырмыйсың?» – дип әйтә башладылар. Эксперимент итеп, үземнең җырымны яздырып карарга булдым. Җырчы булам, дигән максат юк иде. Кемдер җырлаганымны ошатты, кемдер тәнкыйтьләде. «Бездә андый стильләр үтми. Синең музыкаң ятмый», – дип әйтүчеләр булды инде. Андыйлар була.
Илсөя белән бергә башкарган «Кызыл иннек» җырыгыз матур гына килеп чыккан.
Дуэт җыр яздыру идеясе икебезнеке иде. Җәй буе бергә студиядә эшлибез бит. «Әйдә, дуэт яздырабыз», – дип, Илсөя дә гел әйтә иде. Моңа кадәр ничектер килеп чыкмады. Димәк, вакыты җиткән. Узган елны бөтен җырларымның авторы Миләүшә Әфләтүнова: «Миндә бер шигырь бар. Көй язсаң, үзеңә калдырырсың», – диде. Кемгәдер язган булган, әмма аны алмаганнар. Ошатмаганнармы, белмим. Утырдым, язып карадым. Лирик җыр килеп чыкты. Илсөягә җибәрдем. «Матур булган. Әйдә, яздырабыз», – диде. Әле менә икенче яңа дуэт җыр өстендә эшлибез. Шулай ук Илсөя белән. Бүтән төрлерәк форматта булачак. Концертларында җырларбыз, дибез.
Сольный концертларыңны эшләргә теләмисеңме?
Үземнең сольныйга җырлар җитми (елмая). Әлегә иҗади концертлар гына. Быел май аенда Казанда, Уфада булды ул. Минем көйгә язылган җырларны бик күп җырчылар башкарды.
Әти-әниең дә иҗади кешеләрме?
Әтием гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Әнием – белеме буенча укытучы. 20 елга якын балалар бакчасында хезмәт куйды. Әти-әнием музыка яраттылар. Үземне кечкенәдән белгәннән бирле концертларга йөрделәр. Шуңа музыка минем канга сенгән. Кызганычка, җыр белән сәхнәгә чыкканымны әтием күрә алмады. 2020 елда короновирус чиреннән авырып, арабыздан китеп барды. 61 яшь иде. Хәзер әнием үзе генә Уфада яши.
Әти-әнием миңа һәрчак үрнәк булдылар. Миңа төпле тәрбия, белем бирделәр. Әле дә хәтерлим: бер 5 яшьләремдә әти-әнием миңа кеченә синтезатор алып биргәннәрен. Әнием шунда уйнарга өйрәткән иде. Аннары 10 яшьләремдә зуррак синтезатор алдылар. Мин гел шул синтезатор белән идем. Кулымнан төшмәде. Әнием әз-мәз гармунда да, баянда да уйнаган.
Җыр дөньясында үзеңне борчыган әйберләр бармы?
Бу көннәрдә шуны уйлап йөрдем әле. Радио тыңлыйм бит инде. Яшь җырчыларны тыңлыйм. Социаль челтәрләрне дә карыйм, күзәтәм. Бездә яшьләр әллә ничек кенә иртә олыгая. Олылар форматы өчен эшләргә тырышамы? Яшь булуына карамастан, оныклар турында җырлый башлый. Әле тормышны да күрмәгәннәр бит. Менә шуны бик сәер дип әйтимме?
Башкортстанда яшьләр – яшьләр музыкасы ясый. Яшьләр стилен алып баралар. Ә бездә, Татарстанда, яшьләр икенче Салават булырга тырышалар. Аның стилендәге җырлар чыгаралар. Татарстандагы яшь җырчыларда «иртә олыгаю синдромы» дип әйтим микән? Премияләр карыйсың бит. Аларга әле 30 яшь тә юк. Ябынып, киенеп, 50 яшьләрдәге кебек ясанып чыгалар. Олырак артистларны карасак, әйтик, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова, алар, киресенчә, яшьләрчә. Ни өчен яшьләр бездә иртә олыгая икән? Менә шул сорау ачык кала. Тәнкыйтьтән куркалар микән? Бәлки, укучыларыгыз да бу хакта фикерләрен калдырыр.
Сиңа җырга заказ бирергә яки тавышыңны яздырыр өчен эләгү авыр, дип ишеткәнем бар. Бөтен кеше дә сиңа эләгә алмый? Ни өчен?
Дөресен генә әйткәндә, бөтен кеше дә эләгә ала. Әмма бөтен кеше белән дә уртак эшебезне дәвам итә алмыйм. Беренче тапкыр эшләп карыйм да, күңелемә ул җырчы ятса, бер-беребезне аңласак, мин эшлим. Аңлашмасак, бүтән аранжировщикка җибәрәм. Чөнки тандем булырга тиеш. Син дөрес, мин дөрес, дип утырып торып булмый. Мәсәлән, син бу җырны үзеңчә, ә мин үземчә ишетергә телим. Шундый низаглы мизгелләр килеп чыкса, ул артист белән башка эшләмим.
Нинди артистлар белән низаг чыкканы булды? Исемнәрен әйтә аласыңмы?
Әйтеп тормам. Танылган, халык исемнәрен алган артистлар да бар. Бергә эшләве авыр булды. Аннары алар ул җырны үзләренчә күрә. Шуңа күрә монда бер-беребезгә ачуланып утырырга түгел. «Мин сезнең белән эшли алмыйм», – дип җайлап кына әйтеп аңлашабыз. Алар югалып калмый бит. Бер мин генә аранжировщик түгелмен. Без күп. Кем белән тандем килеп чыга, алар белән эшлибез инде.
Иң күбе Илсөя Бәдретдинова белән эшлибез. Нигездә, җырчылар җырларын төрле аранжровщиклардан эшләтә. Илсөя бер миңа гына ияләнде. «Бүтәннәрдән дә ясат», – дип әйтәм аңа. «Килеп чыкмас», – дип, башкалар белән эксперимент эшләп караудан курка. Миндә 100 % килеп чыкканын белгәч, ышанычы күбрәк.
Бәяләр турында сөйләшә алабызмы?
Юктыр. Иң кыйммәт бәя миндә дип әйтә алмыйм. Чөнки миннән дә кыйммәтрәк алучылар бар. Миндә бәясе сыйфаты белән тиңдәш.
Әле, кызык өчен, бу көннәрдә хитмейкер Дима Лоренга яздым. Ул рус эстрадасындагы Анна Асти, Мари Крэмбери, Елена Темникова кебек җырчыларга җырлар яза. Җырчы буларак, үземә җыр сатып аласым килә, дип язган идем. «Өч вариант бар. Әгәр дә сез чиратка бассагыз, 2 миллионнан башлана. Чиратсыз булса, 2 миллион ярым. Чиратсыз һәм сезнең темага язарга кирәк булса, 3 миллион», – дип җавап язды Дима Лорен. Беләсеңме, мондый бәяләр безгә беркайчан да килеп җитмәячәк. Чөнки безнең татар җырчылары аның тиклем акча эшләмиләр әле.
Татар эстрадасындагы топ-җырчылар үзләренең иҗатына бик күп акча тыга, ә билет бәясе бездә үсми. Елдан-ел шул ук билет бәясе. Шул ук Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, тамашачыны шаккатырам дип, елдан-ел нәрсәдер уйлап табалар. Сәхнәдәге экраннарын зурайталар, команданы зурайталар һәм башкасын. Бездә иң күп бәя билетка 1800, 2000 сум кала.
Арттырсалар, гади тамашачы йөрми башлый бит...
Әйе, килешәм. Григорий Лепстагы кебек, 50 меңгә билет сатып алмаячак.
Син гел студиядә. Гаиләгә вакытың каламы соң? Гаиләң белән дә таныштыр әле.
Руслана – сабыр, түзем. Үзе дә иҗат кешесе. Ул Архангел районының үзеннән. Бүгенге көндә визажист булып эшли. Хатыным белән Архангел районында студиядә эшләгәндә таныштык. Ул мәктәптәге чыгарылыш кичәсенә җыр яздырырга килгән иде. 2017 елда Уфада өйләнештек. Һөнәре буенча ул – икътисадчы. Чыннан да көне-төне студиядә югалам. Бүген әле мин өйдә кундым. Кичә студиядә кунарга калдым. Эшемне аңлый. Башта авыррак иде. Хәзер Руслана ияләште. «Син бүген кайтасыңмы? Каласыңмы? Ашадыңмы? Юкмы?» – дип сорап тора инде. Сабыр булганы өчен рәхмәт.
Быел октябрьдә олы улыбыз Даниярга – 5 яшь, сентябрьдә кечкенәсе Даниска 3 яшь тула. Икесе дә балалар бакчасына йөри. Икесе дә музыка ярата. Бииләр, җырлыйлар.
Дөресен генә әйткәндә, элеккеге вакыттагы кебек, җырлар язарга вакыт күп түгел. Чөнки тегендә барасың, монда барасың. Чыгыш ясыйсың. Заказлар кимеде. Берничә җырчы китте. Чөнки озаграк көтәсе. Кайберләре мине конкурент итеп күреп тә киттеләр инде. «Үзе җырлый башлагач, безгә начаррак ясый», – дип уйлыйлардыр (елмая). Башта җырлый башлагач, Илсөя дә: «Син җырлый башладың бит инде. Безнең белән эшләрсең микән? Югалтасы килми. Минем программаларны кем эшләр?» – дип әйткән иде. «Курыкма. Һәрвакыт эшләрбез, вакыт табарбыз», – дидем. Ничек тә булса, гаиләгә дә, чыгыш ясарга да вакыт табарга тырышам.
Бер җырны язар өчен күпме вакыт китә?
Көен дә, аранжировкасын да бергә бер көндә язарга мөмкин. Сүзләре булмаса, текстлар авторы Миләүшә Әфләтүнованы студиягә чакырып алабыз. Мәсәлән, Илсөя белән җырны бергә язабыз. Дөресрәге, мин яза барам. Ул ошамаган урыннарын шунда ук әйтергә мөмкин. Җырчының үзе белән бергә ясаганда, җыр тизрәк эшләнә. Чөнки болай син җырчыганәрсә кирәклеген аңлап та бетермисең. Ә кайбер коллегаларым җырчыларга җыр язганда үзләре генә утырып эшләргә ярата. Түземлек җитми, диләр.
Берсендә тавыш яздыру вакытында татар эстрадасындагы бер җырчыны студиядән куып чыгарганым да булды. Беренче куплетны көч-хәл белән яздырдык та, икенче куплетка барып җиткәч, нервым җитмәде. Куып чыгардым. Шуннан соң башка эшләмәдек.
Кем соң ул? Хатын-кызмы, ир-атмы?
Хатын-кыз. Исемен әйтмим. Кирәкми. Ул әле дә җырлый, клиплар да төшерә. Аңа кадәр бер ир-ат җырчыны куып чыгардым. Анысы Уфада яшәгәндә булды. Әзерләнмичә җыр яздырырга киләләр! Сүзләрен белмиләр! Көен белмиләр! Автор ничек җырлаган дип, телефоннан җырлаганын тыңлыйлар. «Алай килмиләр бит. Сез минем вакытны әрәм итәсез», – дип ачуланам. Минем график тыгыз. Алар белән җыр ятлап утырырга вакыт юк! Студиягә җыр яздырырга килгәннәр икән, әзерләнеп килсеннәр.
Медицинада «табиб сере» булган кебек, минем өлкәдә дә һәрбер җырчының ничек җырлаганын әйтеп булмый. Бүгенге көндә кайбер җырчылар фонограммага җырлап йөриләр. Аларның да исемен әйтә алмыйм. «Тере тавышка җырлый күрмә», – дип, үзләренә дә әйткәнем бар. Алар үзләре дә моны беләләр. Чөнки мин аларга тавышларын тарттырып, ясап бирәм.
Кайбер җырчыларда җырларының минусовкалары да юк. Алар бары тик фонограммага гына җырлый.
Сөйли башласаң, андый әйберләр шактый. Бер бәягә сөйләшеп, ахырдан яртысын гына түләгән артистлар да булды. «Акчам юк», – ди. Гадәттә, күпмедер өлешен алып, ахырдан калганын түләрсез, дип әйтәм. Җырчыга ышанасың бит инде! «Кара исемлеккә» керткән артистларым бар. Сүзендә тормаган артистлар нәрсәгә миңа?! Соңыннан акчасын түләп бетермәгән артистлар башка җырчы аша минем белән сөйләшеп карыйлар. «Сөйләшеп кара әле. Теге вакытта бер-беребезне аңлашмадык», – дип, бүтән җырчылар шул түләмәгән артистлар өчен килеп сөйләшә. Илсөя дә килеп сөйләшеп карады. «Юк, алай эшләмиләр», – дип, мин алар белән кире эшләп тормыйм. Намус белән эшләргә кирәк!
Исемнәрен әйтәсең килми, димәк...
Әйтеп тормыйм инде. Хәтта бөтенләй түләмичә качкан артистлар да бар.
Җырны алып, бер дә түләмичәме? Танылган артистлармы?
Танылган. Исемнәре дә бар. Сөйли башласаң, күп инде алар. Башка кешедән аранжировкасын ясатып, кайберләре тавышларын гына яздырып киткән артистлар да бар. Берничә аранжировщикны, русча әйтсәк, «курировать» итәм. «Шундый җырчылар бар. Алар сезгә мөрәҗәгать итсә, сак булыгыз. Акчасын тулаем алдан алыгыз», – дип әйтәм. Әйбәт кенә эшләп чыкканы – чыга. Барыбер эләгәләр. Бер аранжировщик егеттән ике аранжировка эшләткәннәр, әмма түләмәгәннәр. Кешенең вакытын алалар бит. Ул вакытны гаиләгә бирергә мөмкин. Һичьюгы балаларың белән паркка чыгып, гуләйт итеп керә аласың.
Җырчының төп азыгы – җыр. Шуңа да төп эше аранжировщикка бәйле. Бер аранжировщикка да эләгә алмаган җырчылар бар. Түләмичә киткән артистлар. Мәсәлән, 10 аранжировщикта берәр җыр ясаттың. 11нче җырны кемдә ясатачак ул? Инде бер-березбезне беләбез. Ул җырчыларның нәрсә уйлап йөргәнен аңламыйм мин.
Кайсы аранжировщиклар белән дус?
Динар Мингалиев, Зөфәр Халирахманов. Бик талантлы, тырыш егетләр.
Беләсеңме, бүгенге көндә сыйфатлы аранжировщиклар аз. Тавыш яздырырга, сведение, мастеринг эшен яхшырак белер өчен, Мәскәүгә укырга йөрдем. Педагогым Константин Матафонов Филипп Киркоров, Григорий Лепс, Тимати кебек артистларның тавышын яздырган. Ә бездәге аранжировщиклар ничектер ялкаурак. Өч көнлек укулар була, дип, таныш коллегаларымны Мәскәүгә чакырдым. Берсе дә бармады. Үзем генә Мәскәүгә барып, белем алып кайттым. «Анда барып, вакыт, акча әрәм итәргә теләмибез», – диделәр. Бу бит – безнең икмәк. Кайсы гына өлкәне алма, үсәргә, белемне арттырып торырга кирәк. Һәрвакыт үзем генә йөрдем. Шуңа эшемнең нәтиҗәсе бардыр, дип уйлыйм.
Конкуренциягә ничек карыйсың?
Конкурент юктыр, дип уйлыйм. Һәркем үз урынында, үз юнәлешендә. Шунысы кызык: мин белгән аранжировщиклар бер стильдә генә ясый. Исемен әйтмим. Аңа лирик җыр яздырырга әйтсәң, ул аны ясый алмый. Чөнки ул бер темпта гына өйрәнгән, һәм ул үз юнәлешендә көчле. Ә мин аның юнәлешендә эшли алмаска мөмкин. Һәрбер аранжировщик индивидуаль. Мин үзем төрле стильләрдә ясарга тырышам. Минем дә кабатланулар бардыр. Чөнки ул миңа хас булган «почерк».
Җыр язу, аның темпы синең кәефеңә бәйле булырга мөмкинме?
Әлбәттә, җырлар кәефкә бәйле. Кәеф шәп булганда – дәртле, кәеф булмаганда – лирик җырлар туарга мөмкин. Җыр ул – җан халәте.