Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Илнар Хөсәенов сөйгәненә үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган

news_top_970_100
Алып баручы Илнар Хөсәенов сөйгәненә үзенчәлекле итеп тәкъдим ясаган
Илнар Хөсәеновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«ТМТВ» телеканалы һәм «Татар радиосы» алып баручысы Илнар Хөсәенов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Әлеге куанычлы мизгелләрне яшьләр күктә уздырганнар. Ул йөргән кызына чәчәк бәйләме һәм йөзекне самолет бортында бүләк иткән. 

«Җирдән 10 мең метр биеклектә әлеге чибәркәй минем хатыным булырга ризалашты», – дип язган Илнар социаль челтәрдә. 

«Бу көнне дә күрәселәр бар икән. Ниһаять!» – дигән, үзе дә өйләнмәгән Рамил Шәрәфиев әлеге пост янында.

«Синнән дә бер файдалы эш чыгар икән», – дип шаярткан хезмәттәше Алмаз Гыйльметдинов.

Бик күпләр Илнар өчен шатлануларын яшереп калмаганнар. Бәхетле, тигез, матур гомер теләп, бихисап комментарийлар язганнар яшьләргә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100