news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр алып баручы өйләнгән

news_top
Популяр алып баручы өйләнгән
Социаль челтәрләр

«ТМТВ» телеканалы һәм «Татар Радиосы» алып баручысы Илнар Хөсәеновның туе булган. Илнарның сөйгәненең исеме – Алсу, социаль челтәрләрдән аңлашылганча, ул да иҗади кеше – фотограф. Илнарның Алсуга тәкъдимне үзенчәлекле итеп ясавы – чәчәк бәйләме һәм йөзекне самолет бортында бүләк итүе хакында «Интертат» язган иде. 

Яшьләрне радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайнар котлаганнар. «Чын күңелдән тәбриклибез! Гаилә бәхете, сүрелмәс мәхәббәт, тынычлык, зур куанычлар теләп калабыз.

Сандугачлар ояда,

Оялары пыяла;

Сандугач кебек сайрашып,

Шат яшәгез дөньяда!» – диелә котлауда. 

Матур теләкләргә без дә кушылабыз! 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар