«Поезд астыннан йөрибез» - Әлмәт районы Кәләй станциясе халкы зары
Әлмәт районы Кәләй тимер юл станциясендә яшәүчеләр көн дә үз гомерләрен куркыныч астына куярга мәҗбүр. Гомер өчен курку гына түгел, алар көнгә әллә ничә тапкыр законны да боза. Әле закон бозган өчен штрафын да түли. Төп сәбәпче – авылны урталайга бүлеп уза торган тимер юл.
«Поезд астыннан йөрибез»
Урман-Кәләй станциясе — Әгерҗе-Акбаш тимер юлы челтәрендә урнашкан бистә. 1950 елларда нефть һәм төзелеш предприятияләренә күп күләмдә материал һәм җиһазлар кирәк булганга, Бөгелмәдән Круглое Поле бистәсенә кадәр тимер юл төзелә. Шул уңайдан 1952 елда Кәләй станциясенә дә нигез салына. Исемне якында гына урнашкан Кәләй авылы белән атыйлар. Хәзерге көндә Урман-Кәләй бистәсе белән Кәләй авылы икесе ике җирлек булып санала.
Бистә юл төзелешендә катнашучы эшчеләр өчен яшәү урыны буларак салына. Шуңа күрә беренче халкы да тимер юл һәм Шәмәрдән урманчылыгы эшчеләре була. 1989 елда Кәләй станциясен Әлмәт станциясе дип атый башлыйлар. Тик халык хәтерендә ул һаман да Кәләй исеме белән сакланып калган.
Чагыштырмача яшь Кәләй станциясе авылы барлыкка килүе өчен дә тимер юлга рәхмәтле булырга тиеш. Тик елдан-ел зурайган җирлек өчен тимер юл зур проблемага әйләнгән. Чөнки ул ике мең кешелек бистәне урталайга бүлеп үтә.
— Тимер юл бистәне урталайга бүлә. Кибетләр, мәктәп, авыл советы, почта, автовокзал, автостанция — барысы да авылның бер ягында. Шуңа күрә бөтен кешегә дә тимер юл аша үтәргә туры килә инде. Законлы чыгу урыны үзәктән 2-2,5 чакрым ераклыкта. Башта шул 2,5 чакрымны барасы, аннары кире кайтасы. Бөтен кешенең дә машинасы да юк бит әле.
Тиешле булмаган урыннан йөргәнгә штраф та сугалар. Менә балаларны нигә штрафка тартырга инде? Күпер була торып, күрәләтә тимер юлдан турыга чыксалар, аңлап булыр иде нигә штраф сукканнарын. Монда бөтенләй икенче очрак бит. Автобус рейсларын туктаттылар, күп кеше эшсез калды, халык шәхси хуҗалыклар аркасында гына яшәп ята, шул акчасын да ул штрафка түләргә тиешмени соң?
Әле поездлар озак вакыт туктап торганда вагон астыннан йөрергә кала. Әллә ничә чакрымга сузылган вагоннарны урап узып булмый бит, астан гына чыгасың инде. Балалар поездның кузгалганын аңламый да калырга мөмкин, — дип сөйләде Кәләй станциясендә яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән бер ханым.
«Тимер юлда эшләүчеләр дә поезд астында кала»
Урман-Кәләй бистәсен урталайга бүлә торган тимер юл турында интернет челтәрләрендә дә бәхәс бара. «ТатарстанДА» интернет-мәгълүмат чарасында әлеге мәсьәләгә кагылышлы видеороликны караучылар 60 мең тирәсе. Күпчелек кеше: «Моны болай гына калдырырга ярамый!» — дип чаң сукса, араларында: «Гомер буе шуннан йөрдек, хәзер дә йөрибез. Поездны күрми калып булмый ул», — диючеләр дә бар.
Кайбер язылучылар: «Безнең Әлмәттә дә балалар тимер юл аша йөри», «Оят һәм хурлык. Ә бездә яшәү рәхәт дигән булалар», «Штраф түләтү — гаделсезлек. Ул юлдан йөрү үзе газап, пычрак вакытта бигрәк тә. Якында яшәүчеләр тавыштан җәфа чигәдер инде», «Ул юлга кешеләр йөри алсын өчен шпаллар булса да куя алмыйлар микәнни соң? Җирле хакимиятне гамьсезлекләре өчен үзләрен штраф-ка тартырга кирәк», — дигән эчтәлекне хатлар да юллаган.
— Тимер юлда эшләүчеләр дә поезд астында кала бит, гади халык турында сөйләп торасы юк. Алар көн, төн дими, уналтышар сәгать эшлиләр, арыйлар. Укчыларны күрмиләр, өстән куелган планны үтәгәндә тепловоз астында калып үләләр дә. Күпмесе җәрәхәт ала! Көн саен кемдер кулын, кемдер аягын авырттыра, чөнки аларда техник куркынычсызлык дигән нәрсә юк. Шпалларны да, рельсларны да кул белән төзәтәләр, шунда һәлак тә булалар инде, — дигән куркыныч эчтәлекне хат калдырган Фәния Кузнецова исемле язылучы.
Җитәкчелек: «Бу мәсьәлә безнең компетенциядә түгел»
Урман-Кәләй бистәсе башлыгы Линар Фәләхиев бу проблемадан бары: «Тимер юл — Россия тимер юллары компаниясе объекты, алардан сорагыз», — дип котылды.
— Совет чорында кичү төзергә тырышып караганнар, тик бернәрсә дә эшләнмәгән. Элек агачтан эшләнелгән чыгу юлы һәм аны карап торучы диспетчер будкасы булган. Тик ул вакытта ун минут саен поезд йөреп торган.
Россия тимер юллары җитәкчелегенә «җир өсте кичүе ясагыз» дип хат язган идек. Алар: «Сезнең станция аша көненә егерме поезд үтә. Әгәр дә тәүлегенә илле поезд үтсә, без төзер идек. Шуңа күрә җир өсте кичүе төзеп яту безнең өчен рентабельле түгел. Сезнең анда махсус чыгу юлы бар, шуннан йөрсеннәр», — дип җавап бирделәр. Тимер юл — ул Россия тимер юллары компаниясе объекты. Бу сорауларга алар җавап бирергә тиештер, — диде безгә Линар Назир улы.
Җирлек башлыгы тарафыннан: «Бу сезгә нәрсәгә соң?» — дигән сорау да яңгырады. Аннары үзе: «Халык контроленә дә язып карыйлар инде. Үзем дә җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттем. Алар транспорт министрылыгына хат язабыз диделәр», — дигән сүзләре белән үз соравына җавап бирде сыман.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалинның кабул итү бүлегендә дә безгә Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә куштылар.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында да безне: «Бу мәсьәлә безнең компетенциядә түгел», — дип кире бордылар.
Битарафлык — үлем?
Россия тимер юлының: «Анда җир өсте кичүе төзеп яту безнең өчен рентабельле түгел», — диюе «сез теләсә нишләгез, «моя хата с краю» дигән кебегрәк яңгырый. Тик җирле хакимият тә үз өстендә эленеп торган җаваплылыкны Россия тимер юллары компаниясе җилкәсенә шундый оста итеп күчереп куйды.
Тимер юлы РЖДныкы булса да, халкы Әлмәт белән Кәләй станциясенеке бит аның. Аларның язмышларына, балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балаларның язмышына куркыныч яный. Авыл җирендә балаларны мәктәпкә җитәкләп алып барып, җитәкләп алып кайту дигән нәрсә юк бит. Бала үзе бара, үзе кайта шул бер юлдан. Әле транспорт полициясе сагалап кына торып, протокол төзеп куюын әйтмәгәндә бу. Тимер юлны көн саен әллә ничә тапкыр үтәргә туры килә икән, бөтен булган акчаң җилгә очып бара дигән сүз инде.
Ярар ла, штрафка түләгән акчасы да жәл түгел, әле бит бәхетсезлек очрагының гел түгел, бер булуын онытмаска кирәк. Үз халкын җирле хакимияттән кала тагын кем кайгыртырга тиеш соң? Тимер юл төзелгәнгә ярты гасырдан арткан, ә халык турында уйлаучы кеше юк. Балаларга, гомумән, халыкка уңайлы һәм иң мөһиме - куркынычсыз юл кайчан булачак дигән сорау һавада эленеп калды. Бурычларны бер кешедән икенче кешегә тәгәрәтеп йөртү егетлекмени инде, ә?