news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр блогер Илүзә бармаксыз кала язган

news_top
Популяр блогер Илүзә бармаксыз кала язган
Фото: Илүзә Галиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татар малай» сәхифәсен алып баручы блогер Ренат Галиәхмәтовның хәләл җефете, блогер Илүзә белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Ул Мәскәүгә китәргә җыенганда гына кул бармагын нык итеп кискән. Бармактан киткән канны үзенә һәм апасына туктатырга туры килгән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Самолетка соңга калмас өчен, блогер шул килеш Мәскәүгә очкан. Анда травмпунктка кереп, бармагын тектергән. Яра бик тирән, шул сәбәпле, Казанга кайткач, тикшерергә кирәк булачагын искәрткәннәр.

Хәзер блогерның кулына гипс куйганнар, аңа операция булырга тиеш.

Илүзә күптән түгел генә Мәскәүдә күкрәкләрен кечерәйтү өчен операция ясаткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар