Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без Җиңү өчен барысын да эшләдек»

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 9 Май — Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә массакүләм чаралар, шул исәптән парад та узмый калган иде. Ул бу атнада, 24 июньдә узды.

news_top_970_100
«Без Җиңү өчен барысын да эшләдек»
Владимир Васильев

Җиңү парадында барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр — Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре катнашты. 40 берәмлек хәрби техника, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы Т-34 танкы, Су-100 артиллерия җайланмасы, шулай ук ретроклуб автомобильләре һәм заманча техника колоннасы да узды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.

Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында.

«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. Җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент илдә коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә булмаганын искәртте. Татарстаннан 700 меңнән артык кеше фронтка китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде Президент.

Парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та чакырылган. Хәрби разведчик 1945 елда Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашкан кеше. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген билгеләп үтте.

«Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент.

Тантаналы парад Җиңү көненә багышланган җырлар белән дәвам итте. Татарстан Президенты хәрби техниканың заманча үрнәкләрен карады, парадта катнашучыларны сәламләде, гарнизон вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

24 июньдә Казанның Петров исемендәге паркында тантаналы рәвештә Казан дары заводы хезмәткәрләренең — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясын ачтылар.

Казан дары заводы сугыш вакытында Кызыл Армия өчен мөһим стратегик продукция җитештерә. Предприятиенең ике меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән. Батырларча һәм фидакарь хезмәте өчен завод I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, 5448 хезмәткәр тыл хезмәтчәннәре дип таныла. Предприятиедә эшләүчеләр арасында сигез Советлар Союзы Герое бар. Алар арасында Татарстанда бердәнбер исән-сау булган Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан Борис Кириллович Кузнецов та бар.

Борис Кириллович мемориалга иң беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. Казан дары заводы сугыш вакытында тулы куәтенә эшли. «Без станоклар янында унбишәр сәгать тордык, моның халыкка кирәк булуын аңладык. Без җиңү өчен барысын да эшләдек», — диде ветеран.

Татарстан Президенты үз чыгышында сугыш елларында Казан алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булуын искәртте. Республика госпитальләрендә Кызыл Армиянең яралы сугышчылары дәваланган.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аралашты, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

«Бөек Ватан сугышында Җиңү планетаның киләчәген билгеләде»

 Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган Җиңү парадында Җиңүнең зур бәһасен искәртте. 75 ел элек килгән Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганын ассызыклады. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

«Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм! Планетаның киләчәген уннарча елга алдан билгеләгән җиңү үз масштабы, әһәмияте һәм рухи, әхлакый биеклеге буенча тарихта мәңгегә иң грандиозы буларак калды», — дип белдерде Путин.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, нәкъ 75 ел элек Кызыл мәйданда узган Җиңү Парады явызлык өстеннән игелек, сугыш өстеннән тынычлык, үлем өстеннән яшәү тантанасы буларак тарихта калган.

«Бүген без сугыштан кайтмаган кешеләрнең улларын, кызларын, әтиләрен, әниләрен, бабаларын, ирләрен, хатыннарын, апаларын, бертуганнарын, полкташларын, туганнарын һәм дусларын искә алып баш иябез. Якты дөньядан киткән ветераннарны искә алабыз», — дип искәртте Владимир Путин.

Россия һәрвакыт нацизмның совет халкына — Советлар Союзының барлык республикаларыннан миллионлаган милләт кешеләренә кайгы-хәсрәт китергәнен истә тотачак, диде Путин. Совет солдатларына дан-шөһрәт кирәк булмады. Алар җиңәргә һәм өйләренә кайтырга омтылды. Әмма йөзләгән мең сугышчының күбесе чит җирләрдә ятып калды.

«Бу хакта истә тоту — безнең бурыч. Нацизм белән көрәшнең төп авырлыгы Совет халкына туры килүе турында истә тотарга кирәк», — дип белдерде Президент. Россиялеләр сугыш турындагы истәлекләрне сакларга һәм аны балаларына, оныкларына һәм онык балаларына тапшырырга тиеш, дип өстәде ул.

Путин шулай ук ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларның батырлыклары турындагы хатирәләр беркайчан да онытылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә итте. «Бу — безнең намус эше һәм безнең бүгенге һәм киләчәк алдында җаваплылык бурычы», — диде ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100