«Сайлауларны бәйрәм итеп кабул итү — ул электән килгән традиция»

Татарстан халкы Президент сайлый. Электән кабул ителгән гадәт буенча, сайлау бәйрәм дип кабул ителә. Сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Ни өчен шулай? Гомумән, ни өчен республикада сайлаучылар тавыш бирүдә актив катнаша? Без шул хакта сораштык.

«Барыбыз да үз сүзебезне әйтергә тиеш»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева:

«Без гаилә белән һәрвакыт сайлауларга йөрибез. Барыбыз да үз сүзебезне әйтергә тиеш. Безнең илебездә Татарстан хәзер иң яхшы төбәк булып санала. Бу — зур дәрәҗә. Моның белән һәрбер татарстанлы горурлана ала дип уйлыйм.

Без — күпмилләтле республика. Кем Татарстанда яши, барысы да горурлана. Күпме гаиләләр бирегә башка төбәкләрдән яшәргә килә. Димәк, бездә яшәр, эшләр өчен, барлык шартлар да тудырылган», — дип сөйләде Винера Ганиева.

Җырчы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз» сүзләрен искә төшерде. «Бу канатлы сүзләр һәрвакыт яңгырый. Бу сүзләр эшли һәм эшләячәк. Безнең Татарстаныбыз чәчәк атучы республика булып тора. Шушы юнәлештән тайпылмыйча, алга таба барырга кирәк дип уйлыйм. Мин хәзерге сәясәтне, юнәлешне, үсешне хуплыйм. 

Казаныбызга карагыз: искиткеч шәһәргә әверелде. Мин инде Казанда озак яшим, шуңа күрә бу үсеш минем күз алдымда булды. Мин шатланам», — ди җырчы.

«Битараф булу — ул яман эш»

Татарстанның халык артисты, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов:

«Үзем дә, гаиләм дә һәрвакыт сайлауга йөрибез. Үзем инде ничә еллар эшләгән филармониядәге хезмәттәшләрем дә йөри. Шулай ук Татарстан Республикасының фольклор ансамбле дә сайлауларда катнаша. Һәр кеше үзе теләгәнчә, үз хокукы белән тавыш бирә.  

Ел саен иртә таңнан сайлау участокларына барам. Минемчә, битараф булу — ул яман эш. Бу очракта анархия, хаос булыр иде.

Бүгенге көндә халыкның яшәве, Татарстаныбызның халәте Аллаһның биргәненә шөкер. Аллаһ җитәкчеләрне, юнәлешне, кыйблабызны сакласын! Татарстаныбыз дөнья күләмендә танылсын. Иң мөһиме — татулык! Татарстаныбыз бәла-каза күрмәсен», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты.

«Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, миллилек күбрәк»

Мордовия Республикасының «Республика юридик яклавы» адвокатлар коллегиясе адвокаты Марат Ашимов:

«Рөстәм Миңнехановка каршыларның Татарстаннан читтә сирәк булучылар икәнен, аны татарларның дошманы итеп күрсәтергә теләүчеләр икәнен аңлыйм. Мин бу кешеләргә Россиянең башка төбәкләренә чыгарга тәкъдим итәм, һәм шунда сезгә чын дошманнар эләксен. Чагыштырып карарга булыр.

Россия төбәкләре җитәкчеләрең икесе генә мөселманнар проблемаларына битараф калмаска омтыла. Алар — Татарстан Президенты һәм Чечня башлыгы, моны да бәяли белергә кирәк.

Мордовия татарлары Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирә дип әйтә ала.

Татарстан, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, икътисади яктан ныграк. Күренеп тора: бизнес та ныграк эшли. Мәчетләр төзелә, ислам инфраструктурасы, хәләл бизнес үсә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда миллилек тә күбрәк. Татарстанда халыкның милли үзенчәлеген саклауда дәүләт сәясәте дә бар.

«Сайлауларга бару күпмедер дәрәҗәдә язмышны үзгәртергә теләк, омтылыш»

Разил Вәлиев, татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: 

«Бүген халык үзенең киләчәге турында күбрәк уйлый башлады, пандемия чорында уйларга вакыт күп булды. Без кая таба барабыз, республикабыз, халкыбыз кая бара? Эш белән мәшгуль булып, тормыш азмы-күпме көйле генә барганда кеше кайбер уйларын онытып та торгандыр. Әмма шундый авыр хәлгә калгач, кеше һәрвакытта үзенең язмышы, иле һәм халкының язмышы турында ныграк уйлана башлый.

Без бүген шактый катлаулы чор кичерәбез. Кешеләр телиләрме, теләмиләрме, үзенең, гаиләсенең, торган җиренең язмышы турында уйларга мәҗбүр. Халыкның язмышы турында уйлана икән, аны ничек яхшы якка үзгәртү турында уйламыйча булдыра алмый. Сайлауларга бару да, минемчә, күпмедер дәрәҗәдә шушы язмышны үзгәртергә теләк, омтылыш. Президент һәм депутатлар сайлау безнең киләчәк язмышыбызны билгели. Президент кем була, республика белән кем җитәкчелек итә? Депутатлар карарлар, законнар кабул итә, бүген алардан да бик күп нәрсә тора.

Сайлауларны бәйрәм итеп кабул итү — ул электән килгән традиция. Мин хәтерлим: бала чагымда безнең авылда сайлау көне зур бәйрәмнәрнең берсе иде, әзерләнә идек. Шуннан килгән традиция. Чит илләрдә бит ул сәяси бер чара буларак кабул ителә. Ә бездә ул бәйрәмлеген югалтмаган. Бу — традиция».

«Татарстаныбыз алга таба зур адымнар белән бара»

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:

«Сайлау — ул гражданлык бурыч, шуңа аны үтәү, әлбәттә, кирәк. Мин сайлауга инде 11 сентябрьдә үк бардым. 

Татарстаныбыз алга таба зур адымнар белән бара, Аллаһка шөкер! Кайда гына, нинди генә төбәкләрдә булсак та: «Без Казаннан», — дип әйтсәк, хәтта көнләшеп тә куялар. Мәдәният ягыннан да бар да яхшы: төрле стильдәге җырчылар, биюләр, театрлар гөрләп иҗат итә», — дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты.

«Татарстанның уңай якка үзгәрүе сизелә, халык шул тотрыклыкны сакларга ниятләп тавыш бирә»

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

«Бу ил күләмендә зур вакыйга. Республика өчен бигрәк тә — без Президентыбызны сайлыйбыз. Президент дигән сүзне минем ассызыклап әйтәсем килә. Хәзер бик еш кына, «президент» сүзен әйтмичә, «регион башлыгы» дигән сүзне куллана башладылар. Ул күңелне рәнҗетә торган әйбер. Без президент вазифасын саклап калырга тиеш.

Халык, минемчә, битараф түгел. Татарстанның уңай якка үзгәрүе сизелә, ул шул тотрыклылыкны сакларга ниятләп тавыш бирә. Безгә тотрыклылык кирәк. Яулаган уңышларыбызны, ирешкән казанышларыбызны югалтмаска кирәк.

Безнең республикада халык элек-электән сайлауларда актив катнаша. Гадәти генә сайлау түгел: без биш еллыкка үзебезнең әйдаманыбызны сайлыйбыз. Төп тавышны Рөстәм Миңнеханов алыр дип ышанам. Халык безнең республикада Рөстәм Миңнеханов президент булыр дип тавыш бирәчәк.

Сайлауларның бәйрәм төсмерен алу да элек-электән Совет заманыннан калган әйбер, буыннар алышынып бетмәгән бит әле. Алар һәрвакыт бәйрәмчә үтә иде, чөнки ул — ил вакыйгасы. Элекке шаукымнар дәвам итә. Ул гадәтләнгән әйбер, әле озак еллар шулай барачак. Яшьләр дә битараф түгел», — дип сөйләде депутат.

«Республика өчен кулай һәм эшне белгән җитәкчене сайладык дип әйтә алам»

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:

«Сайлауда Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановка тавыш бирер дип уйлыйм.

Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәте белән булдыклы җитәкче икәнен күрсәтте. Кайсы гына урында булса да, ул эшен җиренә җиткереп башкарды. Татарстанда Миңнехановтан да кулайрак җитәкче юк дип саныйм. Ул бөтен тормыш этапларын үтте: район башлыгы да, министр да, Хөкүмәт җитәкчесе дә булып эшләде.

Республиканы зур хуҗалык белән чагыштырсак, аны алып бара белергә кирәк. Татарстан - нык катлаулы хуҗалык. Аның структурасы, икътисады катлаулы.

Безнең икътисад бөтен дөньядагы вәзгыятькә бәйле, шуңа күрә нефть, нефтехимия өлкәсендә дә җитәкченең белеме тирән булырга тиеш. Республика өчен кулай һәм эшне белгән җитәкчене сайладык дип әйтә алам», — диде депутат.

«Аңлаган кешегә сайлау чыннан да бәйрәм бит инде: чөнки ул йомгак ясау һәм киләчәккә план кору вакыты»

Римзил Вәлиев, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе:

«Татарстан сайлаучыларның күмәкләп килүенә бер дә гаҗәпләнмим. Беренчедән, милли республикаларда традицион мөнәсәбәт ул. Республикада милли кавем яши һәм ул бердәмрәк була. Татарстанда бигрәк тә.

Сайлауларга килүчеләр берничә катлам.

Беренче зур катлам: татар милләтендә әти-әнине, җитәкчеләрне хөрмәт итү, тыңлау, карышмау бар. Дисциплина шундый. Тәртиплелек бу. Безнең күпмедер халыкта шундый мөнәсәбәт. Ләкин бөтен кеше дә андый булмый.

Икенче катлам: чыннан да республикасы турында уйлый торган кешеләр. Алар социаль шартларны да күзәтә. Шушы тотрыклы, яхшы хәлләрне сакларга, дәвам итәргә тырыша. Татарстанның данын сакларга тырышып тавыш бирә. Илнең җитәкчелеге яхшы эшли икән, ул аңа шатлана. 

Өченче катлам: еш кына көнчелектән Татарстанга бәйләнүчеләр бар. Милли үсешләрне, төбәкләрне яратмаучылар да бар. 

Дүртенче катлам: һәрвакыт риза булмаучы кешеләр. Андыйларның да үзләренең мөнәсәбәтен белдерергә хакы бар. Алар да сайлауга килүгә тәэсир итә.

Миннән башка да хәл итәрләр, миннән сорап тормыйлар, диючеләр дә булыр. Ул — ялгыш фикер. Без үзебезнең илебезгә, киләчәгебезгә үзебезнең мөнәсәбәтне, фикеребезне белдерергә тиеш. Үзебезне яклау һәм саклауны халыкка күбрәк аңлату кирәк, минемчә.  

Сайлауларның бәйрәм буларак кабул ителүе ул — беренчедән, Совет заманыннан калган традиция. Икенчедән, аңлаган кешегә сайлау чыннан да бәйрәм бит инде, чөнки ул йомгак ясау һәм киләчәккә план кору вакыты. 

Битараф калучылар булмасын иде!»