Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Питрау»га – 25 ел: 50 артист, 50 ансамбль, 50 мең халык һәм 50 млн сумлык чыгым

Мамадыш районы Җөри авылында узган керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмнән «Интертат» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
«Питрау»га – 25 ел: 50 артист, 50 ансамбль, 50 мең халык һәм 50 млн сумлык чыгым
Абдул Фархан

15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәме гөрләп узды. 25 ел элек Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» генераль директоры Иван Егоров башлап җибәргән бәйрәм елдан-ел үсә барып, республика күләмендә даими уздырыла торган зур фестивальгә әверелде. Иң мөһиме, «Питрау»ны халык ярата. Бер барган кеше, ел саен йөри, диләр. Башкача, мәйданга 50 мең халык җыелмас иде.

Журналистлар өчен Казаннан автобус җибәрелсә дә, мин быел үз хутым белән барырга булдым. Башта, әлбәттә, машина куяр урын, кереп-чыгып булырмы, дип борчылган идем. Юкка икән. Оештыручылар кимендә 15 мең машина сыярлык урын хәстәрләп куйган иде. Мәйданга җитәрәк, асфальт юл кырыендагы печән басуында урын бөтен транспортка да җитте. Җәһәт кенә кердем дә җәһәт кенә чыктым. Бик уңайлы булды.

50 мең кешегә 50 млн сумлык чыгым

Бәйрәмгә Татарстанның 20 районыннан һәм күрше төбәкләрдән 50ләп фольклор ансамбле чакырылган иде. Кунакларны капка төбеннән диярлек шулар каршы алды. Адым саен гармун тавышы, халык җырлары яңгырап торды. Аларга кушылып җырламый түзеп кара. Шул рәвешле капкадан башланган бәйрәм рухы караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Бәлки, ул таң атканчы баргандыр, ләкин, рульгә дә утырасын уйлап, 12 тулганда кайту ягын карадым.

Бәйрәм урыны нык зур тоелды. Спорт мәйданыннан тыш, сәхнәләре генә дә бишәү иде. Шуларның беренчесеннән соңгысына кадәр 10-15 минут атларга кирәк. Якынча бу – километр ераклык дигән сүз. Шушы араның яртысыннан күбесендә ашау-эчү, кул эшләнмәләре, сувенирлар сату урыннары тезелеп киткән иде. Туклану урыннары күп булгач, халык тамак ялгар өчен су буе чират тормады. Оештыручылар чынлап торып 50 мең кеше киләсенә әзер булган. Аларга «афәрин» диясе генә кала.

Беренче сәхнә эстрада сөючеләр өчен иде. Биредә Салават Фәтхетдинов, Резедә Шәрәфиева, Искәндәр Биктаһиров, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров һәм башкалар чыгыш ясады. Оештыручылар, барлыгы 50дән артык артист булачак, дип әйткәннәр иде. Иң ерак сәхнәдә дискотека барды. Аны аеруча яшьләр үз итте. Уртадагы 3 сәхнәдә фольклор ансамбльләре чыгыш ясады, шаян уеннар барды, керәшен чибәрләре ярышты.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзендә «Питрау»ны оештыру өчен кимендә 50 млн сум кирәк икәнен әйтте. Иван Егоровтан «бәйрәмне оештыру ничә сумга төшә» дип сораган идем, ул «кимендә 50 млн сум кирәк» диде. Шулкадәр күп халык, артист җәлеп ителгән. Чыннан да, «Питрау» – халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 50 мең халык килгән, дип исәпләсәк, һәр кунак өчен уртача 1000 сум түләнгән булып чыга.

Фото: © Абдул Фархан

Туган җиргә мәхәббәт, батырлык темасы белән сугарылган пролог

«Питрау»ның пролог өлеше быел туган җиргә мәхәббәт, батырлык темасы белән сугарылган иде. Сценарий буенча, борынгы заманда Җөри халкы тырышып эшли, матур гомер сөрә, бәйрәмнәр үткәрә, яшьләр кавыша, гаилә кора, балалар үстерә. Көннәрдән бер көнне туган җиргә куркыныч яный, аны ятлардан якларга кирәк була. Батыр сугышчы янына Тәңре килә. Ул Батырга бөркет күзе, аю көче, ябалак зирәклеге, бүре кыюлыгы бирә.

«Һәр кабиләгә туган җире якын. Һәркем өчен ул – дөньяның уртасы. Туган җирне беркемгә сатмыйлар, беркемгә бирмиләр, аны бары тик яклыйлар. Шушы җир өчен күп кешеләр яуда башларын салган. Читкә киткәннәрне дә бернинди Тәңре, Умай сакламаячак. Бу җир – безнең туган җиребез. Без бу җирдә генә бәхетле», – дип сөйләде театральләштерелгән тамашаны алып баручы. Тамаша вакытында сәхнәгә төрле сугышларда катнашкан берничә ветеран чыкты.

Фәрит Мөхәммәтшин да чыгышында Россиягә каршы көрәш баруын, илне эчтән какшатырга теләүчеләр барын, Татарстан ил Президенты Владимир Путин яклы булуын белдерде.

Бәйрәмнең пролог өлеше тәмамлангач, фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровны очраттым һәм аның уй-кичерешләре белән кызыксындым. Сүз уңаеннан, сценарийны язучылар аның белән киңәшләшкән булганнар.

«Фольклорчы күзлегеннән, монда традицияләр әзрәк, ә яңалык күбрәк иде. Күрәсең, замана шулай кушадыр. Традицияләргә өстенлек күбрәк бирелсә, тамырларыбыз ныграк булыр иде. Әлбәттә, бу – фольклор бәйрәме түгел, ә фестиваль. Шуңа күрә мин ризалашам инде», – диде Геннадий Макаров.

«Шәп бәйрәм. Тагын нәрсә әйтим инде?»

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров прологны караганнан соң төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаячагын әйтте. «Бәйрәм бик ошый. Яхшы оештырылган. Былтыр да бик ошаган иде. Бу концерт түгел бит инде, ә халыкчан, чын милли бәйрәм. Милләтнең бер катламы төрле яктан үзен күрсәтергә тырышса, яхшылыкка бит. Иң мөһиме, шушы бәйрәм рухында илебездә тынычлык булсын», – диде Искәндәр Биктаһиров.

Искәндәр Биктаһиров

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров «Питрау»да кимендә 16нчы ел рәттән чыгыш ясаганын әйтте. «Мондый оештыручылар булганда, «Питрау» бәйрәмнәре гөрләячәк әле. Дәвамлы булсын инде», – диде Вадим Захаров.

Вадим Захаров

Фото: © Рифат Каюмов

Вадим Захаров белән сөйләшеп торганда, аны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чакырып алды. Шул уңайдан, күрше район башлыгының фикере белән дә кызыксындым. «Шәп бәйрәм. Тагын нәрсә әйтим инде? Кукмарадан күп кеше килде. 13 июльдә үзебездә дә «Питрау»ны бәйрәм иткән идек. Бездә 8 керәшен авылы бар», – диде Сергей Димитриев.

«Питрау»га Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев та килгән иде. Ул шәрәфле кунаклар төркемендә йөрде. Аның белән дә тиз генә фикерләшеп алдык.

Рөстәм Ямалиев

Фото: © Рифат Каюмов

«Мин монда беренче мәртәбә генә түгел. Россия өчен шундый катлаулы чорда халыклар арасында дуслык кора торган бәйрәм оештырулары бик яхшы. Керәшеннәрнең мәдәнияте аерыла шул. Шул ук вакытта алар татар телен саклаучы булып кала бирәләр. Бу – бик яхшы. Минем үз туганнарым, дусларым арасында да керәшеннәр күп. Минем бер яңалыгым бар. Без быел Мәскәүдә православие динендәге татарлар якташлыгын булдырдык, ләкин ул керәшеннәр оешмасы түгел», – диде Рөстәм Ямалиев.

Мәйданда төрле районнар керәшен йортлары, ишегаллары күргәзмәләре оештырды. Кукмара районыныкында «Карендәшләр» халык фольклор ансамбле эшләде.

Светлана Тимофеева

Фото: © Рифат Каюмов

«Керәшен йортын күрсәттек, килгән кунакларны коймак, пирмәнкә, кабартма, чәй токмачы, балан пирогы кебек милли ризыклар белән сыйладык. Аларны биеттек, җырлаттык. Бик күңелле бәйрәм иттек. Елдагыча, яхшы оештырылган. Без ел саен киләбез», – дип таныштырды «Карендәшләр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Тимофеева.

«Питрау» батыры – Радик Сәлахов

Радик Сәлахов

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Питрау» – ул спорт бәйрәме дә. Биредә ат чабышлары, милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү кебек уеннар уза. Сүз уңаеннан, гадәттә, «Питрау»га иң көчле көрәшчеләр җыела. Чөнки бүләкләре яхшы. Башка елларда абсолют батырга җиңел машина бирәләр иде. Быел бүләккә 500 мең сум акча булды. 2023 елның абсолют батыры исеменә Зәй районында туып үскән Радик Сәлахов лаек булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2023
    Исемсез
    Шэп статья, молодец Рифат
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100