Марат Әхмәтов: «2,1 миллион татарның 1,5 миллионы туган телендә сөйләшми»
Телне саклауга карата эшчәнлеккә киләсе ел башында республикабыз Президенты белән бергәләп очрашканда нәтиҗә ясалыр, дип кисәтте район башлыкларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узганнан соң комиссия җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыклары белән җитди сөйләшүләр алып бара башлады.
«Без центнерлар, тонналар, гектарлар турында сөйләшергә гадәтләнгән»
11 район җитәкчелеге белән аралашуның берсе 12 августта Арча мәдәният сараенда узды. Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
— Бүген сезнең алда бик нечкә һәм четерекле мәсьәләләр буенча бурычлар куелачак. Элеккеге хезмәт вазифам буенча район башлыклары белән гел икмәк, авыл хуҗалыгы язмышы, центнерлар, тонналар, гектарлар турында сөйләшергә гадәтләнгән. Ләкин бүгенге сүз нәтиҗәсен үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр турында бара, — дип башлады сүзен Марат Әхмәтов.
Ул Президент куйган максатларга ирешер өчен республикада булган бөтен төрле хөкүмәт, дәүләт структураларын һәм иҗтимагый оешмаларны тупларга кирәклеген искәртте.
— Без бит сезнең белән республикада 1990нчы елларда булган милли күтәрелешнең шаһитләре. Кемдер аны читтән торып кына күзәткәндер, кемдер өлешен кертергә тырышкандыр, ләкин үрнәк ииеп китерерлек, татарларга хас шәхси батырлык күрсәтә алмадык. Мин төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне күз алдында тотам. Президент безне милләт, тел язмышы мәсьәләсендә битараф булмаска чакыра. Үзебездән башка безгә болай да ясин чыгарга теләүчеләр бар.
30 ел буена югалткан рухи байлыкны 30 кешелек комиссия белән генә кайтарып булмый. Шуңа күрә бөтен дәрәҗә җитәкчелек структуралары берләшеп, бер максатта эшләсәк, ниндидер уңышка ирешеп булыр, — дип рухландырырга тырышты Дәүләт Советы Рәисе урынбасары район башлыкларын.
«2,1 миллион татарның 1,5 миллионы туган телендә сөйләшми»
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанда 2 млн 100 мең татар кешесе яши, шуларның 1,5 миллионы үз телендә аралашмый. «Тел бетсә, милләт бетә», — ди ул.
— Без 2000нче еллардан башлап телебезне шактый югалттык. Район башлыкларын да яхшы аңлыйм. Авыл хуҗалыгы болай да мәшәкатьле эш. Ашлама, ягулык, техника һәм башка мәсьәләләр килеп туа. Ләкин рухи кыйммәтләр белән чагыштырып караганда, бу безнең ярлылык турында сөйли. Рухи яктан ярлы шәхесләр булып яшәгәнбез, — дип әйтә Марат Әхмәтов.
Шәһәрләрдә туган телне югалтуга сәбәпләр күбрәк. Күпмилләтлелек аркасында милли мохитне саклау кыен.
— Саф татар телен бары тик авыл гына саклап кала ала. Авылны шәһәрнең анасы, диләр. Без туган телне, милли мохитне бала күңеленә яшьтән үк сеңдереп калырга тиеш. Аның өчен чаралар бар. Шуларны эшли алмасак, милләтнең киләчәге өметсез.
1 миллионга якын халык авылларда, тагын шул кадәр кеше зур булмаган район үзәкләрендә яши. Районнардагы җирле җитәкче әлегә халыкның милли халәтенә йогынты ясарга сәләтле. Халык сезне тыңлый, сезгә ышана, — дип кабат мөрәҗәгать итә Марат Әхмәтов район җитәкчеләренә.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының район башлыкларына куелган бурычларын барлап, җиде юнәлешкә игътибар бирергә булдык.
Хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп аралашырга
— Балачакта өйрәнгән туган телне һәм тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Димәк, безгә әти-әниләр белән тыгыз эшләү, милли мәсьәләдә үзара аңлашу кирәк. Әмма хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп нәтиҗәле аралашканыбыз юк. Кемдер моны ачу итеп кабул итәргә мөмкин, ләкин бу хак, — ди Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов балага татар телен туган тел буларак укыту өчен әти-әниләрнең ризалыгы кирәк дип саный. Ул район башлыкларына: «Мәктәп җитәкчеләренең эшчәнлегеннән канәгатьме сез?» — дигән сорау бирде. Ул рус телендә укытыла торган мәктәпләрдә дә дәрестән соң үтә торган чараларда милли традицияләрне һәм телне саклауны көчәйтергә кирәклеген әйтте.
— Бу мәсьәләдә дә төрле урында төрле каршылыклар күренә. Моңа бернинди федераль закон да каршы килми, — ди Әхмәтов. — Мәктәпләр әти-әниләр белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтәдә? Аңлашу ни дәрәҗәдә? Мәктәп җитәкчелегенең эшчәнлеге югары дәрәҗәдәме? Укытучы сүзе никадәр абруйлы? Мәктәп җитәкчеләренең эшчәнлегеннән район җитәкчеләре канәгатьме? Алар сезнең татар җанлы җитәкчеләрме? Алар теләсәләр, җәмгыятькә, әти-әниләргә телне саклауда зур йогынты ясый алырлар иде.
Марат Әхмәтов мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне вазифага билгеләгәндә аларның милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алуны сорады.
— Татар җанлы җитәкче булган урында туган телебезгә хезмәт итүдә күбрәк уңышка ирешә алабыз. Әти-әниләр белән район башлыклары контролендә татар телендә белем һәм тәрбия алуны сайлауга үтемле итеп үгетләп карагыз, — дип аңлата ул.
Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырырга
Марат Әхмәтов дини тәрбияне, рухи кыйммәтләрне, телне саклауда мәчетләрнең халык өчен кирәкле һәм әһәмиятле урын икәнен әйтте.
— Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Имамнар ни дәрәҗәдә вәгазь осталары? Булдыклымы алар? Билгеле, берәү дә мулла булып тумый. Район хакимиятеннән дә, Диния нәзарәтеннән дә имамнарның осталыгын арттыру ниятеннән укыту эшчәнлеген алып баруларын сорыйм. Вәгазьне дә халыкка үтемле итеп җиткерә алу кирәк, — дип әйтә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.
Марат Әхмәтов авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен имамнарга ешрак очрашулар уздырырга киңәш бирде.
«Телгә хөрмәт уятуда җитәкчеләрнең шәхси үрнәге мөһим»
— Җирле хакимият органнары җитәкчеләренең үз эшчәнлегендә тел мәсьәләсенә карата шәхси үрнәк күрсәтә алуы бик мөһим. Шәхси үрнәк бу мәсьәләгә тамырдан үзгәреш кертә ала. Бу республикабыз Президентыннан башлап, һәрберебезгә кагыла. Үзебезнең яши, эшли торган урыннарыбызда без телебезгә карата нинди мөнәсәбәттә? Ни дәрәҗәдә үз телебезне яклап, саклап кала алабыз, сөйләшәбез? Аны ни дәрәҗәдә тыңлаучыга кабул итә алырлык итеп җиткерә алабыз? — дип мөрәҗәгать итә район башлыкларына Марат Әхмәтов.
Ул җитәкчеләргә үзләре үткәрә торган киңәшмәләргә, утырышларга, бөтен аналитик материалларга тел ягыннан игътибарлырак булырга кушты.
— Чыгышыгызга ни дәрәҗәдә җаваплы итеп әзерләнәсез? Мин сезгә язып әзерләнергә тәкъдим итәм. Тегеннән-моннан текст тартып алып, без телнең дәрәҗәсен генә төшерәбез. Әгәр 80 процент аудитория татар булган җирдә рус телендә сөйләргә гадәтләнгәнсез икән, ике телдә дә матур итеп сөйләргә әзерләнегез. Үзегезнең ничек сөйләгәнегезне беләсегез килсә, киңәшмәгезне яздырыгыз да, тыңлап карагыз, — дип киңәш бирә Марат Әхмәтов җитәкчеләргә.— Әгәр сез татар телен куллану буенча үрнәк күрсәтеп, җаваплы булсагыз, халык та сезгә охшарга тырышыр. Никадәр халыкны берничә шәхес аша кузгата алабыз бит!
Хакимият органнары сайтларының, социаль челтәрләренең эшчәнлегенә игътибарны арттырырга
— Җирле хакимият органнары сайтларының эшчәнлегенә, үзегезнең шәхси Инстаграм битләрегезгә игътибарлы булсагыз иде. Татар һәм рус телләрен чиратлаштырыгыз. Мәсәлән, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәр көнен хәерле иртә теләп башлый һәм районда үткән чараларны Инстагармында матур итеп әдәби татар телендә күрсәтеп бара, — ди Марат Әхмәтов.
Районнарның мәгариф, мәдәният тармагындагы эшләрен җентекләп тикшерергә
— Урыннарга кайткач, һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең эшчәнлегенә тирән анализ ясагыз. Эшнең эчтәлегенә игътибар итегез. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының җитәкчелегендә, коллективларда битарафлык бар икән, аларны уятыгыз, кузгатыгыз. Бу - көн саен кулга тотып эшли торган эш, — дип аңлата Марат Әхмәтов.
Нәкъ шушындый киңәш һәм тәкъдим мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә дә җиткерелде. Һәр коллектив, клуб, китапханә телгә һәм милли традицияләргә кагылышлы төрле үтемле чаралар үткәрергә сәләтле дигән фикер яңгырады.
Район хакимият башлыклары, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасарлары да телгә алынды.
— Сез үзегезнең ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалана аласыз. Йөзләгән бюджет учреждениесендә эшләүче хезмәткәрләрнең һәрберсе милләтне саклау өчен җаваплы. Алар бюджеттан хезмәт хакы ала һәм ниндидер нәтиҗә өчен җавап та бирергә тиешләр. Безнең һәрберебездән нәтиҗәле хезмәт таләп ителә, — дип мөрәҗәгать итә аларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Үрнәк гаиләләр, шәхесләр белән тыгыз эшләргә
— Һәр районда үрнәк татар гаиләләре бар. Аларның тормыш өлгесен башкаларга үрнәк итеп куярга тырышыгыз. Бәлки, аларның берәр фестиваль уздыруын традициягә кертергә кирәктер. Республика күләмендә дә без бу эш турында уйланабыз. Мәдәният министрлыгына, Фән һәм мәгариф министрлыгына һәм башка структураларга халыкның күңелен кузгалтырлык грантлар һәм конкурслар уйлап табу өчен күрсәтмәләр бирдем, — ди Марат Әхмәтов.— Һәр районда милли җанлы кешеләр бар. Бу эшчәнлеккә аларны җигегез әле. Аларны барлап, район башлыгы катнашында очрашу үткәрегез. Тыңлагыз, алар белән үзегезнең юл картасын билгеләргә тырышыгыз. Алар безгә үзләренең зыялылыгы, тормыш һәм хезмәт үрнәге белән файдалы була алырлар иде.
Милли матбугат белән эшне көчәйтергә
— Район газеталары телне саклау буенча махсус рубрикалар булдырсыннар. Газетагызда сезнең махсус юлыгыз, эзегез булырга тиеш. Татар телендә чыга торган район газетасы телне саклау, үстерү, матур тәҗрибәләр, үрнәк шәхесләр турында сәхифә алып бара ала. Моңа әллә ни зур чыгымнар кирәкми, — ди Марат Әхмәтов матбугат җитәкчеләре колагына. — Район газетасының 4 мең тиражы бар икән, димәк, аны 10 мең кеше укый, милли аң шулкадәр кешенең күңеленә барып җитә дигән сүз. Сез бу мәсьәләләргә бармак аша карамагыз. Бик җаваплы хезмәттә сез.
2021 ел башында милли мәсьәләләр буенча эшкә нәтиҗә ясалыр
Марат Әхмәтов Арчада оештырылган очрашуда катнашучы районнар буенча аналитик материал тәкъдим итте. Ул һәр районга аерым игътибар биреп, мәгариф эшчәнлеген, мәдәният тармагындагы эшләрне, милли матбугатның халык тарафыннан укылышын тикшерде.
— Очрашуда яңгыраган аналитик мәгълүматны телне саклауга карата эшчәнлеккә старт дип кабул итегез. Киләсе ел башында, әлеге саннарга никадәр үзгәреш кертә алуыбыз турында, республикабыз Президенты белән бергәләп очрашканда, нәтиҗә ясалыр. Шуңа күрә бу саннарыгызга игътибарлы булырга тырышыгыз, — дип кисәтә район җитәкчеләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Арча районы милли мәсьәләләр буенча эшчәнлегенә күзәтү
Беренчеләрдән булып Арча районының милли мәсьәләләр буенча эшчәнлеге каралды. Арча районында 52 мең кеше яши, аларның 92 проценты татарлар. Районда 128 авыл һәм 15318 йорт хуҗалыгы бар. Мәктәпкәчә белемне 55 мәгариф оешмасында 2444 бала ала. Балаларга ана телендә тәрбия бирү 41 балалар бакчасында оештырылган һәм 67,4 процентны тәшкил итә. 92 процент татарлар яшәгән районда 67 процент сабый татар телендә тәрбия ала.
Урта гомуми белем бирү өлкәсендә 36 мәктәптә 5418 бала белем ала. Шуларның 4854е татар милләтеннән. 4854 татар баласының 3082се татар мәктәбендә укый. Татар балаларын татар телендә белем һәм тәрбия белән тәэмин итү 63 процент тәшкил итә. Укучыларның 1299на белем рус телендә бирелә, тәрбия чаралары — татар телендә. 92 процент татар яшәгән районда татар телендә белем алучы балаларның өлеше - 37 процент.
Шулай ук мәдәният оешмаларының эшчәнлеге һәм милли матбугатның халыкка таралуы барланды.
— Бу әйбәт яки начар күрсәткеч димим, башкалар белән чагыштырып карарга кирәк. Һәр район үзенең эчке тормышына объектив һәм субъектив сәбәпләрен, тормыш өлгесен исәпкә алып нәтиҗә ясарга тиеш, — дип аңлата Марат Әхмәтов.
Калган ун районның да күрсәткечләре шушындый алгоритм буенча яктыртылды. Саннар белән фотосурәттә бирелгән таблицадан танышырга мөмкин.