news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр татар җырлары авторы Роза Сәхаветдинова вафат

news_top
Популяр татар җырлары авторы Роза Сәхаветдинова вафат
Фото: видеодан скриншот

Популяр татар җырлары авторы буларак танылган композитор Роза Сәхаветдинова вафат. Бу турыда җырчы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Без нинди зур шәхесне югалтуны аңлап бетермибез. «Чияле тау», «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем», «Һәр көнне керәсең төшемә», «Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде», «Танго» һәм тагы бик күп җырларны иҗат иткән ул. Рухы шат, җаны җәннәттә булсын», – дип яза ул.

  • Роза Сәхаветдинова җырлары Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Фәрит Бикбулатов, Роза Рымбаева, Флүрә Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова, Тәнзилә Үзәнбаева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәнәви Салихов һәм башка артистлар репертуарына кергән. Роза Сәхәветдинованың эстрада осталары башкаруындагы җырлары «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасы пластинкаларына яздырылган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар