Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питер зиратында татар өмәсе:«Зиратта өмә» дип гариза язгач, килергә эштән рөхсәт иттеләр»

news_top_970_100
Питер зиратында татар өмәсе:«Зиратта өмә» дип гариза язгач, килергә эштән рөхсәт иттеләр»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Санкт-Петербург татарларының моннан 20 ел элек нигез салынган һәм шул вакыттан бирле дәвам иткән бер традиция барсе – апрельнең соңгы шимбәсендә татарлар Татар зиратында өмә ясый.

Татар яки Мөселман зираты – Санкт-Петербурганың Яңа Волков зиратының бер өлеше. Ул – ябык зират, туганнар янында урын булса гына яки туганнарның иске урынына гына җирләнергә мөмкин.

Биредә беренче татар газетасы «Нур»ны гамәлгә куйган Һәм Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете төзү инициативасы белән чыккан ахун Атаулла Баязитов та җирләнгән. Дөрес, кабере сакланмаган, ләкин татар җәмәгатьчелеге, җирләнгән урыны төгәл билгеле булмаса да, Баязитовка таш куйдырган иде. Санкт-Петербург һәм Русиянең төньяк- көнбатыш төбәге мөселманнары Диния назәрәте рәисе, мөфти, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Җәгъфар Пончаев та бирегә җирләнгән.

ххх

Алдагы көнне Питер татар театры спектаклен караган татарлар икенче көнне Мөселман зиратына җыелды. Эш киемнәребез булмаса да, без – Казаннан килгән ике журналист: «Мәгариф» журналы хәбәрчесе Расиха Фәизова һәм мин – Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Шәяхмәтовка кушылып, зиратка юл алдык.

Санкт-Петербург зират капкасын кергәч тә, кирәк-яраклар саклана торган өй диварына урнаштырылган 2 табличка каршы ала. Берсендә – мөселманнар өчен зиратта үз-үзеңне тоту тәртипләре, икенчесендә – зиратның тарихы.

«Татар зираты – Европадагы иң борынгы мөселман некропольләренең берсе. Ул 1826 елда – XVIII гасырның икенче яртысында – төрек әсирләрен яшерен җирләгән урынга нигезләнгән. 1843 елда янәшәсендә Фарсы зираты да барлыкка килгән, анда хәзер дә борынгы ташлар сакланган. ХХ гасыр башында ул Татар зиратының бер өлешенә әверелгән. Зиратта Россия һәм Санкт-Петербург тормышында зур роль уйнаган мәдәният, фән, мәгариф вәкилләре, шулай ук, дин, дәүләт һәм хәрби эшлеклеләр җирләнгән. 1940 елда Җәмигъ мәчете ябылгач ,1956 елга кадәр Җомга һәм бәйрәм намазлары Татар зиратында үткән», – дип мәгълүмат бирелгән тактада.

Зиратка килүчеләрне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев каршы алды.

Рәшит Мәһдиев: «Без 20 ел дәвамында Мөселман зиратында шундый өмә үткәрәбез. Бу бик борынгы зират – ялгышмасам, 1862 елгы каберләр бар. Мин Ленинградта туып үстем. Биредә әти, әни, бабам, бабамның бабасы җирләнгән. Без өмә үткәргән еллардан башлап, 350ләп аву куркыныч булган агачны кистек. Чөнки сугыштан соң утыртылган карт топольләр күп иде.

Бүген кеше күп булуы да сөенеч. Төрле елларда 1500гә кадәр кеше килгәне бар. Иртәнге 11дә 250 тырма, 20 көрәк һәм 500ләп капчык тараттык. Беләсезме, шушы 20 ел эчендә без зират җыештырырга килгән көнне беркайчан да начар һава торышы туры килмәде. Хәтта иртән явып торса да, эш башланыр алдыннан кояш чыга иде».

Каберләрнең берсендә таныш йөз күренде. Бәй, лирик-драматик тенор тавышлы опера җырчысы Ярамир Низаметдинов бит бу! Курган өлкәсенең Йолдыз/Эчкен авылы егете. 2019 елдан «Санкт-Петербурга опера» музыкаль театрында эшләде, быел март аеннан Мария театры солисты булуын ишеткән идем.

Ярамир Низаметдинов: «Бу өмәдә беренче мәртәбә катнашам. Былтыр булып чыкмады – оркестр белән спектакль репетициясе туры килде, аннан берничек тә китеп булмый. Быел репетиция туры килмәде, театрда дәресләр куелган иде. Мин: «Безнең шундый-шундый өмә, мине бушатуыгызны сорыйм», – дип гариза яздым, һәм, изге эш дип, миңа рөхсәт иттеләр. Питерда яшәгәч, мин бу эшкә катнашырга тиешмен дип саныйм. Быелдан башлап бу эшкә кушылдым.

Монда эшлим дә, эш беткәч, театрга китәм. Мин кемнеңдер каберен чистартам дип алдан тәгаенләп килмәдем, кайсы туры килә – шунысын чистартырга алындым.

Курган өлкәсендә минем туган авылымда дәү әтием һәр вафат булган кешегә кабер казышырга бара иде. «Улым, исеңдә тот, без монда мәңгегә килмәгән», – дип әйтә иде. Дәү әтинең сүзләре сеңеп калган. Ул каберләрне без карамасак, кем карасын?!

23 апрельдә икенче улым туды. Аңа Кәрим дип исем куштым. Балаларымны да үлгәннәрнең каберен белергә һәм чистартып торырга өйрәтеп үстерермен, Алла бирсә!»

Кешеләр килә дә килә. Берәмләп түгел, балаларны да алып, гаиләләр белән киләләр. Соңрак тырма-көрәкләр җитешми башлады. Чүп салу өчен капчыкларны өстәмә китертергә туры килде. Шунысы игътибарга лаек – бирегә килгән кешеләр үз туганнарыныкын гына түгел, теләсә нинди каберне җыештыралар.

Тагын таныш тавыш ишетелде. О, Альберт Әсәдуллин үзе түгелме соң?! Әйе, беркем белән дә бутап булмастай тавышы аныкы.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин: «Ел саен ук килә алмый идем – кайчакта концерт туры килә, яки башка берәр шәһәргә киткән чак туры килә. Әмма мин һәрвакыт шалтыратып чакыруларын сорыйм. Быел, Аллага шөкер, килә алдым. Монда яткан танышарым да бар. Мөхлисә ханым Зарипова биредә җирләнгән. Ул – безнең татар җәмгяте өчен бик кадерле кеше. Безнең татар хәрәкәте аннан башланды. Барысын да ул оештырды».

  • Белешмә: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхлисә Хәмзә кызы Зарипова «Нур-плюс» татар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, «Ак калфак Нева» татар хатын-кызлары берлеге рәисе буларак билгеле. Мөхлисә Зарипова шәһәрдә беренче Сабан туен һәм татарларның беренче иҗтимагый берләшмәләрен оештыруда зур тырышлык куя, «Нур – Свет» татар иҗтимагый-сәяси һәм мәгърифәти газетасын торгызуда актив инициаторларның берсе була.

«Монда хуҗам ята, оныгым ята. Ахирәтләремнең каберләрен дә чистартам, бөтен яшьләр йөрмиләр, хатыннары татар булмаганнары бигрәк тә», – диде каберләр чистартып торган Сания апа Сәмигуллина. «Хуҗам» дип ирен әйтүе икән.

95 яшьлек Равилә апа Мизинованы да очраттык. Тумышы белән Буа районының Күл Черкене авылыннан. Гомере буе Питерда яшәгән. «Без әни белән ел саен бу өмәгә киләбез. Әни бер дә калмый. Биредә әтием, күп туганнарыбыз ята», – диде аның кызы Галия ханым.

Татарларны бергә җыйган өмә шулай дәвам итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100