Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Почта галәмәтләре: сездә хат ташучы бармы?

Кайдадыр почта бүлеге мөдире юк, кайдадыр почтальон… Шуңа карамастан, пенсиясен, квитанциясен, газета-журналларын вакытында, түкми-чәчми халыкка китереп җиткерергә кирәк. Районнардагы почта белән бәйле проблемалар турында «Татар-информ» хәбәрчесе белеште.

news_top_970_100
Почта галәмәтләре: сездә хат ташучы бармы?
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

«Авылда мәктәпне бетерделәр, почта да ябылса…»

Азнакай районы Түйкә авылында почтальон юк. Авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова әйтүенчә, моңа кадәр эшләгән Зөбәрҗәт Шиһапова урынына әле беркем килмәгән.

— Почтальоныбыз әйбәт иде, бөтенесенә җитеште, яхшы итеп эшләде. Газета-журналларга яздырды, пенсияләрне вакытында бирде. Балтач авыл җирлегенең дүрт торак пунктка хезмәт күрсәтүче почта бүлеге башлыгы бар, тик Түйкәнең үзенә аерым почтальон кирәк, ул зур авыл. Яшьләр кереп эшләп карады, ләкин озакка түгел. Акчасы бик әз чыга бит, әле товар да сатарга кирәк. Хезмәт хакларын күтәрсеннәр иде инде. Безнең бит эшләр өчен авылда бинабыз да бар, — диде.

Түйкәдән Нәсимә Садыйкова — почтальон булмауга борчылучыларның берсе.

— Зөбәрҗәт Шиһапова йөгерә-йөгерә, пөхтә итеп, минутын минутына туры китереп, кышкы салкыннарда да, карда, яңгырда да тарата иде. Шулкадәр өлгер, бөтерчек кебек хатын иде. Ә авылда 500 кеше, пенсиясен, субсидиясен, газетасын өләшеп, йөреп бетерер өчен дә күпме вакыт кирәк! Алар бер үк вакытта килми дә бит әле!

Хәзер газеталарны дүрт авылга Балтач үзәк почта җитәкчесе үзе тарата, тик вакытында килеп җитми бит, соңрак килә. Зарланып та алабыз инде. Бөтен авыл халкы «ай-вай» килә. Ул бит инде көтеп алган матбугат, чиратлашып, тиз-тиз укыйбыз. Менә миңа инде 80 яшь, бабайга 86нчы яшь китте. Үзем укып бетермичә бирмим, качырып та куйгалыйм.

Аннары товар сатарга кушалар бит аларга, план куялар. Ник кирәк икән соң ул? Чәй тәкъдим итсәләр, кеше риза түгел. «Нигә син теләсә каян җыеп килгән чәеңне пенсия хакына бирәсең?» — дип почтальоннарга ташланалар.

Хезмәт хакы түбән шул. Ул акчага кем риза булсын?! Авылда мәктәпне дә бетерделәр, почта да бетсә…Бу бит инде оят! Почтаны бетермәсеннәр инде, күтәрсеннәр, — дигән теләген җиткерде Нәсимә апа.


«Эшенә күрә акчасы әз»

Мамадышның Түбән Сөн, Югары Ошма почта бүлекләрендә исә мөдирләр юк. Почтальоннар, җитәкчеләре булмагач, күп эш үз җилкәләренә төшүдән зарлана.

Рәйсә Хәсәнова Югары Ошма һәм Комазан урманчылыгына 2002 елдан хезмәт күрсәтә. Югары Ошмада — 124, Комазанда 25 хуҗалык булуын, хезмәт хакы 7200 сум икәнен әйтте ул.

— Бездә почта мөдире юк, шул төп проблема. Аның булмавы үзебезгә авыр, өстәмә эш. Ут, су, газга җыябыз, газета-журналга язылуны үзебез генә алып барабыз. Ул юк дип тормыйбыз инде, эшлибез. 2019 елның июлендә хезмәт хакы түбән дип китте, — ди Рәйсә Хәсәнова. — Мин эшли торган Югары Ошмадан Комазан урманчылыгына җәяү бер сәгатьлек юл, әле авыл эчендә ике сәгатьтән артык йөрисе, тагын бер сәгать кайтырга.

Өлгерәсезме соң, вакытында китерәсезме? — дип сорыйм аннан.

— Алай зарланучылар юк, вакытында өләшергә тырышабыз. Һичьюгы, күп булганда, пенсия икенче көнгә кала инде. Җәй көне калмый ул, кышын гына кала, караңгыда йөрисе килми бит. Икенче көн ял булса да, иртәнге якта чыгабыз.

Товар сатасы безгә, шунысы кыенрак. Пенсионерларга сатарга дип чәй, майлар алып чыгабыз. Коммуналь хезмәтләр өчен дә үзебез җыябыз. Эше күп, акчасы әзрәк, — дип эшенең нечкәлекләре турында сөйләде Рәйсә ханым.

Ак Чишмә, Иске завод, Эшче авылларына хезмәт күрсәтүче Гөлнара Хәсәнова 2006 елдан бирле эшли.

— Өч чакрым җәяү барам, җәяү кайтам, авыл эчендә йөргәне җыела тагын. Бураннарда да чыккалыйбыз. Эшенә күрә акчасы әз инде. Ярты ставкада гына булсак та, эше барыбер бар бит аның: утына-газына җыярга, пенсиясен, газетасын өләшергә кирәк. Аның өстенә товарлар… Ул кайчак 5 кг га җыела.

Бердәнбер уңай ягы — саф һава сулап йөрибез, халык белән аралашабыз, — диде ул.

«Бүген-иртәгә эштән китәргә торам»

Актаныш районы Чуракай почта бүлеге мөдире Илсөяр Мәүлиева, хат ташучысы булмагач, үзе таратырга мәҗбүр, тик аның да менә-менә китәм дип йөргән көннәре.

— Мин үзем пенсиядә, бүген-иртәгә эштән китәргә торам. Эше күп, акчасы юк, 5200 сум алам. Авылның теге башыннан бу башына кадәр килергә кирәк, озын урам ул, бик арып кайтам. Газетаны алган көнне үк таратам, кичләрен булса да чыгам. Газета гына таратсам да, ике сәгатьтән артык йөреп кайтам. Квитанциясен таратырга да дүрт сәгатьләп вакыт кирәк, әле хисапларын эшлисе. Җитешмәгәч, пенсиясен өләшергә икенче көнне чыгам инде, — диде.

Аның сүзләренчә, әллә ничә почтальон алмашынган, «Эшкә керәләр дә, 5-6 ай эшлиләр дә чыгып китәләр», — ди.

— Безгә кеше кирәк! Үзем авыл советына да кереп әйтәм, рәис эзләгән була, ләкин авылда кеше юк бит. «Бу кешегә әйтеп карыйм әле, тыңлар», — диярлек түгел, пенсионерлар да әбиләр генә. Пенсиягә чыкканыма дүрт ай инде. «Тукта, бу айны гына бетерим инде», — дип эшләп йөрүем.

Ичмасам, эш хакы 7-8 мең сум булса, Әгъвәз авылыннан булса да килеп эшләрләр иде, бәлки, — ди Илсөяр ханым.

Чуракайда почтальон булмауны авыр кичерүчеләрнең берсе — Гафур Гыйльмиев. Ул «Татарстан яшьләре»н, «Ирек мәйданы»н, район газетасын алдыра. Хат ташучы булмауның сәбәбен түбән хезмәт хакыннан күрә.

— Бүген 4,5 мең сумга берәү дә йөрми инде. Дүрт ай эчендә дүрт почтальон алмашынды, эшләп карыйлар да ташлыйлар. Моннан тыш, аларның эш күләме дә зур. Пенсия, газета-журналлар, пособиеләр таратырга, шул ук вакытта газета-журналларга яздырырга кирәк. Кайвакыт әле аны «сатып кайт» дип, товар тоттырып чыгарып җибәрәләр. Эшләгән кеше үзе генә белә инде аны, читтән карап торганда җиңел күренәдер. Аның җаваплылыгы да бар, ул пенсия акчалары белән йөрергә дә кирәк бит. Куркыныч ягы да бар бит аның.

Без яшь вакытта почтага эшкә керергә чират торалар иде, чөнки бераз хакы бар иде. Бигрәк кыскарттылар бит.

Без, әзрәк йөри алганнарыбыз, почтага да барып алабыз, ләкин Илсөяр күбрәк үзе тарата. Көн буе почтада утыра, төнлә таратырга кирәк. Халыкка вакытында илтәсе килә, ди, төнлә ире белән дә чыгалар. Почтальон бик кирәк безгә. Почта бүлекчәсен яптырмаска иде, ул ябылса, авыл да бетә бит, — дип борчыла Гафур Гыйльмиев.

Актаныш районының Зөбәер, Иске Богады авылларында да хат, матбугатны почта бүлеге башлыгы таратуын әйттеләр.

«Эшләргә кеше килмәгәч, без нишләтик?»

Питрәч районы «Светлый» торак комплексында, Көек, Гильдеево торак пунктларында, Яңа Салмыч бистәсендә яшәүчеләр дә почтальон булмауның кыенлыкларын татып яши. Богородское почта бүлеге башлыгы Елена Фәттахова әйтүенчә, аларда почтальон да, почта килерлек пунктлары да юк. Газета-журналлар, хатлар Богородскоега килә.

— «Светлый» халкы былтыр 7 мең кеше иде. Анда почта ачарга кирәк. Зарланулар гел килеп тора. Почтальоннар җитмәгәч, шушы эшкә кеше килмәгәч, без нишләтә алыйк? Акчасы аз, эш күләме зур бит. Безгә килеп зарланучыларга мин аңлатам, күпләр аңлый. «Миңа хат килергә тиеш иде», — дип шалтыраталар. «Сезнең хатыгыз миндә», — дим, «Ә кем китереп бирә?» — дип сорыйлар. «Беркем китерми, бөтен кешегә өләшеп йөреп булмый бит», — дип җавап кайтарырга мәҗбүр булам.

«Светлый» микрорайонына почтальон килсә, шәп булыр иде. «Россия Почтасы»ннан почта бүлеге оештырабыз дип вәгъдә иттеләр, көтәбез инде.

Без инде пенсияләрне атнасына бер машина белән дә җибәрергә тырышабыз. Активистлар бар анысы. Почтальоннарның хезмәт хакы 5300 сум бит. Көненә 200әр заказ хаты килә. Бу хакта хәбәр почта әрҗәсенә салынырга тиеш. Күз алдыгызга китерәсезме: шушы эш хакы өчен күпме эш башкарылырга тиеш?! — дип аңлатты Елена Фәттахова.

Минзәләгә шалтыраткач, «почтальоннар белән проблемалар юк» дип хәбәр иттеләр. Бик шөкер, булмаса. Үзәгеңә үтсә, булганны «юк», булмаганны «бар» дип әйтеп булмый.

«Майда хат ташучыларның хезмәт хакы 15-20 процентка артуы көтелә»

«Россия почтасы» филиалы — «Татарстан почтасы»ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр төркеме җитәкчесе Евгения Доронина почта белән бәйле бүгенге вазгыятькә аңлатма бирде. Ул май аенда хат ташучыларның хезмәт хакы 15-20 процентка артачак, дип белдерде.

— «Россия почтасы» Татарстанның мәшгульлек үзәкләре белән тыгыз элемтәдә тора. Хәзер республикада почта бүлекләренең кадрлар белән тәэмин ителеше - 96 процент. Ихтыяҗ туганда, бу мәсьәлә эчке кадрлар резервы көчләре белән хәл ителә, оператор вакансияләре турында игъланнар почта бүлекләрендә урын алган. Мотивация программасы кысаларында, предприятие хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирелә: сәламәтләндерү учреждениеләренә юллама чыгымнарын өлешчә каплау, хезмәткәрләр һәм аларның балаларын иминиятләштерү, матди ярдәм күрсәтү каралган. Россия почтасы пенсиягә чыккан хезмәткәрләрен дә кайгырта: предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминаты программасы гамәлгә ашырыла һәм башкалар.

«Россия Почтасы»ның төп производство хезмәткәрләренә эш хакын арттыру программасының өченче этабы кысаларында, 2020 елның 1 маеннан хезмәт хаклары уртача 20 процентка артачак. Безнең максат — «Россия почтасы»ның икътисади нәтиҗәлелеген арттыру хисабына, төп производство хезмәткәрләренең эш хакын башка төбәкләрдә шуңа охшаш һөнәрләрнең уртача базар дәрәҗәсенә җиткерү.

Почта белән бәйле проблемалар «Татмедиа» коллегиясе утырышында да күтәрелгән иде.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100