Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мартта декретка чыккан иде». Участковый Эльвираны балыкка баргач кыйнап үтергәннәр

news_top_970_100
«Мартта декретка чыккан иде». Участковый Эльвираны балыкка баргач кыйнап үтергәннәр
https://pixabay.com/

Свердловск өлкәсенең Первомайский бистәсе янында 31 яшьлек Эльвира М. мәете табыла. Ул полиция өлкән лейтенанты, участковый булып эшли. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

29 апрельдә кич белән Эльвира 21 яшьлек егет белән балыкка бара, моңа кадәр ул бу егетнең опекуны була. 

Кызы әйләнеп кайтмагач, Эльвираның анасы полициягә мөрәҗәгать итә. Хатынның мәетен Бисерт елгасы буенда табалар.

Эльвира белән булган егет сүзләренчә, алар балык тотканда кара битлек кигән ир-ат килә һәм Эльвирага һөҗүм итә. Шуннан соң Эльвираны үтерүдә шикләнеп аның атасын - 64 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул аучылык хуҗалыгында егерь булып эшли. Ир-ат кызын кисәү таягы белән үтергән дип шикләнәләр.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск буенча баш идарәсендә Эльвира М.ның үлемен раслыйлар. Аның вазифаи вәкаләтләрен башкарудан тыш вакытта фаҗигале үлүен әйтәләр. Эльвира 2016 елдан Түбән Сырга буенча Эчке эшләр идарәсендә участковыйлар хезмәтендә эшли, 2022 елның мартыннан декрет ялында була. 

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2022
    Исемсез
    А егет кайда булган ни очен кайтып берауга да хабар итмаган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100