Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полковник белән хушлашу: «Бурычын — Ватанга, йөрәген — сөйгәненә бирде»

Бүген Яшел Үзән районында диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Софроновны җирләделәр. Ул 6 март көнне Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. «Интертат»та — хушлашу мәрәсименнән репортаж.

news_top_970_100
Полковник белән хушлашу: «Бурычын — Ватанга, йөрәген — сөйгәненә бирде»
Михаил Захаров

Бело-Безводное авылы зираты янына бик күп кеше җыелган иде. Офицерны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, райондашлары килгән.

Дмитрий Софронов 1977 елда Яшел Үзән районы Раифа авылында туган. 9 февраль көнне офицерга 45 яшь тула.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Дмитрий Казан югары танк команда училищесына укырга кергән. Аннан соң бер-бер артлы гарнизоннар, кайнар нокталар… Ул гаиләдәге иң олы бала, тагын ике энесе бар. Бер энесе абыйсы эзләреннән киткән, ул да хәрби, Кырымда хезмәт итә. Дмитрий Софроновның улы да хәрби училищеда укый. Кызлары быел 11 сыйныфны тәмамлый.

«Үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала белде»

Барысы да безнең күз алдында булды. Хәрби училищега укырга керде, гаилә корды, балалар тәрбияләде, офицерлар династиясен барлыкка китерде. Энесе, улы аның эзеннән китте. Һәрвакыт: «Ул минем бурычым, мин үтәргә тиеш», — дип әйтә иде. Бик җаваплы кеше булды. Әти-әнисе аны дөрес тәрбияләгән. Үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала белде. Ул кайвакыт сыйныфташларына командировкалары турында сөйләгән. Аны тетрәндергән беренче әйбер — янәшәсендәге кешеләрнең үлүе. Ул беренче чиратта кешелекле булырга кирәклеген аңлаган. Аның карамагында булган солдатлар аны «икенче әти» дип йөрткән. Ул бөтен кеше турында кайгырта иде», — дип сөйләде авылдашы, укытучы Валентина апа күз яшьләре аша.

Аның сүзләренчә, офицерның һәлак булуы турында мәгълүмат таралгач, авыл халкы ышанмаган. «Рәсми мәгълүмат булмагач, бәлки, бу дөрес түгелдер дип өметләнгән идек. Рәсми хәбәр килгәч, кешеләр ышанды инде. Бары тик якты истәлекләр генә калды», — ди ул.

«Аның кайтуы безнең өчен сөенеч иде»

Дмитрий Софронов хатыны Марина белән 25 ел элек гаилә корган булган. Алар күршеләр, шул сәбәпле балачактан таныш булганнар. Марина соңгы вакытта кызы Кира белән Мурманскида яшәгән. Хатынының әнисе Люба апа сүзләренчә, ул бик сирәк кайта торган булган.

Бик әйбәт кеше иде. Нәрсә әйтергә дә белмим. Ул үз кешебез иде. Соңгы тапкыр кайчан күргәнемне дә хәтерләмим, гел командировкаларда булды… Аның кайтуы безнең өчен сөенеч иде. Без аны яраттык, ул да яратты. Бөтен гарнизоннарда бергә булдылар. Балалар да шунда үсте, — дип сөйләде ул.

Дмитрий Софроновның хатыны белән бергә мәктәптә эшләгән Марина апа белән дә сөйләштем.

Без аларны туй көне белән котлаган идек, шуны хәтерлим. Мин аның әнисе белән дә эшләдем. Әнисе Раифа училищесында тәрбияче, ә әтисе мастер иде. Бик әйбәт, зыялы кешеләр. Раифадагы егетләр ул гаиләгә тартылды, бик хөрмәт иттеләр. Уллары да шундый: пөхтә, зыялы. Ул бик кыю кеше, чын патриот иде. Әлбәттә, бик кызганыч, иртә китте… Һәрвакыт кайнар нокталарда булды, — дип сөйләде ул.

Марина апа янында бер абый басып тора иде. «Мин аны якыннан белмәдем, әмма ул Ватаны өчен, безнең белән сезнең өчен һәлак булды», — дип куйды. Тагын бер абый сүзгә кушылды. Ул Дмитрийның энесе белән бергә укыган булган.

Ул бик ярдәмчел, позитив кеше иде. Һәрвакыт спорт белән шөгыльләнде. Гел булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Офицер офицер инде… әйбәт офицер иде. Монда шулкадәр кеше җыелган икән, аның нинди кеше булуы турында күзаллап була. Тискәре яклары бөтенләй юк иде аның, — диде ул.

«Хәрби хезмәт аның өчен һәрвакыт беренче урында булды»

Дмитрий Софроновны озатырга укытучылары, мәктәп балалары да килгән иде. Укытучылары искә алуынча, Дмитрий укыган класс бик тату булган. Дмитрий быел очрашуга кайтам дип сыйныфташларына сүз биргән булган…

Ул бик игелекле, тыныч кеше иде. Тормышын хәрби хезмәткә багышлады. Хәрби хезмәт аның өчен һәрвакыт беренче урында булды. Туганнары арасында хезмәт итүчеләр юк иде. Ул үрнәк булды. Мәктәпне тәмамлагач ук танк училищесына укырга китте, — дип сөйләде классташы Светлана.

Мин аны ике ел элек күрдем, ул җәй көне кайта иде. Быел күрмәдем. Бәлки кайта да алмагандыр. Хатыны белән кызы җәй буе Раифада яши. Ул бик ихлас, елмаючан, ачык кеше иде. Кичә бик күп кеше килде аларга. Быел сыйныфташлары белән очрашырга дип сөйләшкән булганнар, ул кайтырга сүз биргән. Бөтен сыйныф белән очрашканнары юк иде әле, — дип сөйләде бер укытучысы.

Укытучылары сүзләренчә, ул һәрвакыт көчсезләрне яклаган. «Үзенең тормышын корбан итүе гаҗәеп түгел, чөнки ул һәрвакыт шундый иде. Аның дуслары күп. Башка кешегә игелек теләгән кешегә генә шулай тартылалар. Мәктәп аны онытмас. Онытырга ярамый», — дип сөйләде укытучы Ольга Краснова.

Ул бервакытта да тәртип бозучылар рәтендә булмады, дип искә ала укытучылары.

«Бурычын Ватанга, йөрәген сөйгәненә бирде, ә намусын саклап калды — чын командир»

Яшел Үзәннән килгән Виктор абый Дмитрийны бик якыннан белмәгән, ләкин аларны хәрби туганлык берләштерә. Ул да диңгез флотында хезмәт иткән.

Бик зур дәрәҗәгә ирешкән егет. Бурычын — Ватанга, йөрәген — сөйгәненә бирде, ә намусын саклап калды — чын командир. Ул чын офицер. Гомер буе хыялланды… Чечняда да булды… — диде ул.

Софроновларның гаилә дусты Надежда апа үзенең улын ике ел элек җирләгән булган. Бүген дә шул хисләрне кичергән кебек булган.

Бик авыр, уртак кайгы. Дөнья тыныч булсын иде. Гомер буе бер сугыштан икенчесенә йөрде. Өенә дә кайтмады диярлек. Әтисе вафат булганга 10 ел була быел. Күпме табут кайтыр икән әле… Беләсезме, мин күп кешене соңгы юлга озаттым, әмма гомеремдә бер тапкыр да бу кадәр кеше җыелганын күргәнем юк иде, — диде ул.

Дмитрий Софроновның хезмәттәше Алексей Семенов аның белән соңгы тапкыр 2017 елда Кызыл мәйданда күрешкән булган.

Тыштан күрсәтмәскә тырышса да, бик җитди булып күренсә дә, чынлыкта ихлас, якты кеше иде. Без аның белән бергә укыдык. Иң яраткан фильмы — 1939 елда чыккан «Чапаев», шуны әйтә иде. Училищеда ук танышкан идек. Ничек танышканны хәтерләмим дә инде. Бәлки, наряд вакытында булгандыр, — дип сөйләде ул.

Дмитрий Софроновны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелган иде. Зират капкасыннан кабергә кадәр хәрби оркестр озата барды. Якыннары, дуслары офицер белән саубуллашты. Табут өстенә салынган Россия флагын хәрби егетләр Дмитрийның әнисенә тапшырды. Аны әтисе кабере янында җирләделәр. Табутны кабергә төшергәндә, тынлыкны ярып, өч тапкыр аткан тавыш ишетелде. Оркестр Россия гимнын уйнады.

Тыныч йокла, полковник.



Галерея: Дмитрий Софроновны соңгы юлга озатудан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100