Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар теле сагында торучы рәсми комиссия эшне нәрсәдән башлады?

Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның рәисе — Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дүрт эшче төркем билгеләп, аларга бурычлар куйды. Шулай итеп, татар теле өчен җаваплы рәсми вәкилләр эшкә кереште.

news_top_970_100
Татар теле сагында торучы рәсми комиссия эшне нәрсәдән башлады?
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

— Татар теле проблемасы — барыгыз өчен дә таныш һәм ихлас тема. Дистә еллар дәвамында җыелып килгән һәм соңгы вакытта бигрәк тә катлауланган проблема бу. Вакыт һәм тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми. Телебезне саклап калу бары тик татар халкы эше. Аны бер кеше дә читтән килеп якламаячак. Татар теленең бүгенге проблемасы — күпләгән милләтәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗның кими баруы. Аңа үзебезнең милли горурлыгыбыз, әти-әниебезнең теле итеп карау түгел, «миңа тормыш өчен нәрсә бирә соң ул» дигән мөнәсәбәт. Милләт өчен бу вак җанлылык куркыныч. Телебезне милли байлыгыбыз дип саныйбыз икән, киләчәк буынга пөхтә итеп тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак, милләт эчтәлеген дә югалтачак, — дидеТатарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Ул комиссия максатының конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, телебезгә ихтыяҗны арттыру, үсеш шартларын тудыру булганын билгеләп узды.

— Махсус комиссия турында рәсми игълан ителгәч, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр, шул исәптән, кемгәдер ошамаганнары да булды. Безнең максат — кемгәдер ошарга тырышу түгел. Отышлы алымнарны тәкъдим итәргә сәләтле яшьләр бар икән, аларның фикерләрен комиссия әгъзаларына тулысынча җиткерә алабыз, — диде Марат Әхмәтов.

Ул дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләү кирәклеген әйтте.

Беренче төркем — мәгарифне, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне яңарту юнәлешендә. Җитәкчесе — Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

— Милли белем бирү — гаять каршылыклы, четерекле хезмәт. Федераль министрлык белән дә эшләргә кирәк. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизләтәсе иде. Татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләрне дә мәктәпләрдә киң кулланышка кертү мөһим. Элегрәк татар теле дәреслекләре катлаулы диләр иде, бүген яңа буын дәреслекләр эшләнә. Күбрәк коммуникатив алымнарны җигеп эшләргә кирәк. Укыту программасында сөйләм теленә өстенлек бирергә кирәк дигән фикерләр ишетәбез. Яңгырау-саңгырау тартыкларны өйрәнүне үзем дә бер тиенгә кирәк дип санамыйм, — диде Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, мәктәпләрнең ата-аналар белән эшен анализларга кирәк. «Элемтә һәркайда да бармы, әллә сыекмы? Безгә мәктәп һәм ата-аналарны тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк», — дип белдерде ул.

Марат Әхмәтов татар шәхесләре исемен йөрткән кайбер мәктәпләрдә татарча белем бирелмәвен дә искәртте. Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Муса Җәлил, Мулланур Вахитов, Бакый Урманче исемендәге мәктәпләрне мисалга китерде. Республиканың 21 район үзәгендә татар телле мәктәпләр булмавын әйтте.

— Республика күләмендә 1382 белем бирү оешмасының 979ында гына 50 мең 306 укучы белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала. Әгәр бу саннарны процентларга күчерсәк, республикада татар милләтеннән булган балаларга ана телендә белем бирү 25,2 процент тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч 31,1 процент. Казанда 22,4, Яр Чаллыда 31,6 процент. Бу саннар республика буенча зур дип әйтмәс идем, — диде Марат Әхмәтов.

Икенче төркем — массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, иҗат берләшмәләре, социаль челтәрләр буенча эшче төркем. Җитәкчесе — мәдәният министры Ирада Әюпова.

— Матбугат органнары, мәдәният оешмалары, республиканың эчке тормышында милли-рухи халәтне саклау, милли татар мохитен үстерүдә тагын да камилрәк, үтемлерәк чаралар кулланып, бик зур өлеш кертә алырлар иде.

300дән артык язучы-шагыйрьләрне берләштергән Язучылар берлеге бик зур эш башкара алыр иде. Иҗат әһелләренең һәркайсының әйтер сүзе, әсәрләре бар. Укучыларга якынрак булырга, аралашырга, алар белән бер дулкында яшәргә тырышырга кирәк, чөнки шул халык тормышы турында иҗат ителә.

Мәдәният министрлыгына, «Татмедиа»га, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә аерым мөрәҗәгать итәм. «Сезне милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә. Бик күп гамәли проектлар, отышлы программалар бар. Сүз дә юк, соңгы унъеллыкта татар мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. Иҗади конкурслар, фестивальләр, форумнар шул хакта сөйли. Бүгенге мәдәни мирасыбызны бөртекләп саклау белән бергә, татар мәдәниятенә яңа сулыш, һәр татарга үтеп керерлек яңа күтәрелеш кирәк, — диде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган әсәрләргә зур әдәби иҗади конкурс игълан итү тәкъдиме белән чыкты.

— Әйтик, укучылар иң яратып кабул иткән җиңүче романга 500 мең сум саллы грант булырга тиеш. Якын арада бу бәйгенең шартларын эшләп, тәкъдим кертсәгез, август аенда бу конкурсны игълан итәр идек. Бәлки, 2021 ел ахырында дәрәҗәле итеп, бу конкурска нәтиҗә ясар идек, — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Өченче төркем — урта һәм югары һөнәри белем бирү, фән өлкәсендә татар теле кулланыш даирәсен киңәйтү, милли кадрлар әзерләү, фәнни эзләнүләр буенча эшче төркем.

Дүртенче юнәлеш — дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләр, хакимият структуралары белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү өчен эшче төркем.

— Җигелеп эшләргә туры киләчәк. Акыл сатып, киңәш биреп кенә түгел, үз өстеңә ниндидер җаваплылык алып та, — дигән бурыч куйды Марат Әхмәтов.

Татар халкының үзенчәлеген саклауга — елына 100 миллион сум

Вице-премьер — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев 2014 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслауны елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр арттыру күздә тотылганын әйтте.

«Программаның Президент тарафыннан хуплануы зур бурыч та, өмет тә», — диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев белдерүенчә, программаның финанс ягын арттыруның сәбәбе — татар җәмәгатьчелегенең үтенеч-гозерләре.

100 миллион сум финанслауга корылган яңа программа инде әзер, аны, татар җәмәгатьчелеге фикерләрен исәптә тотып, министрлыклар, ведомстволар һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлектә төзегән. Яңа программа 2020-2023 елга билгеләнгән. Ул августта кабул ителер дип ниятләнә.

Финанслар, аерым алганда, чит өлкәләрдә яшәүче татар оешмаларына милли кием һәм реквизитлар ягыннан булышуга, милли музыка уен кораллары алуга да тотылачак. «Татар оешмалары һәрвакыт бу әйберләрне сорап мөрәҗәгать итә, әмма аңа финанслау каралмаган иде», — диде премьер-министр урынбасары. Хәзер милли-мәдәни автономияләргә милли костюмнар, уен коралларына 8,5 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә.

«Мин үземне гаепле саныйм»

Депутат Камил Ногаев татар теленең түбән дәрәҗәсендә үзен гаепле санаганын әйтте.

— Мин үземне татар теле кулланышы кимүендә гаепле дип саныйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә, гаиләмдә дә татар кешесе буларак тиешенчә эшләп бетермәгәндә гаеплемен. Әйе, ике малай татарча белә, биш оныгым бар, олыраклары татарча аңлый, кечерәкләре татарча аңлап бетерми дә. Ни сәбәпле? Халык шуны аңларга тиеш, — диде.

Камил Ногаев Дәүләт Советында эшләү дәверендә Балтач районына барырга туры килгәнен әйтте.

— Татар районына барып, русча сөйли алмыйм бит инде. Фикерләү русча булса да, татарчага тәрҗемә итеп сөйләргә, Дәүләт Советында да үземә татарча чыгыш ясарга дигән бурыч куйдым, — диде ул.

Депутат Рамил Төхвәтуллин комиссиянең иң зур максаты итеп милли мәгариф системасын торгызуны күрә.

— Төбәк компонентын кайтару кирәк. 22 милли республика белән бергә стратегия төзеп, теләктәшлек итәргә кирәк, — диде ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күп телле мәктәпләрдә эшләү өчен әзерләнә торган студентларга татар театрларына һәм башка мәдәни чараларга бушлай йөрү хокукын сорады.

— 250 бала укый. Быел тагын 150 бала кабул итү планлаштырыла. Әлеге программаларның асылында балаларны, иң беренче чиратта, татар телендә эшли алырлык итеп әзерләү бурычы тора. Моннан тыш, алар фәннәрне рус һәм инглиз телләрендә дә укыта алачак. Үтенечебез бар: менә шул 250 балага, быел өстәләчәк тагын 150 балага республика, Казандагы татар театрларына, башка мәдәни чараларга билетсыз керү хокукын бирергә. Аларның күзләре яна, теләкләре бар, татар концертларына, театрларга керәселәре килә, ләкин акча түләп йөрергә мөмкинлекләре юк, — диде институт директоры.

Татарстан Президенты вазифасына дәгъва итүчеләр татар телен белергә тиеш

Депутат Ркаил Зәйдулла да татар телен алга сөрүдә үз фикерен бүген парламент утырышында әйтте. Татарстан Президенты вазифасына дәгъва итүчеләр татар телен белергә тиеш, дип саный ул.

— 13 сентябрь — Президент сайлаулары. Хәзерге Президенттан кала, шушы югары урынга тагын берничә кеше дәгъва итә. Ләкин җәмәгатьчелектә ул дәгъвачыларның татар телен белүе шик уята. Ә сез беләсез: Конституциянең 91нче маддәсендә акка кара белән, Президент ике дәүләт телен белергә тиеш, дип язылган. Язылган, ә механизмнары юк.

Берсе ипи-тозлык, чәй-шикәрлек беләм ди, икенчесе Фәрит Мөхәммәтшин да соң гына өйрәнде, мин дә аның кебек булам, ди, ләкин даһилар бик сирәк була бит. Белмәгән килеш белдем дип әйтүче халыкны ачыктан-ачык алдый дигән сүз, халык аннан нәрсә көтәргә тиеш? — ди Ркаил Зәйдулла.

Утырыштан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә бу чыгышка карата фикере белән уртаклашты.

— Без, закон чыгаручылар, бу эшне азагына кадәр җиткермәдек. Без рус кешесе югары вазифаларга дәгъва иткәндә, татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиешлеге турында закон кабул итмәдек. Кандидатларның ике дәүләт телен никадәр белүен бәяләү өчен махсус регламент яки комиссия дә булдырмадык. Бүген шундый документ булмый торып, рус телле кандидатларга шушы сәбәп аркасында гына сайлау алды кампаниясендә катнашуын тыю дөрес түгелдер дип саныйм, — диде. 

Парламент җитәкчесе татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия алдында зур бурычлар торганын билгеләп узды.

— Комиссиягә бик күп туган телне яклаучылар, депутатлар, галимнәр керде. Бу - туган телне өйрәнү буенча Конституциядә язылган мәсьәләләр тоткарлык белән гамәлгә ашуына борчылган кешеләр. Мәҗбүриләү, ирекле итүме — бу нормалар федераль структуралар, Мәгариф министрлыгы тарафыннан әле көйләнмәгән, федераль дәүләт белем бирү стандартлары әле һаман юк.

Татар теле дәреслекләрен үзебездә бөтен ил субъектлары өчен эшлибез, рецензиягә җибәрәбез, лицензия сатып алабыз. Хәзер дәреслекләрне эшләү буенча саллы эш бара. Яңа норматив документ көтәбез. Без хәзер ФГОСта шушы нигезләмә беркетелүе юнәлешендә эшлибез. Илдә 5 млн нан артык татар бар. Кайдадыр татар аз, монда күп, дип бүләргә кирәк дип әйтмәс идем. Татарлар яшәгән һәркайда татар телен өйрәнү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Башка милли субъектлар да шундый ук адым белән барырга мәҗбүр булачак. Һәркем әти-әнисе телен сакланып калуын тели, — диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Президенты махсус комиссия булдыру турында Указны 6 июльдә имзалады. Аны булдыруны парламентның сигезенче утырышында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100