Минтимер Шәймиев: «Милли телләрдә укытучыларны кыскарттылар, алар ничек яшәргә тиеш?»

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында дөрес милли сәясәт алып бару әһәмияте турында уйлануларын җиткерде.

Киңәшмә Татарстанда үсеп килүче буынның гражданлык-патриотик, этномәдәни тәрбиянең актуаль мәсьәләләре темасына багышланган иде. Минтимер Шәймиев залда да Россиянең күп милләтле, күп конфессияле халкының бер өлеше тәкъдим ителгәнен искәртте.

— Төрле милләт вәкилләре, шулай яшибез, эшлибез. Әгәр, шундый татулык булсын иде, дип кинәт шуңа тотынсак, шөгыльләнә башласак, бу кешеләрнең йөзендә дә бөтенләй башкача күренер иде. Ә безнең өчен бу нормаль тормыш рәвеше. Бүген үсеп килүче буынның тәрбиясе, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр турында сөйләшәбез. Иң мөһиме — үсеп килүче буын бердәм, бер-берсен тыныч кына аңларлык халәттә, үзе дә сизмәстән күңеленә канәгатьлек алырлык булсын. Бу юка материя, моңа ирешү өчен вакыт та, акыл да, Россия Федерациясе дәүләт сәясәте дә кирәк.

Рус, татар, чуваш, мордва — кем генә юк бездә. Авыр булса да, һәркайсына мөмкинлекләр табабыз. Татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә аңлау табабыз. Без таралган, ләкин һәркемнең гомере берәү генә. Һәркем заманча шартларда яшәргә, глобаль процессларга кушылырга, шул ук вакытта тамырларын югалтмыйча, үткән буынны да онытмыйча, киләчәк буын турында уйларга тели, — ди Минтимер Шәймиев.

Ул Татарстанның бүгенге тормышы зур эш нәтиҗәсе булуын билгеләп узды. «Урыннарда эш бара, милләтара ассамблеяләр дә эшли. Безгә бөтен әйбергә сак карарга кирәк», — диде. Аның фикеренчә, бу мәсьәләләрне бер көндә генә, җиңел генә хәл итеп булмый.

— Алай була алмый, өстәвенә демократик үсеш, дөнья ачыклыгы шартларында. Бүген тимер пәрдә юк, дөнья ачык. Бу очракта бик нәзек, уйланган, үлчәнгән сәясәт кирәк. Россия Федерациясе — уникаль федерация. Дөньяда андый күп милләтле, күп конфессияле, тарихи территорияләргә ия тамырлы халкы булган бүтән мондый федерация юк, — дип басым ясады Дәүләт Киңәшчесе.

Ул техник алгарыш, глобализация шартларында барган процессларны аңларга, ләкин шул ук вакытта ата-балалардан килгән иң кадерле хисләргә кагылмыйча сак кына эш итәргә кирәклеген искәртте.

— Кешеләр үз туган телендә яки русча сөйләшә икән, моны без бик хуплап кабул итәбез. Республикада башкарыла торган эш идеал түгел, ләкин ул бер дә гадиләрдән түгел. Каршы чыгучылар да бар. Ләкин бу бөтенебез файдасына. Дәүләт сәясәте моңа сак карарга тиеш. Бу арбасына үзебез утырмаган көе атларны куалый торган очрак түгел, — диде Минтимер Шәймиев.

Рус телендәге дәреслеккә — бер, милли телләрдәге дәреслеккә — берничә экспертиза

Дәүләт Киңәшчесе милли телдәге мәктәп дәреслекләре проектларына экспертиза үткәрү кыенлыкларына да тәфсилләп тукталды.

— Милли телләрдә дәреслекләр әзерләү — үзе бер проблема. Бүген татар яки чуваш мәктәпләре өчен дәреслек кирәк, ди. Рус телендәге дәреслекләр өчен федераль ведомствода комиссия бар. Бер тапкыр экспертлар карый да, ахырда ул дәреслек буларак чыга. Мәсәлән, удмурт телендә дәреслек проекты әзерләнгән, бөтен экспертизаларны узган, ди. Финишта аны дәреслек булып чыга дип уйлыйсызмы?! Дәреслек булмый ул, уку кулланмасы була. Гәрчә милли телләрдәге дәреслеккә дә рус телендәге дәреслеккә кебек үк, шулкадәр үк көч һәм акча сарыф ителгән була. Күпләр белми бу хакта. Кулланма булгач, аңа бит тагын экспертиза, тагын түләргә кирәк. Ә беренче тапкыр ясаганда, яхшырак экспертлар кайда иде соң дисәң — җавап юк. Теләсә нинди юл белән озакка сузыла бу эш. Гарьләндерәме, юкмы?! — ди Минтимер Шәймиев.

Ул Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның гел Мәскәү юлында йөрсә дә, министрлык тавышын һәрвакыт ук ишетергә теләмәүләрен әйтте. «Мондый караш булганда, зур телләр дә юкка чыгарга мөмкин. Бу юка материя, сабырлык сорый», — диде ул.

Минтимер Шәймиев белем бирү системасын үзгәртеп корырга кирәклеген әйтте. Билингваль, полилингваль белем бирү системалары актуальлеген белдерде.

— Чөнки дөнья башкача яши, яшьләре дә бүтән. Без вакыт кына югалтабыз, барыбер шул юлдан барасы. РФ Конституциясе нигезендә, төгәл анык сәясәт җитми. Без аны бозабыз. Тыныч кына утырып, карап, тыңлау мөмкин түгелмени?! — ди ул.

Кыскартылган укытучылар ничек яшәргә тиеш?

Дәүләт Киңәшчесе укытучыларны кыскартуның тискәре якларын да искә алды. «Милли телләрдә укытучыларның сәгатьләрен ике сәгатькә, кайберләренекен бер сәгатькә калдырдылар, алар ничек яшәргә тиеш?! Алар бит 30 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлап, аңа тугры калган, өметләнгән. Алар инде чиста намуслары белән оҗмахка эләгер анысы. Аларны мәхрүм итәргә ярамый бит. Бу моментларны исәпкә алмыйча ярамый. Федераль дәүләт булуны исәпкә алып, дөрес федератив программа пәйда булырга тиеш. Без эшлибез, милли программаларны да үтәрбез, ләкин нәрсә генә эшләсәк тә, кайсы гына өлкәдә кадак каксак та, үзебезнең эре федератив дәүләт булуыбызны истә тоту кирәк. Әйе, авыр, ләкин бүтәнчә булмый.

Без шул күп милләтлелек белән бай да инде. Килешеп, тату булып, бер- беребезне ишетик, куәтле федерация төзик. Владимир Путин ил оборона ягыннан көчле булсын өчен күп чаралар күрә, чөнки йомшак булу ярамый, без көчле булырга тиеш, әмма рухи көч тә кирәк», — дип йомгаклады чыгышын Минтимер Шәймиев.