Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанның «сарай переворотлары»: чын демократияме, хакимият көчсезлегеме?

Кыргызстанда 4 октябрьдә узган парламент сайлауларыннан соң башланган протестлар ил Президенты Сооронбай Жээнбековның хакимияттән баш тартуына китерде. Республика белән колониядән азат ителгән Садыр Жапаров хөкүмәте вакытлыча идарә итәчәк. Ни өчен Бишкәктә соңгы 15 ел эчендә халык өченче ил башлыгын эшеннән җибәрә?

news_top_970_100
Кыргызстанның «сарай переворотлары»: чын демократияме, хакимият көчсезлегеме?
https://www.gov.kg/

Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, Кыргызстан Республикасында бүгенге көндә 50 меңнән артык татар яши. Милләттәшләребез күпләп яшәгән илдә барган сәясәт аеруча кызыксыну уята.

Кыргызстан белән 1990 елда идарә итә башлаган һәм дүрт тапкыр Президент сайлауларында җиңгән Аскар Акаев 2005 елда «Тюльпан революциясе» нәтиҗәсендә хакимияттән бәреп төшерелә һәм илдән качарга мәҗбүр була. Парламент сайлаулары йомгагы һәм Конституциягә кертелгән үзгәрешләр белән халыкның риза булмавы илдәге чолганышка китерә.

2005 елда Президент булып Аскар Акаев режимына каршы булган Курманбек Бакиев сайлана. Ул 2009 елда яңа срокка узып, озак идарә итә алмый. Газга, суга, электр энергиясенә, торак-коммуналь хезмәтенә бәяләрнең ике мәртәбә артуын, илдәге яшәү шартлары түбән булуын сәбәп итеп, 2010 елның апрелендә халык ризасызлык белдереп, яңадан урамга чыга. Протест белдерүчеләр белән милиция арасындагы бәрелеш кораллы революциягә әйләнә. Тарихка әлеге хәлләр «Апрель революциясе» буларак кереп кала. Нәтиҗәдә, Курманбек Бакиев тә илдән качарга мәҗбүр була.

Яңа Президент сайлауларына кадәр ил белән Роза Отунбаева хөкүмәте ел ярым чамасы идарә итә.

2011 елның 1 декабрендә Кыргызстан Президенты вазифасына Алмазбек Атамбаев керешә. Аның президентлык срогы төрле җәнҗаллар белән уза. Гамәлдәге Конституция нигезендә, Кыргызстан Республикасы Президенты алты еллык срогын тутыргач, икенче мәртәбә ил башлыгы була алмый. 2017 елгы сайлауларда Алмазбек Атамбаев ярдәме белән Сооронбай Жээнбеков җиңеп чыга.

Алмазбек Атамбаевның да президентлык белән бәйле үкенечле фактын искәртергә кирәк. 2019 елда генераль прокуратура Атамбаевны коррупциядә, законсыз байлык туплауда һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепли һәм узган елның 27 июнендә парламент экс-президентның кагылгысызлыгын ала. 8 августта Атамбаев кулга алына.

2023 елга кадәр сайланган Сооронбай Жээнбеков та быелның октябрендә булган халык дулкынлануы аркасында Президент вазифасыннан китә. Отставкага китүен ул: «Үз халкына аткан президент булып тарихка керәсем килми», — дип аңлата. Шулай итеп, Жээнбеков вакытыннан алда кәнәфиен бушаткан өченче ил башлыгы булып, кыргыз тарихына кереп кала.

Жээнбеков отставкага киткәч, 6 октябрь чуалышы вакытында колониядән ризасызлык белдерүчеләр тарафыннан азат ителгән Садыр Жапаров хакимияткә килә. Ул 2021 елның январь аена билгеләнгән Президент сайлауларына кадәр ил белән идарә итәр дип фаразлана. Жапаров «Кумтор» алтын рудаларын эшкәртү оешмасын 2012 елның көзендә дәүләт карамагына күчерү өчен митинг оештырып, Бишкәктә хөкүмәт йортын яуларга маташуда гаепләнгән һәм 2017 елда кулга алынып, 11 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән була.

 Ни өчен Кыргызстанда системалы рәвештә дәүләт перевороты күзәтелә?

Ни өчен Кыргызстанда халык өченче Президентны бәреп төшерә? Бу чын демократияме яки анархияме? Революцияләр ил үсешенә файда китерәме? Илдә яшәгән татарлар бүген нинди хәлдә? «Интертат» әлеге сорауларны Казанның сәясәт белгечләренә бирде һәм кызыклы фикерләр туплады.

Альберт Белоглазов, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты:

— Ни өчен Кыргызстанда системалы рәвештә дәүләт перевороты күзәтелә?

Беренчедән, чагыштырмача бай Төньяк белән Кыргызстанның ярлы Көньягы арасында каршылыклар зур роль уйный. Хакимияткә Көньяк вәкилләре килсә, Төньяк канәгатьсезлек белдерә, яки киресенчә. Соңгы переворот төньяклылар тарафыннан башкарылган, чөнки С.Жээнбеков Көньяктан, Ош өлкәсеннән.

Икенчедән, халык демократияне теләсә нәрсә эшләргә ярый дип кабул итә. Кыргызстанның беренче президенты А.Акаев ил өчен типик булмаган сәясәтче иде. Казахстанда, Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда Президентлыкка обкомның элеккеге беренче секретарьлары сайланган вакытта, Кыргызстанда хакимияткә либераль карашлы галим килде. Ул Кыргызстаннан «Үзәк Азия Швейцариясе» ясамакчы иде. Илдә дәүләтнеке булмаган бик күп оешмалар барлыкка килде. Бүгенге көндә илдә 6 миллион халыкка 17 мең тирәсе шундый оешма бар. Аларның күбесе чит ил фондлары белән бәйле һәм переворотларны оештыруда актив катнаша.

Өченчедән, Кыргызстан — Көнчыгыш илләр арасында иң ярлы төбәк булып санала. Билгеле, бу халыкның канәгатьсезлеген тудыра. Халыкара валюта фонды мәгълүматларына караганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Кыргызстан ВВП буенча дөнья илләре арасында 143 урында, ә БДБ илләре арасында — иң ахырда. Бу, нигездә, хөкүмәтнең 1990 еллардагы либераль сәясәте белән бәйле. Әйтик, дөньядагы алтын запаслары буенча өченче урында торган «Кумтор» алтын чыганагы 1990 елларда Канаданың «Cameco» компаниясенә тапшырылган. Шулай ук Кыргызстан элеккеге Совет илләреннән беренче булып 1998 елда бернинди шартларсыз һәм килешүләрсез Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Бу республика икътисадын тулысынча какшатты.

Евразия икътисади союзына керү хәлне бераз төзәтте, ләкин коронавирус пандемиясе кебек теләсә кайсы форс-мажор калтырап торган икътисадны тагын да какшата.

Дүртенчедән, илдә тулаем сәяси системаның һәм, аерым алганда, хакимиятнең көчсезлеге сизелә. Хакимият переворотлар оештыручыларга тиешле каршылык күрсәтә алмый. Мәсәлән, Үзбәкстанда 2005 елгы Андижан вакыйгалары катгый рәвештә басылды һәм хакимият үз урынында калды. Ә Кыргызстанда быел урамга 5-6 мең протест белдерүче чыккач, Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның нәтиҗәләрен дөрес түгел дип тапты, ә Президент шундук отставкага китте. Шул ук вакытта чит ил күзәтүчеләре тарафыннан сайлауларга дәгъва булмады.

Шулай итеп, Кыргызстандагы күренешләрне халык тарафыннан дөрес аңланмаган демократия белән дә, хакимиятнең көчсезлеге һәм илнең ярлылыгы белән дә бәйләп була.

 «Татарларга бернинди куркыныч янамый»

Азат Ахунов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты:

Асылда, яңа дулкынланулар — сәяси генә түгел, чикләүләр китергән тирән икътисади кризис нәтиҗәсе дә. Кыргызстан коронавирус пандемиясен авыр кичерде.

Март аенда Президент Сооронбай Жээнбеков: «Илдә медицина вәзгыяте тулы контрольдә», — дип ышаныч белдерде. Апрель аенда парламент алдында ясаган чыгышында илдә сәламәтлек саклау системасы белән идарә итү өлкәсендә проблемалар күп булуын һәм аның реформаларга мохтаҗ икәнен таныды. Эре шәһәрләрдә гадәттән тыш хәл режимы һәм комендант сәгате кертү бердәнбер котылу юлы булды.

Карантин беткәч, июнь аенда эпидемиологик хәл кискен начарланды. Медицина системасы авыруларның агымына түзә алмыйча җимерелде. Шул вакытта инициативаны яшьләр үз кулына алды. Дарулар һәм җиһазлар сатып алу өчен халыктан акча җыю оештырылды. Таксистлар авыруларга ярдәм итүчеләрне бушлай йөртте.

Билгеле, яшьләрнең түрәләргә: «Ни өчен хакимият пандемия каршында көчсез булып чыкты?» — дигән сораулары туды. Ил белән идарә итүдә яшьләргә юл бирергә кирәк дигән таләпләр яңгырый башлады. Чынлыкта, хакимият кенә түгел, оппозиция дә яшьләргә юл бирергә җыенмый иде. Инициативаны бөтенләй башка кешеләр үз кулларына алды.

Хәзер инде илдәге конфликт сүлпәнләнде, низагны тыныч кына хәл итүгә таба бара. Иң мөһиме — тотрыклылык урнаштыру кирәк.

Кыргызстан Урта Азия һәм Россия базарларына баручы Кытай товарлары өчен транзит юлы булып тора. Асылда, бу «Ефәк юлы»ның яңа форматы. Катгый дәүләт контроле булмау, таможня белән бәйле мәсьәләләрне җиңел генә «хәл итү» юллары салымнардан качарга һәм товарларның бәясен халыкның киң катламы өчен кулай тотарга мөмкинлек бирә.

Кыргызстан — наркотик сатучылар өчен дә транзит коридор ролен үти. Әфганстаннан һәм Таҗикстаннан тонналаган наркотик Кыргызстан аша Россиягә һәм Европага керә. Нигездә, аларны җиләк-җимеш төягән фуралар белән кайтаралар. Тыелган матдәләрне йөртүче курьерларның күбесендә Россия паспорты да бар. Россия бу тишек иләкне ябарга тели.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Кыргызстанга планлаштырылган экспедиция барып чыкмады. Татарлар белән бәйле вәзгыятьне яхшы беләбез, элемтәдә торабыз. Алар әйтүенчә, татарларга бернинди дә куркыныч янамый. Булган чуалышлар — барысы да Бишкәкнең үзәгендә генә узды, башка районнарга кагылмады. Илдә тынычлык, тормыш гадәттәгечә бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100