Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан-Адлер поезды рельслардан чыгып ауган

news_top_970_100
Казан-Адлер поезды рельслардан чыгып ауган

Казан-Адлер поездының 6 вагоны Волгоград өлкәсендә рельслардан чыгып ауган, 3 вагон рельслардан чыккан. Котельниково хуторы янында тимер юл кичүендә «КамАЗ» йөртүче поезд юлына чыга. Поездга бәрелү һәм тиз туктау сәбәпле, вагоннар ауган.

Поездда 800дән артык кеше булган. Йөздән артык кеше тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше авыр хәлдә.

Мәгълүмат чараларында, аерым алганда «Газета.Ру», Мэш каналында чыккан һәлак булучылар турындагы информация дөрес түгел дип хәбәр ителде. Кысылып калган хатын-кызны һәлак булган дип уйлаганнар – ул исән.

Мэш язуынча, «КамАЗ»да йөртүче ир ком ташыган булган. Йөртүче үлгән, дип фаразлаганнар иде, чөнки «КамАЗ» кабинасының фото-видеоларда җимерелеп беткәне күренә. Әмма рульдә 43 яшьлек Асланбек булуы ачыкланды, ул башын бәргән, исән, аңында. Йөк машинасы Мәскәү компаниясенеке булган. Асланбекның кагыйдәләрне исәпкә алып йөрүче йөртүче түгеллеге күренеп тора: 2024 ел башыннан 31 түләнмәгән штрафы булган, аларның гомуми суммасы – 350 мең сум. Бәрелгәч, поезд йөк автомашинасын 15 метрга читкә атып бәргән.

Һәлакәттән соң пассажирлар вагоннардан чыгып, кысылып калган кешеләргә чыгарга булышкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100