Питрәччә "Созвездие-Йолдызлык": Күлмәкләрнең җөйләре бии-бии сүтелә яки өлкәннәр нигә килешә белми?
Питрәч районында «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале белән бәйле бер җәнҗал чыкты. Район хореография коллективлары фестивальнең зональ турына барачак костюмнары вакытында өлгермәгән. Шунлыктан балаларга тегелеп бетмәгән костюмнар белән чыгыш ясарга туры килгән. “Татар-информ” хәбәрчесе низаг геройлары белән аралашты.
«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивалендә катнашу өчен Питрәч районының балалар бию коллективларына костюм тегергә район администрациясе тарафыннан 1 миллион 387 мең сум акча бүлеп бирелгән. Фестивальдә районнан дүрт балалар бию коллективы - “Гретта”, “Сәяхәт”, “Сказка”, “Пластилин” катнаша. Биючеләр өчен җәмгысы 282 костюм тегелгән.
Студия җитәкчесе: "Киемнәр сәхнәдә үк сүтелә башлады”
Беренче булып ризасызлыкны “Пластилин”хореография студиясе ата-аналары белдерде. “Татар-информ” хәбәрчесенә аларның ризасызлыгын студия җитәкчесе Ирина Моисеева аңлатып бирде:
- Сәхнә костюмнары белән гел проблема килеп чыга тора: белмичә тегәләр дә, без яңадан үзгәртеп мәшәкатьләнәбез. Быел Айгөл Миңнуровна (Айгөл Хикмәтуллина – районның мәдәният бүлеге җитәкчесе - ТИ) Чыты (Питрәч районындагы авыл - ТИ) кызын алып килде, ул безгә костюмнар тегәргә тиеш иде. Бу - 298 костюм дигән сүз. Костюмнар өчен 1 миллион 300 мең сум акча бирелгән. Эшли башлагач, без ул кызның моңарчы сәхнә костюмнары текмәгән булуын аңладык. Тексә дә, авылда халатлар теккәндер.
Мин кат-кат Айгөл Миңнуровна янына бардым. “Башка ательега бирик”, - дидем. Ул: “Юк, Рамилә тегә”, - диде. Ул безгә иң арзанлы тукымалар алып килде. Өлгеләренә карарлык түгел иде. Чыгыш ясарга өч көн кала без костюмсыз калачагыбызны аңладык. Тукыма рулоннарын һәм тегелеп бетмәгән киемнәрне алып кайттык та, әниләр белән белән бергәләп үзебез тектек. Киемнәр сәхнәдә сүтелә башлады. Фотода матур күренсәләр дә, эре планда күрсәтерлек тә түгел иде. Замоклар, төймәләр булмагач, кызларның костюмнары эчке киемгә тегеп куелган иде. Тегелеп бетмәгән костюмнар өчен без тегүчегә акча күчермәвен сорадык”.
Ана фикере: "Өйләрдән тегү машиналары алып килеп үзебез тектек"
- Балалар ай дәвамында ялсыз әзерләнәләр дә әзерләнәләр, - дип сөйләде аналарның берсе - Наталья Волкова. - Алар халыкара конкурсларда катнашып җиңә торган балалар. Без бит костюмнар белән андый хәл чыгасын күз алдына да китермәдек. Чыгышка өч-дүрт көн кала костюмнарның әзер түгеллеген белдек. Балаларның истерика башланды. Ничек инде? Алар әзерләнә һәм костюм булмагач, сәхнәгә чыкмаячаклармыни?! Без үзебез булышабыз дип шалтырата башладык.
Миндә тегүче профессионал түгел дигән фикер калды. Без үзебез көне-төне тектек. Өйләрдән тегү машиналары алып килдек, әтиләр-әниләр, әбиләр – кем булдыра ала, бөтенебез тектек. Күз алдына китерегез – алар бер киеп карамаган костюм белән сәхнәгә чыгалар, өсләрендә килеш тегеп бетердек. Әгәр инде тегергә тотынмасак, бармый кала идек һәм районны кыен хәлдә калдыра идек. Без моны балаларыбыз хакына эшләдек. “Созвездие” – балалар өчен олимпиадага тиң.
Подрядчы: “Казанда бу бәягә беркем дә алынмас иде. Балалар хакына, дип мин алынган идем инде”.
“Сәхнә киеме тегеп карамаган Чыты кызы” танылган милли киемнәр дизайнеры Рамилә Гайнетдинова булып чыкты. Ул Казан халык һөнәрчелеге техникумында тегүче-дизайнерлар остазы буларак билгеле, чит илләрдә Татарстан мәдәнияте көннәре Рамилә Гайнетдиновадан башка узмый иде. Хәзер Рамилә Гайнетдинова туган районына кайтып, үз эшен ачып җибәргән, шәхси эшмәкәр буларак киемнәр тегә икән. Сүз уңаеннан, Олимпия чемпионкасы Мария Киселеваның Су шоуында да костюмнарны Рамилә Гайнетдинова тегә. Телевидение алып баручылары өстендә дә Рамилә Гайнетдинова күлмәкләрен күрергә мөмкин. “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт костюмнары да Рамилә Гайнетдинова кулыннан үткән. Аның оригиналь өлгеле бер кичке күлмәге Роспатент аша үтеп хәтта патент алуга ирешкән.
Инде фестиваль алды вакыйгасына кайтыйк. Димәк, Рамилә Гайнетдинова, шәхси эшмәкәр буларак, Питрәчнең дүрт бию коллективына сәхнә костюмнары тегергә алынган. Бу “Гретта” бию төркеменең 32 биючесенә - икешәр костюм, “Сәяхәт” бию төркеменә - 54 костюм, “Сказка” бию төркеменә - 18 костюм, “Пластилин” бию төркеменә 146 костюм дигән сүз. Җәмгысы 282 бию костюмы булып чыга.
Бераз математика. 1 миллион 387 мең сумның 118 мең сумына солистлар өчен кием тегелгән. Бию костюмнары өчен 1 миллион 269 мең сум калган. Чыгыш ясаучылар өчен 282 костюм кирәк. Ягъни, бер костюмның бәясе төп-төгәл 4 500 сум була.
Алга китеп әйтеп куйыйк, костюмнар соңгы мизгелдә булса да, ата-аналар катнашында әзерләнеп беткән, район администрациясе балаларны фестивальнең зональ турына Лаешка алып килгән, биючеләр уңышлы чыгыш ясаган, дүрт төркем дә Казан турына узган.
Рамилә Гайнетдинова заказларның соң бирелүен әйтә.
- Без январь ахырында гына эшли башладык. Айгөл Миңнуровна бюджет чикле булуын, бер костюмның бәясе 4500 сумнан артмаска тиешлеген әйтте. Хореографларга да булган мөмкинлекләрне аңлатты, - ди Рамилә Гайнетдинова. - Казанда бу бәягә беркем дә алынмас иде. Балалар хакына дип мин алынган идем инде. Ул вакытта әле биюләрнең дә бөтенесе әзер түгел иде. “Гретта” һәм “Сказка”ның биюләре, “Сәяхәт”нең бер биюе генә әзер иде. “Пластилин”ның рус биюе бар иде, икенчесенең әле музыкасы да юк иде. Кайберләренә эскизны мин ясадым, кайберләрен үзләре, мәсәлән, “Сәяхәт”ләр.
“Пластилин” да эскизны үзе алып килде, әмма карыйм – бик кыйммәтле. Алар костюмнарны мех шапкалар белән Зайцев коллекциясеннән текмәкче булдылар. Мин санап күрсәттем дә, “Кыйммәт” диеп китеп бардылар. Башка җирдә күпме буласын белештеләр дә, күпмедер вакыттан кабат килделәр. Мин алар өчен теге эскизлар буенча 35 мең сумлык әйберләр алган идем инде – ул шулай калды, яңа эскизга кирәге булмады.
“Пластилин”ның татар биюе февраль ахырына гына өлгерде. Бу хакта жюри әгъзаларыннан берсе Раилә Гарипова да белә, алар карарга килгәндә әле биюләрен күрсәтә алмадылар. Бу - февральнең уннары иде булса кирәк. Миңа эскизларын бирделәр, биюе юк иде. “Сәяхәт” белән “Пластилин” жюрига берәр генә бию күрсәтә алды. Бик озак тукыма сайлый алмадык, бәрхетне, габардинны ошатмадылар, Питрәч Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге: “Өстәп түләрбез, 22 татар костюмын замшадан тегегез”, диде. Без чыгышларга ике атна вакыт кала гына эшкә тотындык. Мин килешүләрсез эшләдем. “Сәяхәт”, “Сказка” һәм “Гретта” костюмнары өчен 15 мартларда гына акча күчте, 630 мең сум тирәсе акча алынмаган”.
Рамилә Гайнетдинова бию костюмнарын ата-аналар белән бергәләп тегеп бетерүләрен раслый. “Эшләнеп бетмәгән урыннары бар иде, чөнки вакыт аз һәм саны бик күп иде. Әмма мин бит “Эшләп бетермим”, димәдем, “Эшләп бетерәм”, дидем.. “Ата-аналар тегешкәннәр икән – без аларга акчаларын бирәчәкбез, эскиз ясаучыларга да бирәчәкбез”, - дидем. Аларның баштан ук миннән тектерәсе килмәде, үз кешеләре булгандыр, әмма ул кешеләрнең бәясе кыйммәтрәк булган, - дип нәтиҗә ясый дизайнер.
Мәдәният бүлеге: “Бик зурга, бик пычракка китте”
Инде сүзне Питрәчнең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Айгөл Хикмәтуллинага бирәбез. Чөнки ул эшне үз кешесенә бирүдә шикләнелә.
- Без куелган максатка ирештек. Ә кыенлыкларын без үзебез уртага салып сөйләшергә тиеш идек, - ди Айгөл Хикмәтуллина. - Мин “Начар подрядчик сайладык”, диялмим. Рамилә Гайнетдинова дизайнер буларак күп күргәзмәләрдә катнашкан, милли киемнәр буенча танылган дизайнер. Октябрь аенда җыелыш сөйләшкәндә, аны педагоглар үзләре дә тәкъдим иткән иде. Ул районда уздырылган Уңыш бәйрәме өчен бик матур костюмнар текте.
Сыйфаты булмаган костюмнарны без дә кабул итмибез. “Гретта”ларның костюмнарында да дефектлар чыкты, аларны да яңадан төзәтәләр. Бу нормаль хәл. Эксплуатация вакыт дефект чыкса, ул һәрвакыт төзәтелә. Костюмнарны текмәсәк, “Нигә текмәдегез?” дип шалтыраткан булыр идегез. Күрше шәһәрләр белән дә сөйләшәм, “Ата-аналар үзләре тегәләр”, диләр. Без мөмкин булган кадәр ярдәм итергә тырышабыз. Сабан туе, Уңыш бәйрәме бар, балалар шул костюмнар белән катнашалар. Моңарчы проблема юк иде, бик зурга, бик пычракка китте. Җыелып утырып сөйләшергә җыенабыз. Бу бит хөкүмәт акчасы. Аның белән мин генә идарә итә алмыйм.
Айгөл Хикмәтуллина Питрәч администрациясенең үз шәхси эшмәкәрләренә ярдәм итергә тырышуын әйтә: “Аларга заказларны без дә бирмәсәк, кем ярдәм итсен?!” – ди ул.
Бер тиредән алты бүрек ясау хикмәте
Кыскасы, аз акчага күп эш эшләтергә һәм эшләргә тырышу, әнә, шундый низагка әверелгән. Тегүченең бер тиредән алты бүрек тегүе турындагы “сакаллы мәзәк”не беләсезме?
- Бу тиредән бүрек тегеп буламы?
- Була.
- Ә икене?
- Икене дә була?
- Ә өчне?
- Тегәм.
- Дүртне?
Кыскасы тегүче алты бүрек теккән. Йодрык кадәрлене...
Ә шулай да бу вакыйганың нигезендә экономия ясарга тырышудан, яки мөмкинлеклекләреңне чамалап бетермичә, эш бирү һәм эш алудан бигрәк, өлкәннәрнең утырып сөйләшә белмәве ята. Шуның аркасында балалар зыян күрүе начар. Хәер, без – өлкәннәр генә аңлаша алмыйбыз ул. Балалар куелган максатка ирешкәннәр – алар җиңүче. Алда – Казан туры һәм гала-концерт. Сабырлыкны йодрыкка туплап, күлмәкләрне тегәсен тегеп бетерегез дә, яңа җиңүләргә әзерләнегез, диясе генә кала.
Эксперт фикере
Шулай да мин Казанда эстрада артистларына, шул исәптән, «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивалендә катнашучылар өчен озак еллар киемнәр тегүче танылган дизайнер Элара Шәйхигә шалтыраттым һәм фоторәсемнәргә карап фикер әйтүен сорадым.
- Эскизларны һәм киемнәрнең үзләрен күрмәгән килеш фикер йөртүе кыенрак. Шулай да арада шактый катлаулыларын күрәм. Ә инде акчага килгәндә, бюджет аз булган очракта төрле җаен табабыз. Аның сыгылмалы исәп-хисабы бар – костюмның кайсындыр кыйммәтрәк итү өчен, икенче берсен арзанайтырга туры килә, яисә алгы пландагы солистларга зуррак игътибар биреп, аларныкын затлырак итәбез. Бу очракта бер костюмның бәясе 4500 сум дип алсак, моның яртысы – 2250 сумы тукымага китә. Теккән өчен 2250 сум кала. Костюмнарга карыйм: алар бер күлмәктән генә тормый – баш киеме, ыштан, туника. 2250 сумны өч әйбергә бүлсәк, 750шәр сум чыга. Бу - ателье кереме. Әле күпме эшче! Монда костюмнар өчен артык акча алынган булуы турында сүз дә бара алмый. Бу бәягә нормаль костюм тегә алу бик яхшы. Тегүче эш алганда эскиз белән бергә техзаданиесе булырга тиеш.
Минем заказчикларым августта ук селкенә башлыйлар. Аларга смета бирәм, эскизлар ясыйбыз. Моңарчы яңа елга кадәр акчалар күчә һәм без тынычлап эшли башлый идек. Хәзер районнарда бераз тоткарлыклар була башлады. Быел без дә акчаны 20 февральдә генә алдык. Ә балалар 4 мартта сәхнәгә чыктылар. Безнең өч биюгә костюм өлгертергә нибары 14 көн бар иде. Әмма мин акчасыз эш башламыйм. Акчаның 50 проценты күчмичә торып, селкенмим дә, үз акчама беркайчан да тукыма алмыйм. Алдан үзең алып эшли башласаң, нидер ошамый, кыскасы, пычрагы чыга. 100 процент акча күчерелми торып, костюмнарны тапшырмыйм.