Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полициядә эшләгән ике бала анасы Эльвираны үтергәнче кыйнауда шикләнелүчене тапканнар

news_top_970_100
Полициядә эшләгән ике бала анасы Эльвираны үтергәнче кыйнауда шикләнелүчене тапканнар
Фото: © "Татар-информ"

Свердловск өлкәсендә полиция хезмәткәре – 31 яшьлек Эльвира Муфазалованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Өлкән лейтенант Эльвира участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2 бала анасын 2022 елның 29 апрелендә Первомайский бистәсендә кич белән үтергәнче кыйнаганнар. Ул кызы белән декрет ялында булган.

Эльвираның мәетен Бисерт елгасы ярында әтисе таба. Үләр алдыннан гына Эльвира балаларын алып иреннән китә һәм әти-әнисе белән яши.

29 апрельдә кич белән өлкән лейтенант 21 яшьлек танышы белән балык тотарга бара. Моңа кадәр Эльвира бу егетне опекать иткән. Кызы әйләнеп кайтмагач, әнисе полициягә мөрәҗәгать итә.

Эльвира белән булган егет сүзләренчә, балык тотканда, аңа кара битлек кигән ир-ат кисәү таягы белән һөҗүм итә.

Тиз арада Эльвира элек опекать иткән инвалид егет Анатолий Х. тоткарлана. Ләкин 3 айдан аны СИЗОдан чыгаралар.

Якынча белешмә буенча, 12 сентябрьдә Эльвираның ире Артур Р. тоткарланган.

«Ир-ат тоткарланды. Ул Красноуфимский округында яши. Хәзер изоляторда. Тикшерү аны сак астына алуны сораячак», – ди сайт чыганагы.

Эльвира үләр алдыннан иренең кыйнавына зарланган булган.

«Бүген, законлы ирем Артур кыйнаганнан соң, икенче көн. Башымның бөтен өлеше кыйналган. Бөтен җир шешкән. Хәзер шеш күзгә төшә башлады. Күрәсезме, күзем кызыл. Казналыгым авырта. Ул мине чәчемнән йолкыды, тартып алган хәтта. Башым әле дә авырта. Дарулар эчтем, майладым. Бүген икенче көн. Ул гафу үтенмәде. Бер сүз әйтмәде. Мине өйдән куа. Шуннан соң аны кеше дип әйтеп буламы?! Мондый кеше белән ничек яшәргә? Мин ап-аек идем, ә ул исерек иде. Үзенең самогонын эчкән», – дип сөйләгән видеода Эльвира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100