news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр блогер әни булган

news_top
Популяр блогер әни булган
Фото: © социаль челтәрдән

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова әни булган. Бәби дөньяга бүген – 4 гыйнвар көнне аваз салган.

Блогер җәй көне тормыш иптәше белән әти-әни булачакларын хәбәр иткән иде. «Без бәби көтәбез. Мин бу бәхетне сездән яшерә алмыйм», – дип сөйләде ул социаль челтәрдә 140 мең «подписчигына».

Алиянең тормыш иптәше Марат – теш табибы. Ул, шулай ук, үзенең шәхси блогын алып бара. Алия үзенең авылда яшәүче әбисе белән дә бик күңелле видеолар төшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар