Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлнара Габдуллинаның ире – хәрби фельдшер – махсус операциядән кайткан

news_top_970_100
Блогер Гөлнара Габдуллинаның ире – хәрби фельдшер – махсус операциядән кайткан

Аш-су остасы, социаль челтәрләрдә популяр блогер Гөлнара Габдуллинаның ире махсус хәрби операциядән ялга кайткан. Һөнәре буенча ул – хәрби фельдшер. Махсус хәрби операция башланганнан бирле хезмәттә, күптән түгел генә ялга кайтты.

Габдуллиннарның балалар бакчасына йөрүче 2 кечкенә кызлары бар. Гөлнара бик озак өендә булмаган әти кешенең балалары белән очрашу мизгелен социаль челтәрләрдә урнаштырды. Чәчәк бәйләме тотып, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрбинең гаиләсе белән очрашу видеосы – соңгы постлар арасында иң күп каралганы.

2014 елда гаилә корган яшь пар икесе дә Башкортстан якларыннан. Хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсендә яшиләр. Иремнең эше буенча күчендек, дип аңлата Гөлнара. Аның сүзләренчә, соңгы ел бик авыр булган. «Әти-әнигә зарланган вакытта, «үзең сайлап, белеп чыктың» дип җавап кайтаралар», – дип елмая Гөлнара.

«Мин просто горурланам. Әле сөйләгәннәрен тыңлап, еламыйча көчкә түздем», – дип, андагы хәлләрне кыска гына аңлатты хәрбинең тормыш иптәше.

Гөлнараны социаль челтәрләрдә күзәтеп баручылар аннан: «Ирең бүтән китмиме инде?» – дип кызыксына. «Бара инде, кызлар, эше бит ул аның», – дип җавап бирде Гөлнара.

Хәрби хезмәттән өенә кайткан әти кешенең гаиләсе белән очрашу видеосы астына 2000нән артык кеше матур теләкләр язып калдырган. «Безнең әтиебез дә кайтсын иде инде тизрәк, сау-сәламәт булып», «Урааа», «Акырып-акырып еладым шатлыгымнан, Аллага шөкер», «Күздән яшьләрне тыеп булмый. Үзебезнең әтиебез кайтып кергән кебек булды. Нинди әйтеп бетергесез хисләр, моны үзләре кичергәннәр генә аңлый», «Күңелем сөенеп елый», «Сабыйларыбыз пар канатлы, әти-әниле булып үссеннәр, я, Раббым», «Сезнең өчен шатбыз чиксез», – дигән комментарийлар бик күп.

Гөлнараның сөйләвеннән аңлашылганча, аның бертуган энесе дә хәрби. Ул да шушы көннәрдә туган авылына ялга кайткан.

Үзе дә медицина белгече булган Гөлнара бүгенге көндә кечкенә балаларын тәрбияләү белән мәшгуль. Социаль челтәрдә ул татар милли ризыклары, җайлы әзерләнә торган рецептлар, матур итеп бизәлгән табыннары белән танылды. Аның 155 меңнән артык язылучысы бар. (Чагыштыру өчен: җырчы Иркәгә 230 меңнән артык кеше язылган, Гөлназ Сәфәрованы 164 меңнән артык кеше күзәтә).

Ихлас, ачык йөзле Гөлнара язылучылары белән һәрчак элемтәдә тора. Халык белән бердәмләшеп, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен ярдәм оештыра. Төрле кирәк-яраклардан кала, алар хәрбиләргә кыйммәтле дроннар да алып җибәрде. Гөлнара күпме акча җыелуын һәм аларның нәрсәгә тотылуын һәрдаим раслап, язылучыларына күрсәтеп бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100