«Әгәр хатының татар икән, димәк, син уңышка ирешәчәксең»

Ни өчен кайбер татарлар үзләрен башка милләт вәкилләре дип саный? Быелгы халык санын исәпкә алуда нинди үзгәрешләр көтелә? Милли аң төшенчәсенә урын бармы? Сәясәт белгечләре һәм тарихчылар «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруында әлеге сорауларга җавап эзләде.

«Татар эре шәһәргә күченә дә русча сөйләшә башлый»

Тарихчы Дамир Исхаков «милли үзаң» төшенчәсенә бәя биргәндә төрки халыкларның яраклашырга яратуын искәртеп үтте:

— Милли аңны тотып карап булмый. Әмма барысы да аның бар икәнен белә. Аның нигезендә күп төрле факторлар ята, шул исәптән милли психология дә. Без рус белән татарның психологиясе төрле икәнен беләбез. Башкорт та татардан психологик яктан аерыла. Ул бик нечкә әйберләрдән тора, шуңа аны аңлату авыр.

XI гасырда ук бер төрки галим әйткән: «Төркиләр яраклашырга яраталар һәм тиз арада башка халыклар арасына кереп китәргә мөмкиннәр». Димәк, безнең электән килгән кимчелекләр дә бар дигән сүз.

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Социология фәненә нигез салучы фарсы кешесе Ибн Халмум: «Күчмә халыкларның элитасы көчле», — дигән. Ни өчен? Чөнки алар зур-зур йортларда яшәмиләр, кырыс шартларда юртада яшиләр. «Шул ук вакытта, әгәр алар башка мохиткә эләксә, ике буын таркала», — ди. Андый әйбер бар бездә, шуңа күрә без борчылабыз. Татар, мәсәлән, эре шәһәргә күченә дә русча сөйләшә башлый. Аның нигәдер комплексы барлыкка килә. Кызганыч, андый кешеләр бар.

Милли үзаң, чыннан да, берничә фактордан тора. Ул — тарихи аң, мохит һәм тел мәсьәләләре. Алар барысы да тыгыз элемтәдә. Мәсәлән, без мөселман өммәте буларак формалаштык һәм сакландык. Сер түгел: безне дин саклап калды. XIX-XX гасырда без милләт булып алдык. «Милләт» төшенчәсе Коръәнгә дә кергән. «Милләт» — ул дини дә, дөньяви да төшенчә. Димәк, без ике канатлы субъект.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова яшьләрдә милли үзаң югары дип белдерде:

— Соңгы социологик тикшерүләр буенча, яшьләр арасында милли үзаң дәрәҗәсе югары икәне күренде. Анда күп кенә яшьләр «Мин - татар», «Мин татарстанлы» дип әйткән. Миңа калса, бу күренеш Татарстанның үсеше белән бәйле. Яшьләрдә үзләренең татар икәнлекләрен күрсәтү теләге бар. Мин хәзерге вакытта милләттән оялу, милли үзаң дәрәҗәсе түбән дип әйтмәс идем.

Милли үзаң булдыруда дин дә, тарих та, бүгенге факторлар да зур роль уйный. Аннары шуңа игътибар итәргә кирәк: Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командалары уйнаганда Башкортстандагы татарлар да «Ак Барс» өчен җан ата. Бу бик сәер күренеш, чөнки командалар өчен, гадәттә, территориаль яктан чыгып җан аталар.

Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командалары уйнаганда Башкортстандагы татарлар да «Ак Барс» өчен җан ата. Бу - сәер күренеш, командалар өчен, гадәттә, территориаль яктан чыгып җан аталар.

«Совет чорында тарих китапларында татарларны яманладылар»

Тарихчы Дамир Исхаков:

— Яшь вакытта өч ел мәктәптә укытучы булып эшләдем. Ул вакытта СССР тарихы гына укытыла иде. Укучыларга татарның кем икәнен аңлату да авыр иде. Аспирантурага кергәч, шуңа игътибар иттем: әрмәннәр үз тарихларын шундый әйбәт беләләр, ә без юк. Без, автономияле республика буларак, ул белемнәрне бирә алмадык. Дөрес, хәзер дә шул дәрәҗәгә төшеп барабыз.

Төрле диверсияләр дә эшләнде. Мәсәлән, берара болгарчылык көчәеп китте. Анда кеше нәрсә булганын аңлый алмады. «Безнең бабалар болгар булган, ә нигә үзебезне татар дип йөртәбез», — дип уйлый башладылар. Ул вакытта милли аң таркала башлады. Әле һаман да шул замандагы китапларны укыган карт абыйлар: «Татармы без, болгармы?» — дип, ике арада адашып йөриләр.

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Авылдан килгән татарларның да татарча сөйләшергә оялулары формация белән бәйле иде. Авылдан килә дә индустриаль мохиткә эләгә. Анда бөтен яклап: «Марк шулай дип әйткән», «Милләтчелек — ул атавизм», «Без космополит булырга тиеш» ише сүзләр яңгырап тора. Авыл халкы - ул гади халык. Алар бар нәрсәне дә ничек бар, шулай кабул итәләр.

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

— Авылдан шәһәргә килүчеләр яңа дөньяга аяк баскан кебек булдылар ул заманда. Ул дөньяның махсус законнары бар иде. Мәсәлән, анда төп тел — рус теле. Авылдан килгән кешенең, гомер буе шәһәрдә яшәгән кешегә караганда, социаль дәрәҗәсе түбәнрәк. Шуңа күрә, рус теленә күчеп, ничек тә булса шәһәр кешеләрен дәрәҗәсенә күтәрелер өчен, алар татарлыкларыннан баш тарта башлыйлар.

Совет чорындагы китапларда бөтен начар әйберләр дә татар белән бәйле дип язылган. Бу кешедә шундый комплекс тудырган. «Мин үземне татар дип әйтсәм, мин дә, тарих китапларында язылганча, әхлаксыз, бандит, кеше үтерүчеләр белән бер рәттә торачакмын», — дип уйлый ул заман кешесе һәм татарлыгын каядыр яшерергә тырыша.

«Үз телебездә мультфильмнар һәм кинолар булсын иде»

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Куликово сугышы сурәтләнгән рәсем ясадылар. Анда Челубей шундый золымлы итеп күрсәтелгән. Алманнар белән булган боз сугышы турындагы фильмда да татар кешесе урам себерүчесе итеп күрсәтелә. Ул махсус эшләнелгән. Мультфильмнарда шул ук хәл. «Тугарин Змей», мәсәлән. Тугарин - татар кешесе инде. Татарны һаман золымлы, әшәке итеп сурәтлиләр. Ул бит балаларга тәэсир итә. Тарихи үзаң балачактан башлана.

Татарны мультфильмнарда һаман золымлы, әшәке итеп сурәтлиләр. Ул бит балаларга тәэсир итә. Тарихи үзаң балачактан башлана.

Төрекләрнең«Великолепный век» дигән сериалы бар. Сеңлем, шушы сериалны карап, төрекчә өйрәнә башлады. Руслар да шулай. Ул бит мәдәни яктан да бик әһәмиятле.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова:

— Голливудта бүген бөтенесе дә егылып карый торган мультфильмнар бар. Алар инглиз, рус, казах һәм башка телләрдә чыга прокатка. Шул телләр белән рәттән татар телендә дә чыксын иде ул мультфильмнар.

«Салкын йөрәк-2» мультфильмын инглиз теле белән бер көнне саоми телендә дә чыгардылар. Саоми — Финляндиядәге бетеп баручы милләт. Ул аларга шундый зур бүләк булды.

Моның белән, әлбәттә, дәүләт шөгыльләнергә тиеш. Энтузиастлар башкарып чыга торган эш түгел бу. Монда акча, монда сәясәт кирәк.

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

— Яшьләргә тарихны өйрәтү өчен иң уңайлы вариант — ул видеороликлар төшерү. Яшьләр хәзер күпчелек мәгълүматны шул видеороликлар аша белә. Ул роликлар рус телендә дә, татар телендә дә булырга тиеш.

«Татарлар турында заманча риваятьләр тудырырга кирәк»

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Каһарманнар җитми безгә. Муса Җәлил, Кол Гали, Фатих Кәримнәр бар. Тик күп кенә кеше аларны да белми бит. Кеше шушы каһарманнарга, иҗтимагый фикер лидерларына карап, аларның күчермәсен ясарга тырыша. Ул бөтен кешедә дә — әзербайҗанда да, казахларда да бар. Ә безнең шул Тукай инде.

Спорт өлкәсен, сәяси яссылыкны, мәдәниятне алсак та татарлар күп. Империяләрне тоткан халык буларак, безнең ул сәләт сакланган. Татар кая гына кермәсен, ул лидерлык позициясен яулап ала.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова:

— Безгә кыюлык җитми. Менә ниндидер бөек шәхеснең тамырларында татарлар барлыгын белү белән, «ул татар» дип язып чыгарга кирәк. «Бу татар кызы, егете», «бу татар әйбере» дигән сүзләрдән куркырга кирәкми.

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

— Без татар милләте эчендә ниндидер миф тудырырга тиеш. Татар — ул түбәтәен киеп, өчпочмак яки чәк-чәк ашаучы кешеме, яки татар — ул җитез, укымышлы, акыллы кешеме? Мәсәлән, яһүдләр турында миф бар: бөтен яһүдләр дә бизнес белән шөгыльләнә һәм алар бик акыллы. Алманнар — бөтен нәрсәне дә төгәл итеп эшләүчеләр. Руслар исә ялкау, тик кирәк булса тиз генә мобильләшә ала торган халык. Менә татарлар турында да шундый миф булырга тиеш. Менә вариантлар: татар — ул эчми, татар — акчалы, тырыш, татар беркайчан да ачтан үлми...

Татарлар турында да миф булырга тиеш. Менә вариантлар: татар — ул эчми, татар — акчалы, тырыш, татар беркайчан да ачтан үлми.

«Хатының татар икән, димәк, син уңышка ирешәчәксең»

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Миңа калса, безгә системалылык җитми. Системалы әйбер булмаса, ул тиз арада таркала. Системалылык астан да, өстән дә башланырга тиеш. Чөнки татар ул гомер-гомергә система рәвешендә яшәгән. Мәхәллә системасы, тел системасы, әдәбият системасы — барысы да система. Әгәр без очраклы рәвештә генә эшләсәк, аның нәтиҗәсе булмаячак.

Хәзер җанисәп алу кампаниясенә таянып, без бу әйберләрне эшләргә мөмкинбез. Фильмнар, интервьюлар, энциклопедик белешмәләр һәм башкаларны эшләп була. Башка милләтләрнең дә тәҗрибәсен кабатларга мөмкин. Мәсәлән, яһүдләрне. Чөнки яһүдләр дә сәяси диаспора булып яшәделәр, яшиләр. Без дә хәзер сәяси диаспора булып яшибез.

Бервакыт Бишкек шәһәрендә булырга туры килде. Яныма кыргызлар килде, татарлар да бар иде. «Сез җәдитчелек турында берәр нәрсә беләсезме?» — диләр. «Беләм инде болай, ә нигә сорыйсыз?» — дим. «Җәдитчеләр безне, кыргызларны, күтәрделәр. Бөтен элитабыз сездән өйрәнде, сезнең җәдитчеләр безнең кыргыз зыялыларына белем бирде», — диделәр. Бу бит тарихи мирас, ә без аны белмибез дә.

Казахстанда да шул ук хәл. Дусларым әйтә: «Әгәр хатының татар икән, димәк, уңышка ирешәчәксең», — диләр.

«Ике баланың берсен булса да татар итеп язарга кирәк»

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

— Татар - ул кирәгеннән артык тәртипле һәм үзен бик кыскан, кыенсына торган халык. Әгәр башыбызны югары күтәреп, үзебезне горур тотып йөрсәк, без башка милләтләрне уңайсыз хәлдә калдырабыз дип уйлыйбыз. Бу - кирәкмәгән толерантлык.

Толерантлык — ул үзеңне горур тотудан кыенсыну түгел, ул башка халыкларны хөрмәт итүдән гыйбарәт. Без, әлбәттә, башка халыкларны хөрмәт итәбез һәм шул ук вакытта үзебезнең татар икәнлегебезне онытмаска, татар булуыбыз белән горурланырга тиешбез.

Тарихчы Дамир Исхаков:

— Татарлар арасында катнаш никахлар күп. Катнаш никахтан туган балаларга үзенең чын милләтен табу авыр була. Синең хатының рус милләтеннән икән, ни өчен син, ир кеше буларак, үзеңнең балаларыңнан татар ясамыйсың? Бу шулай ук горурлык мәсьәләсе бит. Шул вакытта гына без халык буларак артачакбыз.

Катнаш никах вәкилләре белән аерым эшләргә кирәк. Балаларының нинди милләт булып язылачакларын ата кеше хәл итә. Ике баланың берсен булса да татар итеп язарга кирәк.