Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр алып баручының никахы булган – фотолар

news_top_970_100
Популяр алып баручының никахы булган – фотолар
социаль челтәрләр

«ТМТВ» телеканалы һәм «Татар радиосы» алып баручысы Илнар Хөсәеновның никахы булган.

«Гаилә. Кызлар, хәзер танышулар бары тик хатын аша гына. Яратам сине, хатыным», –  дип, сөенече белән уртаклашкан Илнар дуслары белән. 

Илнарның сөйгәненең исеме – Алсу, социаль челтәрләрдән аңлашылганча, ул – фотограф.

Илнар белән Алсуны барысы да кайнар котлаганнар. 

«Тигезлектә, татулыкта, бәхеткә-шатлыкка күмелеп, озын гомер кичерергә язсын», «Илнар, Алсу, сез – бик матур пар. Котлыйбыз сезне», «Әле кичә генә Кукмарада сәхнәне дер селкетеп йөри идең, бүген инде өйләнеп тә куйгансың. Кичә Илшат Сафин «тиздән сиңа да носки кидерәләр» дип белмичә сөйләмәгән. Иптәшеңне бик матур бизәндергәннәр. Бәхетле булыгыз», – дип комментарийлар яза Илнарның хезмәттәш дуслары һәм сәхифәсен карап баручылар. 

Илнарның сөйгәненә тәкъдимне бик тә үзенчәлекле итеп ясавы турында да язган идек. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100