Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полиция подполковнигы Рөстәм Гомәров: «Акча артыннан куу әхлакны какшатты»

Ватан, халыкның куркынычсызлыгы сагында торучы хәрби хезмәткәр нинди булырга тиеш? Җәмгыятьне яхшы якка үзгәртеп буламы? Кешенең әхлагын нәрсә какшата? Транспорт полициясе, Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үткән көннәрдә полиция подполковнигы, Транспорт полициясенең Ижау бүлеге җитәкче урынбасары Рөстәм Фәрит улы Гомәров белән сөйләштек.

news_top_970_100
Полиция подполковнигы Рөстәм Гомәров: «Акча артыннан куу әхлакны какшатты»
Эльмира Нигъмәтҗан

Рөстәм әфәнде, сез кайда туып үстегез, һөнәр үзләштердегез һәм ни өчен хәрби хезмәтне сайладыгыз?

Мин – Ижау егете. Шәһәребезнең 89нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң, хәрбилекне гомерлек юлдашым итеп сайладым. Үзем генә сайлаган һөнәр түгел, әти-әни белән киңәшләшеп, йөз кат уйлап, үлчәп атланган адым. Әнием – медицина хезмәткәре, әти гомер буе полициядә эшләде. Мин бу һөнәрнең бар кыенлыкларын да, нечкәлекләрен дә күреп үстем. Шулай да әти юлын сайладым. Беренчедән, ул миңа таныш, икенчедән, әти белән әни юкка гына халыкка ярдәм күрсәтү юлын сайламаган бит. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. «Ир-ат физик яктан сәламәт, нык, көчле булырга тиеш», – дигән фикерне әти-әниемнең кечкенәдән аңыма сеңдерүенә рәхмәтле мин. Полиатлон һәм Морское многоборье буенча спорт мастерына кандидат. Әлеге шөгыльләрем хезмәттә генә түгел, сәламәтлегемне сакларга да ярдәм итә. Бүген дә спортны ташламыйм, йөзү, чаңгыда йөрү, йөгерү һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнәм.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Новгород академиясенең Ижау филиалында югары белем алдым. Оешкан җинаятькә каршы көрәш буенча практика тупладым, аннары экстремизмга, террорчылыкка каршы көрәш үзәгендә, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә хезмәт куйдым. Узган елның июленнән – биредә.

Эшегезне яратып башкарасызмы?

Һәр эшнең үз үзенчәлеге, үз кыенлыгы, үз җае. Һәр җирдә дә күңел биреп эшләргә кирәк, шушы вакытта гына хезмәт үз нәтиҗәсен бирә.

Кул астында күпме хезмәткәр эшләвенә карап, җаваплылык та үсә, эшне оештыра белү, хезмәткәрләр белән уртак тел табу, аларның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы өчен дә җаваплы булу, беренче чиратта, үз өстеңдә эшләргә этәрә.

Киштәдәге бихисап медальләр, кубокларның үз тарихлары бардыр инде...

Экстремизм, терроризмга каршы көрәш үзәгендә (2012 ел) хезмәт иткән чакта һөнәри осталык бәйгесендә алган медалем бар. 2019 елда икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә эшләгәндә һөнәри бәйгедә 2нче урын алдым. 

Авыр җинаятьләр саны артамы, әллә кимүгә табанмы?

 Саннар белән мисал китерә алмыйм. Янәшәмдә генә мәгълүмат юк. Әмма авыр җинаятьләр саны кимеде. Бөтен җинаятьчелек айти технологияләр өлкәсенә күчте. Элек 80-85нче елларда зур җинаятьләр күп ясалса, хәзер барысы да Интернет аша эшләнә. Сезгә дә бик еш телефоннан таныш булмаган номерлардан шалтыратып, төрле сәбәп табып, карта номерларыгыз, парольләрегезне сорыйлардыр бит?!

Мондый җинаятьләрне ачыклау ягы ничек?

Интернет җинаятьләрен ачыклау, дәлилләү бик авыр. Шуңа күрә халыкка телефон шалтыратуларына бик сак, уяу булуларын сорар идем.

Гомумән, җинятьләр саны артуга табанмы, кимиме?

Ул илдәге социаль-демографик вазгыятькә карый. Мисал өчен, коронавирус пандемиясе көчәеп киткән мәлләрне күпчелек халык өйдә утырды. Бу вакытта җинаять тә кимеде. Ә аннары, хәлләр үз тәртибенә кайткач, тагын артты.

Бу урында «Җинаять кайдан барлыкка килә?» дигән фәлсәфирәк сорау бирәсем килә.

Мин аны кешенең балачагы белән бәйләр идем. Кешенең бәхетсезлеге бүген аунап эчеп яткан мохиттән, яки наркотиклар тарату белән бәйләнгән җинаять төркеменнән дә түгел, баланың туып-үскән гаиләсеннән, тәрбия алган мохитеннән башлана. Тәрбиянең нигезен ул нәкъ шунда ала. Игътибар иткәнем бар: җинаять юлына басучыларның күпчелегенең әтиләре юк, аларны әниләре ялгыз гына тәрбияләгән. Әни кеше, әти вазифасын да үз өстенә алып, баласына тәрбия бирермен дип ышанса да, әти кешенең ныклы терәге, сүзе җитеп бетми, күрәсең... Андыйларның тышкы кыяфәтенә дә игътибар итәм, әйтик, кызылга буялган чәчле, колагына алка таккан яшүсмерләр...

Җинаять юлына басучылар – гадәттә, әти-әнисе тарафыннан мәхәббәт, таяныч күрмәгән, беркемгә кирәкмәвенә инанган балалар, яшүсмерләр. Алар эшләгән җинаятьләре өчен ирегеннән мәхрүм ителә. Аннары, «утырып» чыккач, тагын да беркемгә кирәкмәвен, аннан кешеләрнең читләшүен аңлый, тагын җинаять юлына баса...

Начар юлга басучылар арасында менә дигән хәлле, тигез яшәүче гаиләләрдән дә кешеләр бар бит...

Бар, әлбәттә. Караклык, Интернет юлы белән хокук бозучы яшь кешенең әти-әниләре белән аралашканда, кем булып хезмәт итә, гаиләсен тәэмин итә аламы-юкмы – шуны күзәтәм. Карап торышка акчалы, яхшы шартларда яшәүче гаилә күренә. Ә ничек таба ул акчаны? Әле бер фирма, әле икенче фирма ачып, акча әйләнешендә табыш алучы, төрле махинацияләр белән эш итүче, алар өчен беренче урында табыш, кәсеп, файда төшенчәләре торган гаилә икәнен аңлыйсың. Димәк, бу гаиләдә үскән балада кечкенәдән акчага карата дөрес караш тәрбияләнми.

Гомумән, базар икътисады шартлары, кешеләрнең төп яшәү кыйммәтен акча табудан күрүе әхлак, гуманизм төшенчәләрен нык какшатты.

Әхлак төшенчәләре какшый баруын сез җәмгыятьтәге үзара мөнәсәбәтләрдән дә күрәсезме?

Әйе, без көннән-көн битараф, салкын карашлыга әверелә барабыз. Җитәкчем белән урамнан барабыз бервакыт. Буыннарын тота алмаслык булып исергән 2 ир-ат басып тора. Яннарындагы коляскада – яшь ярым чамасындагы бала. Көн салкын, бала боргалана, шыңшый. Ә боларның сабый турында уенда да юк, үзара кызып-кызып аралашалар, берсе чайкалып, авып та китте. Яннарыннан әле бер, әле икенче якка кешеләр узгалап тора. Шуларның берсе генә булса да, туктап: «Сез балагызны ник карамыйсыз?» – дип кызыксынса иде! Берәрсе: «Нигә бу исерек ир-атлар кулында сабый бала?» – дип, борчылып, профилактика өчен генә булса да полиция чакырса! Берәр кешене типкәләгәннәрен күрсәләр дә, күрмәмешкә салышып үтә хәзер кеше. Полиция чакырту түгел, «каравыл!» булса да кычкырмый. Берсе – баланың әтисе, икенчесе – теге ир-атның дусты булып чыкты бу очракта. Полиция участогына алып китәргә туры килде.

Халыкның шулай салкын канлыга әверелә баруында кем гаепле икән соң?

Минемчә, массакүләм мәгълүмат чараларының да гаебе күптер сыман. Чөнки, кайдадыр аталар, үтерәләр, барсын да тәфсилләп күрәтеп торалар. Мондый эчтәлектәге күпме фильмнар, сериаллар пәйда булды. «24нче канал»ны ачсаң, даими криминал яңалыкларны энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп күрсәтеп торалар. Кешелек шундый явызлыкларга тәмам күнегеп бетте, алар аңа көндәлек гадәти хәл кебек тоела башлады.

Гаиләдә сезне ничек тәрбияләделәр?

Әти-әни бер-берсенә булган җылы караш, эшкә җитди мөнәсәбәт, җаваплылык, кыскасы, үз мисалларында тәрбияләделәр. Баш миенә якыннарны кадерләү, үзара ярдәмләшү, әти-әнине олылау кебек кыйммәтләрне сеңдерделәр, дияр идем. Аннары акчаның эшләп кенә табылганын, аның өчен көч куярга һәм аңа лаеклы булырга кирәклеген, шул чакта гына кадерле булуына төшендерделәр.

Балаларыгызның сезнең юлдан китүләрен теләр идегезме? Сез аларны ничек тәрбиялисез?

Үзләренең күңелләренә яткан һөнәрне сайласыннар, ярдәм сорасалар, булышачакмын. Әмма алар өчен үзем юл ярып, балаларым өчен җиңел юлны әзерләп бирү яклы түгел мин. Балаларның тал кебек сыек, тормышка яраксыз булуларын теләмим.

Миңа күп вакытны эшемә багышларга туры килә. Тормыш иптәшем дә хокук саклау системасында эшләгәч, гаиләдәге вазифаларны тигез бүлдек. Алар белән бергә бассейнга йөрибез, йөгерәбез. Балаларга тиешле игътибарны, җылылыкны бирергә тырышабыз.

Полиция хезмәткәре нинди булырга тиеш?

Белемле, үз эшенең нечкәлекләрен белүче, физик яктан чыныккан. Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итәргә әзер булырга тиеш ул. Безнең төп бурыч – кешеләрне яклау, иминлеген саклау.

Сездә кадрлар мәсьәләсе бармы?

Бу яктан авыррак, дияр идем. Яшьләр биредә эшләргә ашкынып тормый. Шуңа карамастан, вазгыять бик үк начар түгел. Һөнәри яктан әзерлекле, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли бездә. Юкка гына безнең Түбән Новгородка караган Транспорт полициясе идарәсе җинаятьләрне ачыклау, профилактик чаралар үткәрү һәм башка хезмәт нәтиҗәләре буенча 2нче урында тормый.

Сезне яңа гына булып узган һөнәри бәйрәмегез һәм дә якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне белән котлап, тыныч күк йөзе, иминлекне тәэмин итүдә бетмәс көч, уңышлар телим!

Рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100