Бүген, 29 июль көнне Волгоград өлкәсенең Котельниково – Гремячий станцияләре арасында Казан – Адлер пассажир поезды һәлакәткә очрады. Поездда барган пассажирлар төрле матбугат чараларына һәлакәтнең беренче мизгелләрен һәм кешеләрнең паникада булуын сөйләгән.
Каза – Адлер поездының бер вагонында Казаннан Краснодар өлкәсенә ялга китеп баручы гаилә белән «116.RU» журналисты сөйләшкән.
Исемен әйтергә теләмәгән пассажир сүзләренчә, аларның гаиләләре белән Адлерга ялга китеп барышлары булган. Кичәге көннең иртәсеннән бирле юлда булганнар. Бәхетләренә, машинист кабинасыннан ерактарак булу сәбәпле, аларны вагоны рельслардан төшмәгән.
«Без хәзер дә монда әле. Безнең 11нче вагонга хәтле барысы да әйбәт. Автобус килеп алып киткәнне көтәбез. Поезд кисәк туктады, һәм бездән алда баручы вагоннарның ауганы күренде. Кыскасы, әлегә берни аңлашылмый», – дип сөйләгән һәм фаҗига урыннан фото җибәргән матбугат чарасына пассажир.
Автобус килгәнне гаилә вагон эчендә көтеп торган.
Казанда яшәүче Анастасиянең рельслардан төшкән Казан – Адлер поездында әти-әнисе, апасы һәм улы булган. Анастасия «Газете.Ru»га сөйләгәнчә, поездның пассажирлары хәзер дә паникада. Поезд кисәк туктагач, аның улы икенче каттагы киштәдән егылып, аягын имгәткән.
«Минем әти-әнием, улым һәм апам шул поездда иде. Зыян күрүчеләр бар, ничәү икәннәрен белмим, тик имгәнүчеләр күп. Минем балам икенче киштәдән очып төшкән, аягын җәрәхәтләп канаткан. Поезд туктаганда, бала өстә булган. Ул нәрсәгәдер ябышкан, әйләнә башлаган һәм тотынгычларга тотынып калырга өлгергән. Әти-әниләр аста булган. Әти әни белән апаны каплап калган. Поезд туктагач, алар тәрәзәләрне ватып чыкканнар. Ул мизгелдә бер кыз баланың бәдрәфтә калганын да беләм. Аны чыгарырга тырышканнар. Икенче, өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы вагоннарның ауганын төгәл беләм. Алар хәзер барысы да шунда, барысы да паникада. Кисәк туктагач, поезд рельслардан чыккан һәм вагоннарны аударган», – дигән ул.
Анастасия сүзләренчә, поездда шулай ук аның хезмәттәше дә булган. Аның баласының башы тишелгән.
«Хезмәттәшем бишенче вагонда иде. Баласыны башын тегәргә кирәк булачак. Поезд белән рельслар арасында бер хатынның аягы кысылып калган. Исән дип әйтәләр, коткаручылар килеп, ярдәм иткәнне көтәләр», – дигән ул.
Фаҗигагә очраган поездда Чаллыдан «Бәллүр дельфин» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсына китеп баручы 18 бала һәм аларны озата баручы 5 өлкән кеше дә булуын язган идек. Балалар – 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбе укучылары. Алар арасында да, озата баручылар арасында да зыян күрүчеләр юк. Чаллылыларны вакытлыча Котельниково шәһәренә җибәргәннәр.
«Чаллы шәһәре башкарма комитеты делегация җитәкчесе белән элемтәдә тора, барлык мәсьәләләр оператив режимда хәл ителә», – дип язды Чаллы мэрының матбугат хезмәте.
Искә төшерәбез, бүген Мәскәү вакыты белән 12.35 сәгатьтә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында «КамАЗ» йөк машинасы 491нче Казан – Адлер пассажир поезды белән бәрелеште. Һәлакәт нәтиҗәсендә пассажир поездының 8 вагоны рельслардан төште, 140 кеше зыян күрде.