Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз»

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. Республиканың яңа хөкүмәте раслана.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз»
president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште

3 сентябрь көнне сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узды. Ул Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.

«Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренче идарә органнары — ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел, президентлык институтын кертүгә өч дистә ел узгач, Татарстанда чираттагы тапкыр бөтенхалык Президент сайлаулары узды», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда халыкның катнашу күрсәткече 78,78 процент булганын, халыкның күпчелеге — 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргәнен искәртте. «Рөстәм Нургалиевичның алдагы ун еллык президентлык чорын „үсеш декадасы“ итеп билгеләргә була», — диде ул.

Марш тавышына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, РФ һәм ТР Конституцияләре, Президент штандарты алып чыктылар. Залга Рөстәм Миңнеханов керде.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз»

«Татарстан өчен көчтән килгәнен эшләрбез һәм булдырырбыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Президенты вазифасына керешеп, республиканың күп милләтле халкына, сайлаучыларга миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт әйтәм. Президент һәм муниципаль сайлауларда әйтелгән тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак. Татарстанлыларның карарын кабул итеп, республика язмышы өчен республиканың һәр кешесе, киләчәк буын алдында тулы җаваплылык тойганымны аңлыйм», — диде Миңнеханов.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм федераль Хөкүмәткә республика башлангычларына төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

«Безнең киләчәкне күзаллаулар Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә күрсәтелгән. Биш ел элек аның төп бурычларын әйткән идем. Ул — кеше капиталын үстерү. Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны ышанычлы төстә гамәлгә ашырабыз. Илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашып килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул игътибар үзәгендә «кешеләр һәм аларның омтылышлары» булганын билгеләп узды. «Без кешенең потенциалын ачу, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру максаты белән эшлибез. Уртача гомер озынлыгы да артты, бүген ул 75 яшьтән югары», — диде. Президент Татарстан командасы замана таләпләренә җавап биреп, заманча технологияләрне кулланып эшләвен ассызыклады.

«Без халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү өстендә эшлибез. Бу безнең үткән һәм киләчәк буыннар алдында изге бурычыбыз. Куәтле икътисади база, бай тарихи һәм мәдәни мирас, милләтара һәм динара татулыкның гасырлык традицияләре бар. Без үз тарихыбызга сак карыйбыз, геройларны хөрмәтлибез. Традицияләргә тугры калып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, чыгышында республика терәге икътисад булуын ассызыклады. Республиканың алдагы биш елда ничек үсеш алуы бездән тора», — диде.

Илшат Әминов: «Татарстан Президенты беркайчан да бер урында тормый, үзе артыннан алып бара»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов:

«Президент беркайчан да бер урында тормый, ул барысын да үзе артыннан алып бара. Милли телне, мәдәниятне һәм мәгарифне саклау, заманча мәгариф комплексларын үстерү һәм башка бик күп бурычлар Президент алдында тора».

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанлылар үсеш һәм үткәнгә сакчыл караш өчен тавыш бирделәр»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

«Күп партияле альтернатив нигездә, татарстанлыларның күпчелеге — 83 проценттан артыгы Президент итеп Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны сайлады. Аның җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган сәясәт өчен тавыш бирделәр, чөнки ул ышанычлы динамик үсешне һәм үткәндәге казанышларга сак карашны үз эченә ала. Халык Татарстанның хәзерге командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, „Бердәм Россия“ партиясе вәкилләренә югары ышаныч белдерде».

Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнеханов Президент булып торган ун елны иҗат декадасы дип атады.

«Безнең көннәрдә Татарстан — югары конкурентлыкка ия булган, халыкара аренада танылган, илдә лидерлар сафына керүче, киләчәккә омтылган территория», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка: «Ышанычлы җиңүегез — нәтиҗәле эшегезне тану»

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инаугурация тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны үз вазифаларына керешүе белән котлады. «Сезнең өченче срокка ышанычлы җиңүегез, беренче чиратта, нәтиҗәле эшегезне тану, бәяләү. Котлыйбыз сезне!» — диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау ТАССРның 100 еллык юбилей елына туры килгәнен искәртте. «Республика Президентын сайлап, Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз», — диде. Ул муниципаль, дәүләт органнары, фәнни, архив учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары берөзлексез, саллы эше нәтиҗәсендә бүгенге яшь буынны республиканың үсеш юлы белән гел таныштырып барганнарын билгеләп узды.

Дәүләт Киңәшчесе сайланган депутатлар, авыл җирлекләре башлыкларына халыкның ышаныч белдергәнен ассызыклап, аларга киләчәктә дә Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен хезмәт итүләрен теләде.

«Без икътисадның казанышларын, спорт, мәдәният, инновацион үсеш турында яхшы беләбез. Үсешнең югары планкасын тотып калу өчен, сездән һәм бездән көч, булдыклылык таләп ителәчәк», — диде Минтимер Шәймиев. Ул республика игенчеләрен Татарстанда 5,5 млн тонна уңыш көтелүе белән котлады.

«Рөстәм Нургалиевичның сайлау алдыннан традицияләргә тугрылык — киләчәккә ышаныч турында лозунгы күңелебезгә хуш килде һәм актуаль дип саныйбыз. Бу өндәмә безне милләтебез хакына яңа гамәлләргә рухландыра. Хәзер безгә туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим», — диде Минтимер Шәймиев. 

Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнеханов турында: «Эшне ничек оештыра алуыгызны яхшы беләм»

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасында аны Президент вазифаларына керешүе белән котлады. «Эшне ничек оештыра белүегезне яхшы беләм», — диде ул.

«Ун ел сезнең җитәкчелектә эшләдем. Сезнең эшне ничек оештыра белүегезне, эшегезне ничек яратуыгызны, республика үсешенең моторы һәм двигателе булып, кешелеклелек сыйфатларын, намусыгызны, кешеләргә ихтирамлы карашыгызны да ничек саклый белүегезне яхшы беләм. Республика халкының күпчелек тавышы сезнең өчен бирелүе дөрес карар булуына ышанам», — диде Марат Хөснуллин.

Ул Татарстан кебек төбәкләр Россия үсешенә импульс бирүен билгеләп узды. Вице-премьер республиканың үсеш темпы киләчәктә дә туктамаячак һәм халык тагын да яхшырак яшәячәк, дип саный.

«Татарстан — илебезнең бер өлеше, шулай булгач, ил дә үсеш алачак. Татарстан кебек төбәкләр булу нәтиҗәсендә, ил дә үсеш ала. Үз эшчәнлегегезне күрсәтеп, халык сезгә рәхмәт әйтерлек дәрәҗәгә ирештегез. Казанга кем генә килсә дә, Казанда, Татарстанда ничек рәхәт, диләр. Мин аңлыйм: бу сүзләр артында сезнең, командагызның, халыкның саллы эше ята. Сезгә сәламәтлек, сабырлык телим», — диде Марат Хөснуллин. 

Марат Әхмәтов: «Соңгы ун елда республикабыз динамик үсеш кичерә»

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанның җитди үсеш кичерүен әйтте. «Соңгы ун елда, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән чорда, яшәешебездә зур үзгәрешләр бар. Республикабыз тагын да матур, динамик үсештә», — дип белдерде ул «Татар-информ» журналистына инаугурация тантанасы алдыннан.

«Татарстан Президентына бары тик исәнлек-саулык кына телибез. Юлыбыз туры, кыйблабыз бар. Киләчәктә исән-сау булып, Президентның зур һәм эшлекле командасы белән тагын да матуррак үсешләргә, нәтиҗәләргә ирешергә язсын!» — диде Марат Әхмәтов.

Ул Рөстәм Миңнехановның кайсы юнәлешләрне аеруча өстенлекле итеп билгеләве күптән түгел чыккан зур ике мәкаләсендә чагылыш тапканын әйтте.

Татарстан мөфтие: «Рөстәм Миңнеханов — хикмәт иясе»

Рөстәм Миңнеханов — хикмәт иясе. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инаугурация тантанасы алдыннан журналистларга шулай дип белдерде.

«Ул — хикмәт иясе. Коръәни Кәримдә шундый бер аять бар, Кемгә Аллаһ Тәгалә хикмәт биргән, бу кешегә бик күп әйбер, бик күп хәерлекләр биргән дигән сүз. Шуңа күрә, беренче чиратта, кешеләргә гыйлем түгел, хикмәт телибез», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти, шулай ук, Рөстәм Миңнехановка алдагы эшендә уңышлар, сабырлык, гаделлек теләде. «Бу эштә, беренче чиратта, сабырлык кирәк, иншаллаһ, без дә дин әһелләре буларак аның ярдәмчеләре, без булышырга тиеш һәм моңа әзер», — диде.

«Бүген еш кына татар телен үстерү турында сөйлиләр, ә Татарстан Республикасында үстермәсәң, тагын кайда эшлисе соң моны?! Татар мәдәниятен, татар телен үстерү буенча монда көч куймасак, дөньяның башка бер җирендә дә моны эшләмәячәкләр», — дип белдерде Диния нәзарәте рәисе.

Ирада Әюпова: «Миңнеханов мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауны өстенлек итеп куйды»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйды, шул рәвешле ул киләчәк буыннар турында кайгыртучанлык күрсәтте. Бу хакта инаугурациядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

«Иҗади үзгәрешләр булса һәм Татарстан талантларны җәлеп итү өлешендә үз позицияләрен көчәйтсә, зур бәхет булачак. Сайлау алды компаниясендә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйган өчен Рөстәм Нургалиевичка барлык мәдәният тармагы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә», — диде Әюпова.

Әюпова фикеренчә, бүген дәүләт эшлеклеләре киләсе буын турында, сәясәтчеләр киләсе сайлаулар турында уйлый.

«Без мәдәнияткә, экологиягә, фәнгә, мәгарифкә ярдәм итәбез дип әйтү бүген сизелерлек нәтиҗәләр бирмәс, әмма иртәгәсе көн өчен үсеш гаранты булачак», — дип белдерде министр.

Бүген Республика Президенты һәм Мәдәният министрлыгы Татарстан учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны, креатив индустрияләр базарын үстерүне, яшьләргә ярдәм итү проектларын, мәгариф системасын алга таба камилләштерүне, тармакны цифрлы трансформацияләүне планлаштыра.

«Без үз карашыбызны мәдәниятне үстерү стратегиясендә билгеләдек һәм якын арада ул кабул ителер дип өметләнәбез. Әгәр без барысын да эшләсәк, безнең хыяллар тормышка ашачак», — дип нәтиҗә ясады ул.

Ирек Зиннуров: "Киләсе биш елда Татарстан үсеш темпын киметмәс дип көтәбез"

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров киләсе биш елда Татарстан Республикасы динамик үсешен дәвам итәр дип өметләнә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Без республиканың шулай ук динамик үсеш алуын, темпларны киметмәвен, ә бары тик арттырганын көтәбез. Без шәһәрләр һәм торак пунктларның яшәү өчен яхшырак һәм уңайлырак булуын күрәбез. Кешеләр башка төбәкләрдән Татарстанга омтыла — бу күп нәрсә турында сөйли», — дип җавап бирде депутат, якындагы биш елда республика тормышы ничек үзгәрәчәк, дигән сорауга.

Ул шулай ук Мәскәүдә эшләвен, әмма Казанга тизрәк әйләнеп кайтырга уйлавын белдерде. «Миңа монда уңайлы», — дип өстәде ул.

Моннан тыш, Зиннуров киләсе елга планнары белән дә уртаклашты. «Минем депутатлык срогы бер ел калды. Кайсы юнәлештә баруны: кабат сайлауларда катнашуны яки башка өлкәне сайларга кирәк», — дип тәмамлады ул.

Илсур Метшин: "Татарстанда тормыш, эш, уку өчен уңайлы шартлар тудырыла"

Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның уңайлы тормышы, эше һәм укуы өчен шартлар тудырыла. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе белән котлаганда әйтте.

«Иң мөһиме, шәһәрнең, бистәнең, авылларның зурлыгына һәм ераклыгына карамастан, уңайлы тормыш, эш, уку һәм ял итү өчен безнең республикада шартлар тудырыла. Кешеләр өчен сыйфатлы тормыш шартлары булдырыла», — диде ул.

Илсур Метшин Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстанда парклар, скверлар, җәмәгать киңлекләрен яңарту, торак йортларны, ишегалларын, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт объектлары, яшүсмерләр клублары, мәдәният йортлары һ.б. ремонтлау буенча Россия өчен мөһим программаларның гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Бу безнең республиканы Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында алдынгы позицияләргә чыгара. Камчаткадан алып Калининградка кадәр, Әстерханнан алып Мурманскка кадәр булган коллегаларыбыз безгә ак көнләшү белән көнләшәләр һәм безгә укырга киләләр», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шулай ук ул Республиканың 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын лаеклы дәрәҗәдә каршы алуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенең 94нче маддәсе нигезендә Татарстан Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктату турындагы указга кул куйды.

«Яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктатылган дип санарга. Татарстан Министрлар Кабинеты яңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының составы формалашканчыга кадәр эшләвен дәвам итә», — дип билгеләп үтелде документ текстында.

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын билгеләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстаннан Федерация Советына барачак. 

Татарстанның тугыз вице-премьеры расланды

Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды. «Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Минем өчен бу дәрәҗә һәм җаваплылык», — диде ул Дәүләт Советы утырышында.

«Күп кенә күрсәткечләр буенча югары планка билгеләнгән, республиканың алдагы тотрыклы, социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш көтә», — диде Песошин.

Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады.

Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды. 

Альберт Кәримов — ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов — Татарстан вице-премьеры — икътисад министры, Марат Җәббаров — ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин — шулай ук, вице-премьерлар исемлегендә.

Алексей Песошин Хөкүмәт составында 18 министрлык, 5 дәүләт комитеты булачагын әйтте. Социаль-икътисади мониторинг комитеты бетерелеп, бурычлары Икътисад министрлыгы вәкаләтләренә тапшырылган. Мәгариф һәм фән министры вице-премьер статусыннан башка гына эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100