Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Палестинадагы сугыш ни өчен башланган һәм ул кемгә отышлы — белгечләр фикере

Палестинада чын сугыш бара. Йөзләгән һәлак булучылар, меңләгән яралылар. Газа секторы һәм Израиль бер-берсен утка тота. «Интертат», белгечләргә мөрәҗәгать итеп, электән килгән халыкара конфликтның соңгы арада көчәю сәбәбен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Палестинадагы сугыш ни өчен башланган һәм ул кемгә отышлы — белгечләр фикере
https://pixabay.com/

Израиль белән Палестина арасында озак еллар барган конфликтның соңгы кайнар ноктасы быелның 6 маенда башланды. Сәбәбе Израильнең югары суды тарафыннан Көнчыгыш Иерусалимда яшәүче бер төркем гарәпләрне өйләреннән куып чыгару турында карар кабул итү.

Тарихи белешмә

Палестина (Фәләстин) — Якын Көнчыгыштагы тарихи территория. Анда ике дәүләт — башлыча яһүдиләр яшәгән Израиль һәм гарәпләр яшәгән, өлешчә танылган Палестина дәүләте урнашкан. Палестина дәүләте шулай ук ике өлештән тора: Газа секторы (Сектор Газа) һәм Иордан елгасының Көнбатыш Яры. Иордан елгасының көнбатыш ярының шактый өлешен Израль контрольдә тота. Шулай ук Газа Секторының да һава аланын, яр буйларын Израиль хәрбиләре күзәтүендә.

Бу ике дәүләтнең мәйданы зур түгел — 27 мең квадрат километр (чагыштыру өчен: Татарстан — 68 мең квадрат километр). Әмма бу территориядә 14 миллион кеше яши (бездә — 3,8 млн). Дөньядагы өч дин әһелләре бу урынны үзләренең изге урыны дип кабул итә.

Газа секторы (Сектор Газа) — ул Палестина дәүләтенең Урта диңгез яры буендагы бер өлеше. Көнчыгышта һәм төньякта сектор Израиль белән, ә көньяк-көнбатышта Мисыр белән чиктәш. Мисырдан ул бетон дивар белән аерылган. Бу территориянең озынлыгы якынча 40 км, киңлеге 6-12 км. Башкаласы — Газа шәһәре.

Берләшкән милләтләр оешмасының Палестинаны бүлү планы (1947 ел) буенча Газа секторы гарәп дәүләте төзү өчен бүлеп бирелгән территория составына керә. Израиль дәүләте барлыкка килгәннән соң гарәпләр белән башланган сугыш (1948-1949) нәтиҗәсендә гарәп дәүләте төзелмичә кала. Газа секторы 1948 елдан 1967 елга кадәр Мисыр контролендә була. 1967 елгы алты көнлек сугыштан соң 2005 елга кадәр Израиль контроленә күчә.

  • 2005 елның августында Израиль гаскәрләрен сектордан чыгара. 2007 елның июлендәге переворот нәтиҗәсендә сектор «Хамас» партиясе контроленә алына.

Быелгы конфликт

Бу юлы ызгыш Әл-Акса мәчетеннән башланды. Ул бөтендөнья мөселманнары өчен әһәмияте буенча Мәккәдәге Әл-Хәрәм һәм Мәдинәдәге Әл-Мәсҗид ән-Нәбәви мәчетләреннән соң өченче урында торган изге бина. Бу мәчет Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйле. Ислам тәкълиматлары буенча биредә Мөхәммәд галәйһиссәлам генә түгел, аңа кадәр яшәгән Гайсә, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләр намаз укыган, намаздан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам, җиде кат күк аша үтеп, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән.

Израиль полициясе 9 майда тавыш һәм яктылык гранаталары, күз яше агыза торган газ һәм резин пулялар кулланып, мәчетне штурм белән ала. Штурм вакытында ике йөздән артык палестиналы яраланган. Палестинадагы «Хамас» хәрәкәте мәчетне 10 майның кичке сәгать алтыга кадәр азат итүне таләп итә. Аннары Газа секторыннан Израильгә ракеталар ата башлыйлар. Беренче алты көндә «Хамас» өч меңгә якын ракета җибәргән, 8 израильле һәм бер хәрби һәлак булган.

Шул ук көннәрдә Израиль дә Газа секторына ракета-бомба һөҗүмнәре ясаган. 14 майда Сектор Газага каршы һөҗүмгә артиллерия кораллары да өстәлгән. 16 май мәгълүматлары буенча, 181 палестиналы, шул исәптән 52 бала һәм 21 хатын-кыз бала һәлак булган.

Палестинадагы конфликт кемнәр өчен отышлы?

Газа секторындагы конфликт көчәеп, утлы корал куллану башланган икән, димәк, бу кемгәдер кирәк. Конфликтның кем өчен отышлы булуы мөмкин икәнен «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Белоглазов аңлатты.

 Бу гауга ике як өчен отышлы, ди ул һәм аларны санап күрсәтте.

1. Палестинадагы Газа Секторын контрольдә тотучы «Хамас» хәрәкәте. 2006 елдан бирле үткәрелмәгән парламент һәм президент сайлаулары быел — 22 май һәм 31 июль узарга тиеш иде. Аларда иң көчле позицияләр нәкъ менә «Хамас» ягында. Әмма Палестина президенты, «Хамас»ның көндәше «ФАТХ» партиясе лидеры Мәхмүд Аббас, сайлауларны билгесез вакытка күчерде. Хәзер «Хамас» радикаллары үзләрен Палестинаның бердәнбер яклаучылары буларак танытырга, хакимиятнең кем кулында икәнен күрсәтергә тырышалар.

 2. Израиль ягыннан конфликтның кискенләшүе гамәлдәге премьер-министр Биньямин Нетаньяху өчен бик кулай. 2020 елның 2 мартындагы сайлаулардан соң илдә беренче тапкыр «ике башлы хөкүмәт» төзелде. Беренче 18 айда Нетаньяху җитәкчелек итә, катлаулы хәлләр килеп чыкмаган очракта 2021 елның ноябреннән аны оборона министры Бени Ганц алыштырырга тиеш. Катлаулы хәлләр — безнең күз алдында. Ватан куркыныч астында, ә атларны кичүдә алыштырмыйлар. Сугышта исә премьер-министр оборона министрына боерык бирә, киресенчә түгел. Нетаньяхуның рейтингын арттырырга һәм үз премьерлыгын озынайтырга барлык мөмкинлекләре дә бар.

3. Тагын бер бенефициар — Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. Неоосманизм сәясәтен алга сөреп, ул Госманлы империясенә кергән барлык җирләрдә, шул исәптән Палестинада, йогынтысын көчәйтергә Конфликт кискенләшүгә, Эрдоган «Террорчы дәүләт Израиль Иерусалимда мөселманнарга кырыс һәм амораль һөҗүм итә» дип белдереп, кайнар эшчәнлек башлап җибәрде.

Эрдоган шулай ук үзен дөньядагы мөселманнарның төп яклаучысы буларак күрсәтә. Кайчандыр Госманлы империясенең солтанын хәлиф дип атасалар, Төркия янә Ислам дөньясында алдынгы урыннарның берсенә дәгъва итә. Моңа ирешүнең идеаль ысулы — мөселманнарны реаль куркыныч янаудан саклау.

4. Ниһаять, Джо Байден җитәкчелегендәге Кушма Штатларның демократик администрациясе. Трамп Көнчыгыш Иерусалимны һәм аның территорияләрендә Голан биеклекләрен Израильнеке дип танып, яһүдиләр дәүләте белән багланышларны ныгытты. Байден командасының Израиль белән мөнәсәбәтләре салкынчарак.

Конфликтның кискенләшүе, бер яктан, Израильгә Американың йогынтысын көчәйтә, ә икенче яктан, төбәктә тынычлык урнаштыручы булу өчен бик уңайлы вәзгыять тудыра, — диде Альберт Белоглазов.

«Күпьеллык конфликтның төп сәбәбе — җир бүлешә алмау»

Палестинадагы конфликтка тарихи яктан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов аңлатма бирде.

— Палестина бүгенге көндә рәсми рәвештә күпчелек илләр тарафыннан мөстәкыйль дәүләт (1988 елдан бирле) саналса да, чынлыкта ул яртылаш кына мөстәкыйль. Аны Израиль тарафыннан оккупацияләнгән җир дип атарга була. Географик яктан караганда да аның территориясе Израиль һәм Иордания чикләре белән әйләндереп алынган. Халкы Израиль гражданнары да түгел, бары тик резидент статусына гына ия. Алар Палестина паспорты белән дә әллә кая китә алмый, күп өлеше тормышларын Израиль белән бәйләгән, шунда барып эшлиләр.

Берләшкән милләтләр оешмасының (ООН) 1947 елгы карары буенча Палестина бер мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш иде. Ул илдә гарәпләр һәм яһүдләр ике зур халык булып яшәр дип уйланылган, ике якның да ихтыяҗы күздә тотылган, ләкин яһүдләр 1948 елда Палестина җирендә үзләренең дәүләтен — Израильне төзеде. Хәзер Израиль Палестинага тулы мөстәкыйльлек бирми, чөнки андый очракта үзенең иминлегенә куркыныч янарга мөмкин. Бу күптәннән килә торган бик катлаулы проблема инде.

Күпьеллык конфликтның төп сәбәбе — җир бүлешә алмау һәм аның тарихи тамырлары бик тирәндә. Тугызынчы гасырдан алып бу җирләр бай җирбиләүче гарәпләр кулында булган. Шуны онытмаска кирәк, анда христиан гарәпләре дә күп яшәгән һәм бүген дә яши. Унтугызынчы гасыр азагында — егерменче гасыр башында Ауропада, Америкада яшәүче бай яһүдләр Палестина җирләрен күпләп сатып алып, милләттәшләрен шунда урнаштырган. Әкренләп яһүдләр калган җирләрнең хуҗаларын — гарәпләрне куа башлаганнар. Алар бу урынны Рим империясенә кадәр яһүдләрнең җире булган дип саный.

Берләшкән милләтләр оешмасының 1947 елгы карары тормышка ашырылса, конфликт хәл ителер иде. Ул җирнең территориясе дә кечкенә, милләтләр дә сибелеп урнашкан, шуңа күрә аны икегә бүлү мөмкин түгел. Палестина Госманлылар империясенә караган вакытта берничә гасыр монда конфликт булмаган, ничектер бергә тыныч кына яшәгәннәр.

Бүгенге көндә Якын Көнчыгышта тынычлык урнашу, бәлки, бөек державаларга файдалы түгелдер? Бер яктан, Американың кызыксынуы сизелә, икенче яктан палестиналыларга Ислам дөньясы ярдәм итә. Монда ике цивилизациянең бәрелеше күренә.

«Аллалар күп чыккан җирдә хаксызлык күбрәк»

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның Палестинадагы вәзгыятьне ачып салган «Палестина, Палестина» дип аталган шигыре дә бар. Әдип әлеге әсәрен 1967-1970 елларда Мисыр белән Израиль арасында барган сугышны күзаллап язган һәм ул бүген дә актуальлеген югалтмый. Равил Фәйзуллин «Палестина, Палестина» шигырен яратуын һәм аның язылуына күп еллар узгач та сораучылар барлыгын әйтте.

 «Палестина, Палестина»

Палестина, Палестина

Диннәр бишеге,

Милләтләрнең халыкара

Гауга ишеге.

Палестина, Палестина

Изгеләр җире.

Кая изгелек?

Таралгач

Үтерү чире.

Палестина, Палестина

Шигъри исем.

Бу җирдәге вәхшәтләргә

Дөнья, ни дисең?

Палестина, Палестина

Язмышың гыйбрәт.

Аллалар күп чыккан җирдә

Хаксызлык күбрәк.

Палестина, Палестина

Көрәш учагы.

Халыкларның берләшергә

Ант эчәр чагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100