Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Почтальоннар күргән михнәтләр: «Чана тартып йөреп товар сатам»

Авылда почтальоннар кимеп бара. Чөнки эше авыр, күп, ә акчасы юк. Җиде мең сум хезмәт хакы өчен чана тартып товар сату, җиде-сигез чакрым җәяү йөрү, сатылмаган товарны үзләре алырга мәҗбүр булу... «Интертат» почтальоннарның хәлләрен белеште.

news_top_970_100
Почтальоннар күргән михнәтләр: «Чана тартып йөреп товар сатам»
https://pixabay.com/ru/

Хәзер почтальонның хат алып килгәнен дүрт күз белән көтеп утырган кеше булмаса да, аларга «хат ташучы» исеме берегеп калган инде. Штраф хаты, ягъни «сәлам хаты»н гына алып килә алар хәзер. Узган ел Питрәч районы Татар Казысы авылында әбиләрнең төргәк-төргәк газеталарны идәнгә җәеп салып, үзләренә тиешен көч-хәл белән аерып алган мизгелләрне видеога төшереп алган иде «Интертат» журналисты Лилия Заһидуллина. Мондый хәл күп авылларда — почтальоннар юк. Бу һөнәр ияләренең эше күп, акчасы әз, диләр. Шуңа өстәп, өстән кушылган товар сату планын да үтәргә тиеш икән алар. Кайбер якларда фейс-контроль, ягъни эшкә килгәндә, киткәндә камера каршысына басып, йөзеңне күрсәтеп китү системасы эшли икән. Почтальоннарның авыр хәлен исәпкә алып, кайбер якларда әбиләр почтальоннарга иллешәр-йөзешәр сум акча да калдыра, ди. Заманча итеп әйткәндә, «доставка на дом» өчен. Ә кайбер кеше штраф хаты китергәнне яратмый, ди. Шундый хатлар килгәндә почтальоннардан: «Сугышка чакыручы хат түгелме?» — дип сорыйлар икән.

«Татарстан почтасы» Федераль почта хезмәте составына 1111 почта бүлекчәсе керә. Әлеге бүлекчәләрнең күп өлеше (851) авыл җирлегендә урнашкан, калган 260ы шәһәр халкын почта хезмәте белән тәэмин итә. Почтада 8600 дән артык кеше эшли, шул исәптән — 3031 хат ташучы.

Бу хезмәтнең ачы-төче якларын почтальоннарның үзләреннән сорадык. Гомумән, почтальон профессиясенең романтикасы югалып бетмәде микән?

«Җәй көне велосипедта, кыш көне чана тартып товар сатам»

Дания апа Госсамова Баулы районының Кызылъяр авылында унҗиде ел почтальон булып эшли. Авылда ике почтальон хезмәт күрсәтә, димәк, авыл зур.

Почтальон булып эшләр өчен, иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Эшеңне дә, кешеләрне дә яратмасаң, бу эшне башкарып булмый. Бик авыр эш. Психолог булырга кирәк, — дип сөйләде Дания апа.

Ә шулай да товар сату, план тутыру дигән нәрсәләр чыннан да бар икән. Дания апа иң авыры дип товар сатуны атады.

— Шунысы гына авыр — товар саттыралар. Эх, әнә шул товарын!.. Җәй көне велосипедта йөрим, кыш көне чана тартып сатам. Җитмешәр-сиксәнешәр меңлек план бирәләр почта бүлегенә. Өч почтальон һәм бүлек җитәкчесе шул планны үтәргә тиеш. Мин егермешәр-утызар меңлек сата идем, башкалардан бик алмыйлар да. Озак еллар эшләгәч, кешеләрем: «Безнең өчен син йөрисең бит», — дип ала. Мин аларны хөрмәт иттем, алар мине хөрмәт итте, менә шулай итеп эшләдек инде.

Матбугатка язылу да зерә әйбәт барды минем, Аллага шөкер. Былтыр ташлама вакытында чирләп кенә яздыра алмый калдым. 2012 елда республика буенча авыл почтальоннары арасында беренче урын алган идем. Подпискага да план куела. Элек газета санына карый иде, хәзер суммага карап җыярга кирәк. Газеталар бик кыйммәт, кешеләрнең языласылары килми. Шулай да, элек язылган кешеләр бар да языла инде. Без газетаны тотып укырга яратабыз, диләр.

Шул товар сату гына авырмы?

Бик рәхәт эш түгел инде, әлбәттә. Яңгыр вакыты да була, бураны да, суыгы да. Юллар да чистартылмый, этләр дә күп йөри — төрле чак була инде. Этләр белән дә дуслашасың инде, кеше белән генә түгел, — дип көлде Дания апа. - Тел эшләсен дә кул эшләсен, иренмәскә генә кирәк. Әбиләрнең моң-зарлары күп була. Ковид вакытында әбиләрем чыгарга куркып ятты. Аларга мин үзебездә булмаган товарны кибеттән алып илтә идем. Ничек илтмисең инде аларга?! Салазка белән дә, ике ягына ике кәрҗин куеп велосипед белән дә йөрдем. Кешеләр әйбәт булгач, үземнең дә әйбәт буласым килә.

Кеше белән аралашу, кеше арасында йөрү инде бу. Өйдә йомылып ятсаң да рәхәт түгел. Миңа шәһәрләрдән, башка районнардан шалтыратып, картага акча салалар да: «Безнең әти-әнине газетага яздыр әле», — диләр. Шулай дип торганда ничек эшеңне яратмыйсың инде.

Почтальон акчасына яшәп буламы соң?

— Өстәмә эшләрне иренмичә генә эшләсәң, биш көнлек эш көне булган очракта, почтальон акчасына яшәп була. 0,8 ставка белән эшләдем мин. Җиңел эш түгел инде. Ну эшләсәң, товардан 6 процент өстәмә аласың. Подпискадан 4 процент өстәмә.

Аннары бездә терминал дигән әйбер чыкты. Әгәр квитанцияләр җыясың икән, һәрбер квитанциядән өчәр сум акча түләнә. Менә шулар барысы да әкрен генә плюс була бит инде. Шуннан акча җыела. Бер газета гына ыргытып, пенсия таратып кына булмый. Мин алай итеп эшләргә өйрәнмәдем инде.

Шул өстәмә эшләр белән, Аллага шөкер, мин үземнең хезмәт хакым белән бик канәгать. Бүтәннәр җиде, сигез меңгә йөри. Бу акча түгел бит инде. Әле 13 проценты минус. Аннан нәрсә кала? Шуңа күрә иренмәскә һәм эшеңне яратырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк. Шул чакта гына эш бара.

 «Эше күп, акчасы әз»

Тәтеш районы Бакырчы авылындагы почта бүлегенә өч авыл карый, анда барлыгы 350ләп кеше яши. Почта бүлеге җитәкчесе Светлана апа Вәлиева да почтальон эшенең ачы-төчесен сөйләп бирде. «Яшьләр өйдә утыра, берсенең дә йөрисе дә, эшлисе дә килми», — диде ул. Пенсиядә килеш эшләп йөргән бер почтальонының эштән китүенә борчылып та әйткәндер. Шуңа өстәп, халыкның товарны да, газетаны да аласы килми икән. «Ялынып йөрергә кирәк», — ди 25 ел буе почта җитәкчесе булып эшләүче Светлана апа.

— Бер почтальоным китте, пенсиядә иде, авырый да. Хәзер Үтәмешкә дә үзем йөрим. Кеше булмагач, үзебезгә таратырга туры киләчәк инде. Безнең өстә калды. Кешеләрнең киләсе килми. Акчасы әз булгангадыр, эше күп, акчасы аз. Газетага язылырга да, товар алырга да ялынып йөрергә кирәк. Әле безгә пенсионерлар ярдәм итә, рәхмәт аларга. Бөтен нәрсәне тыңлыйлар. Яшьләр хәзер бөтенесе дә түләүләрне Госуслуги аша эшли.

План үтәргә тырышабыз, үтәмичә калган юк. Район газетасын ялына-ялына яздырабыз. Карчыкларның аны укыйсылары да килми, күзләре дә күрми. Безне тыңлап язылалар инде, мескеннәр.

Төрле авылның планы төрлечә, кеше санына карап бирәләр. Сатабыз инде — сорыйбыз, тыңлыйлар. Кайберләренә алдан шалтыратып, нәрсә кирәк дип сорыйбыз, кайберләре заказ бирә. Бөтен нәрсәне дә сатабыз. Азык-төлек тә, көнкүреш әйберләре дә бар — бөтен нәрсә бар. Менә хәзер орлыклар сатабыз.

Аннары, Кытайдан посылкалар бик күп кайта. Ә эш сәгатьләрен атнага өч көнгә генә калдырдылар. Эшләрнең күләме зур, барысына да өлгерергә кирәк, — дип сөйләде Светлана ханым.

Товар күбрәк булган очракта, Светлана ханым почта таратырга ире белән машинада чыга. Күрше авыл почтальоннары исә җиде-сигез чакрымны җәяү йөри икән.

— Почтальон хезмәт хакы җиде меңгә дә тулмаган. Анда гына эшләсәң, ничек җитсен инде ул. Ирләре күп акча эшли торган булса, ярый инде ул әзрәк. Кешенең кредитлары да, балалары да бар. Җиде мең җитми инде, әз. Безнең җитәкче хезмәт хаклары да кечкенә. Товар саткан өчен, подпискаларны үтәгән очракта әзрәк өстиләр инде.

Тик мин башка эштә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Почта эшен кечкенәдән ярата идем. Почтага кергәч, эшләүче апаларга кызыгып, сокланып чыга торган идем. Элек хатлар, посылкалар да күп иде бит. Шуннан күңелгә сеңеп калган, укырга да шул юнәлешкә кердем. Авыр булса да, китәсе килми. Без хәзер шуңа күнеккән. Почтага килгән кеше китә алмый дип әйтәләр бит, шуның кебек, ычкынып булмый, — ди Светлана Вәлиева.

«План тутыру өчен товарны үзем сатып алам»

Актаныштан булган тагын бер почтальон ханым исемен күрсәтмәүне сорады. Ул район үзәгендә почтальон, аннары Актанышның үзеннән ерак булган авылда почта бүлеге җитәкчесе булып эшли. Авылга машина белән барса, Актаныш буйлап почтаны җәяү тарата икән. Почта бүлеге Актанышның бер башында, ә аның участогы Актанышың икенче башында. Менә шулай йөрим, ди ул.

— Аркага рюкзак асып, товар ташыйм. Кулда газеталар, квитанцияләр, башка кәгазьләр белән тулган сумка. План тутырталар инде. Өч мең, алты мең, унике мең. Кешеләрнең генә аласы килми. Бер-ике кеше алырга мөмкин. Үземә калдырып тутырам планны. Алты меңлекләрен тутырган юк инде, өч меңлеген тутырсам ярый. Авылда да почтальоннар: «Халык алмый бит, ничек сатыйк соң инде, кая куйыйк», — диләр. Ә безгә планны Чаллыдан ук җибәрәләр. Алар да товарны үзләренә алып тутыралар. Нишлик инде тагын? Миңа авылдан да алып кайтырга кирәк, Актанышныкы да бар. Бу эштә иң авыры - товар сату, — ди аноним почтальон.

Почта: «Товар сату халык соравы буенча эшләнә»

«Татарстан почтасы»ның матбугат хезмәтенә почтальоннарның эш шартлары һәм хезмәт хаклары турында берничә сорау юлладык. Матбугат хезмәтендә товар сату һәм газеталарга яздыру планын үтәгән өчен премияләр каралганын, ә үтәмәгән очракта почтальоннарның штрафка тартылмауларын белдерделәр.

«Почта хезмәте товар сатуга әйләнеп калды дип саныйсызмы?» — дигән сорауга алар: «Халык сораганга сатабыз», — дип җавап бирделәр.

— Сату — ул почтаның социаль миссиясенең мөһим өлеше һәм безнең оешма уставы белән беркетелгән эш юнәлеше. Почта бүлекчәсендә продуктлар сату клиентлар соравы буенча башкарыла. Алар арасында пенсионерлар, аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм республиканың кибетләре дә булмаган ерак районнарында яшәүчеләр дә бар. Продуктлардан тыш, теләсә кайсы почта бүлекчәсенә килүчеләр биредә азык-төлек кенә түгел, ә газеталар һәм журналлар сатып ала алалар. Россия Почтасы үз бүлекчәләрендә азык-төлекнең бәясен һәм ассортиментын контрольдә тота, бәяләр конкуренциягә сәләтле итеп куя, ташлама атналарын уздыра.

Почтальоннарның хезмәт хакына нәрсәләр йогынты ясый? Киләчәктә хезмәт хакы артуы көтеләме?

— Хезмәткәрләрнең эш шартларын даими яхшыртабыз. 2022 елның гыйнварында Почта окладының минималь күләме тагын бер тапкыр артты. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда 764 бүлекчәдә эшләүче 2060 почтальонның уртача хезмәт хакы 7,8% ка артты. Хат ташучылар өстәмә хезмәтләр өчен акчалата премия алалар.

Хезмәткәрләр өчен без компания эчендә карьера һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Моның өчен төбәк уку-укыту үзәген булдырдык. Аның төп максаты — почта хезмәткәрләрен әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү. Хат ташучылар һәм операторлар өчен үзәк белгечләре яңа хезмәтләр һәм программалар буенча укулар, клиентларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча тренинглар үткәрә.

Компаниядә эшләүче кадрлар резервы программасы ярдәмендә перспективалы хезмәткәрләр актуаль вакансияләр турында беләчәкләр һәм компаниядә җаваплы функционал булган вазифаларга дәгъва итә алалар, — дип җавап бирде безгә Почтаның матбугат хезмәте.

Ни генә дисәк тә, эше күп һәм авыр, ә акчасы әз булган эш бу. Авылларда аларны көтеп алалар. Пенсия, газета тарату көнен көтеп кенә торган әбиләр дә, апа-абыйлар да җитәрлек.Почтальонны жәлләп, консервалар, ярмалар алып калганнарын үз күзләрем белән күргән бар. Иркенләп утырмыйлар, тиз генә имза куйдыралар, тиз генә сөйлиләр дә тагын урам буйлап китәләр. Салават Фәтхетдиновның: «Хатын-кыз баянда уйнарга һәм машина йөртергә тиеш түгел», — дигән сүзләре искә төште. Баянны авыр булуы белән аңлаттылар. Ә җиде мең өчен чана тартып, рюкзак асып товар сату хатын-кыз хезмәте булып чыгамы?

Шулай да, аларның күбесе эшләрен бик яратып башкара. Авыл халкының үз кешесенә, Дания апа әйтмешли, психологка да әйләнеп бетә бит алар. Авылның һәр кешесен якын иткән почтальоннар хезмәтен тиешенчә бәяләсеннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100