news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Миңа күкрәкләрем бик ошый». Популяр блогер күкрәкләрен кечерәйтергә җыена

news_top
«Миңа күкрәкләрем бик ошый». Популяр блогер күкрәкләрен кечерәйтергә җыена
социаль челтәрләр

Популяр аш-су блогеры Илүзә Галиәхмәтова күкрәкләрен кечерәйтү буенча операциягә керергә җыена. Ул әлеге операцияне аркасы белән проблемалары булу сәбәпле ясатачак. Дөрес, бу турыда хәбәр иткәч, Илүзәне кире үгетләргә тырышучылар да булган.

«Илүзә, сез болай да матур. Минем апамның күкрәкләре бишенче размер иде. Кечкенәрәк күкрәкләр телим, дип йөрде. Нәтиҗәдә, онкология белән авырып китте, ике күкрәген дә кистеләр. Үлеп тә китте… Тели белсәң, теләк, тели белмәсәң – имгәк, ди торганнар иде. Исән-сау булыгыз», – дигән, бер язылучысыннан килгән хатны Илүзә сторисларына да чыгарган.

«Нигә миңа мондый хатлар язасыз. Миңа күкрәкләрем бик ошый. Ләкин аркам рәхмәт әйтми шул. Миңа алай җиңелрәк булачак.

Борчылып торуыгызны аңлыйм. Кирәк түгел, яме. Минем өчен шатланыгыз.

Мин үз гомеремдә катлаулы операцияләр кичердем инде. Онкологиядә дә яттым. Әйтерлек түгел», – дип җавап кайтарган аңа блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 апрель 2025
    Исемсез
    Олы булгач, күтәреп йөрергә авыр микәнни? Ахыры хәерле булсын инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар