
Питер татар театры үзенең икенче спектаклен чыгарып, аны тамашачыга тәкъдим итте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән, «Татар-информ»ның мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова Санкт-Петербургка барып, әлеге спектакльне карап кайтты.
Питер татар театры коллективы шактый катлаулы әсәргә – төрек язучысы Тунҗер Җүҗеноглуның «Ташкын» драмасына алынган: бу – һәвәскәр артистлардан тупланган коллектив өчен гаять зур батырлык, үз көчеңә нык ышаныч һәм сәламәт амбицияләр.
- Белешмә: 2023 елда Санкт-Петербург каласында икенче татар халык театры үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Санкт-Петербургта, билгеле булганча, «Былбыл» татар халык театры эшләп килә.
- Питер татар театрының җитәкчесе – Гүзәл Исмәгыйлева. Баш режиссеры – Линар Хаҗиев. Театр Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәер-фатихасы белән эшли башлады, коллективка спектакль күрсәтү өчен сәхнә дә әлеге вәкиллек җитәкчесе Шамил Шәяхмәтов тырышлыгы белән табылган. Театр үзенең спектакльләрен (инде икенчесен) – Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты залында күрсәтә.
- Зал шәһәр үзәгендә урнашкан – Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты ишегалдына кергәндә, Тукайга мемориаль такта куелган бина яныннан үтеп китәргә кирәк, шулай итеп «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип язган Тукаебыз тамашачыны үзе театрга озатып кала. Шушы якты нур белән университет биналары арасыннан үтеп, актлар залына килеп керәсең. Зал шактый зур, ә аның халык белән тулганлыгын күрү – нур өстенә тагын бер нур булып, күңелне яктырта.
Спектакль Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтовның кереш чыгышы белән башланды.
Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов: «Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты белән килешү төзедек һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләштек. Республика мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү, яшьләр белән эшләүдән башлап, мәдәни-гуманитар юнәлешне дә үз эченә алган сөйләшүләр иде ул. Питер татар театры да шушы килешү эченә бик туры килә. Санкт-Петербургта татар театрына игътибар үскәнен күзәтәбез. Татарча аз белгән һәм бөтенләй белмәгән татарларның да татар спектакльләре белән кызыксынганлыгы күренә. Сезне театрның уникаль меценаты Виктор Сивов белән таныштырасым килә. Театрның беренче спектакле аңа шулкадәр охшаган – ул төп меценатларның берсе буларак катнаша. Чөнки театрның үзешчәннәрдән тупланганын барыгыз да белә. Алар барысын да үз хисапларына булдыралар. Шуңа да искәртеп үтәм: һәр тамашачы театрга матди ярдәм күрсәтә ала. Спектакль карарга килүегез өчен барыгызга да рәхмәт. Күбегез белән Кариев театры гастрольләрендә дә, «Былбыл» театры чараларында да очрашып торабыз».
- «Ташкын» драмасы турында белешмә. Автор үзе пьеса керешендә болай дип язган: «1987 ел. Мин бер кинокомпаниядә эшли идем. Шунда дустым, талантлы режиссер Йосыф Курченли бер гайре табигый хәл турында сөйләде. Көнчыгыш Анатолиядә таулар белән әйләндереп алынган бер авылда җирле халык кычкырып сөйләшергә дә курка икән, чөнки тавыш дулкыныннан кар ташкыны ишелергә мөмкин. Иң гаҗәбе шул – кар ишелү куркынычы 9 айга сузыла. Бары тик 3 ай гына кешеләр кычкыра, мылтыктан ата, туй уздыра, бала таба ала. Ягъни, барлык хис-кичерешләрен чыгара ала. 9 ай дәвамында куркыныч астында дәшми-тынмый яшәргә тиеш булалар. Мин шушы вакыйгадан сәхнә әсәре ясарга карар иттем. Алдыма бик күп сораулар куеп уйлана торгач, мин шундый фикер формалаштырдым: ташкын – ул табигать күренеше генә түгел, ул, мөгаен, безнең аңыбызда утырган куркудыр».
- Заманында бу әсәрне Татарстанда Минзәлә театры чыгарган иде. Бу – Дамир Самерхановның театрга баш режиссер булып килгәч чыгарган беренче әсәрләренең берсе иде. Спектакль хәзерге вакытта Мәскәүнең «Шалом» театры репертуарында бар (Сойжин Жамбалова куйган).
Питер татар халык театры – халык театры булса да, профессиональлеккә йөз тоткан театр. Катлаулы драма әсәре сайлап алар шушы профессиональлекне, үзләренең үсештә булуын күрсәтергә омтыла. Дөресен әйткәндә, мондый әсәр белән тамашачыны тотып торуы авыр, шуңа профессиональ дәүләт театрлары да андый тирән мәгънәләр салынган катлаулы әсәргә артистларны формада тоту һәм фестиваль өчен дип кенә алыналар. Ә билет сатып план үтәү өчен комедия һәм мелодрама жанрлары, төрле җиңел тамашалар кулай. Әмма Питер татар халык театры, күз курка, кул эшли, дигәндәй, авыр юлны сайлаган.
Әлеге театрның беренче әсәре – Линар Хаҗиев, Гүзәл Исмәгыйлева һәм Рәхимә Фәхриева белән бердәмлектә язылган «Заман чире» спектакле булуын искә алсак, һәвәскәр әсәрдән соң профессиональ драматургиягә алынулары аларның үсештә булуын, амбициоз планнар белән яши торган коллектив икәнен күрсәтә. Үзләре әйтүенчә, спектакльне 9 ай әзерләгәннәр, димәк, чын бала тууга тиң инде.
Спектакльдә катнашучылар: Яшь егет – Линар Хаҗиев (театр режиссеры), Яшь кыз – Гүзәл Исмәгыйлева (театр җитәкчесе), Әби – Розалия Кәрамова, Бабай – Рамил Атангулов, Ир – Илшат Дәүләтбаев (театр реквизиторы),
Хатын – Альбина Шәмсетдинова, Рәис ханым – Рәхимә Фәхриева, Кендек әбисе – Гөлсем Мирсәетова, Күмелгән кызның өрәге – Эльмира Әхмәтова (театр хореографы һәм костюмеры), Бабайның абыйсының өрәге, каравылчы – Равил Ибраһимов. Шулай ук, төрле рольләрдә Резидә Арсланова һәм Эльдар Мурдашев катнаша.
Менә шундый зур коллектив тупланган һәм һәрберсе каядыр эшләгән кешеләрне Санкт-Петербургның «Мирас» мәдәният үзәгенә җыеп репетиция ясый алганнар. 9 ай дәвамында бит ул! Шаккатырсың! Сокланырсың!
Пьеса төрек әсәре булса да, артистлар милли колоритка тирән кермәгәннәр, әмма теманы тоемлап, күңел кушканча, темага туры китереп, бик зәвыклы киенгәннәр. Декорацияләр дә җыйнак кына. Реквизитларны ясарга шушы халык театрының «алтын куллы» артисты Илшат Дәүләтбаев бар икән. Артистлар ул ясаган агач мылтыклар белән уйнадылар.
Сәхнә әсәрендәге вакыйгалар таулар арасында утырган авылда – өч буын яшәгән йортта бара. Бу авылда 9 ай буена тавыш чыгарырга ярамый, чөнки тавыштан таулардагы кар ишелергә мөмкин. Шуңа кешеләр пышылдап сөйләшә, көлми, кычкырмый, туй ясамый, бала тапмый... Әмма яшь киленнең көтмәгәндә тулгагы башлана. Без спектакль дәвамында шушы кыска гына вакыт эчендә бу гаиләдә дөньяның асты өскә килүен, кешеләрнең чын йөзләрен күрәбез.
Спектакльдә күп темалар үрелә, әлбәттә, ул – таулар һәм ташкын турында түгел. Бу әсәрдә буыннар конфликты да бар, гаилә конфликты да, кешеләрнең үзләренә кагыйдәләр уйлап табып, шуннан үзләре үк газаплануы да. Киленнең вакытыннан алда тулгагы башлануы турында аксакаллар шурасына җиткереп (кызны үтерәчәкләрен белә торып), алар беренче чиратта нәрсәдән курка – кешеләр һәм шул исәптән үзләренең дә үлеменнәнме, әллә закон бозуданмы, нишләп гаилә үз әгъзасын саклап, яшереп калырга тырышмый? Шушы нечкә мизгелләрне бирә алды бит артистлар – үз оныкларын карынында йөрткән хатынны саклап калырга теләмәгән ата белән ана рольләрен башкаручы Илшат Дәүләтбаев һәм Альбина Шәмсетдиновага шушы эпизод өчен генә дә афәрин! Ә авырлы килен ролендәге Гүзәл Исмәгыйлеваның күзләре – бу төпсез күзләрдә үзен алда ни көткәнен фаразлау гына түгел, үзенең кемнәр арасында яшәгән булуын аңлау да бар. Хәтта чын тулгакны да менә дигән итеп күрсәтә алды. Картны уйнаган Рамил Атангулов уенына тукталасым килә. Рамил аганың татар теле искитәрлек түгел, аңа русча аңлашуы җиңелрәк. Ләкин ул алынган һәм башкарып чыккан. Рамил ага сәхнәдә дәшми генә утырса да спектакльнең бизәге булыр иде – ниндидер бер эчке көче бар аның.
«Бер ай укый-укый, миңа бирелгән текстның бер кисәген ятлый алдым. Аннары минем тирәмдә остазлар барлыкка килде – өйрәтә башладылар. Ике ай дигәндә бер бүлеген өйрәндем. Линарга рәхмәт – аның уенына да, режиссерлыгына да сокланып карадым. Гаҗәп бит! Телевизордан карт бабайлар булып уйнаган артистларга игътибар итә башладым. «Мин булдырам!» – дидем үземә. «Монда килгәнмен икән, мин – артист», – дидем», – дип сөйли Рамил Атангулов. Ә хатыны белән гаиләсе арасында бәргәләнгән ир-ат ролендәге Линар ничек уйный! Ә кендек әбисе Гөлсем Мирсәетова! Ә аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәхимә Фәхриева! Яшь хатынны үлемгә хөкем итүче төп аксакалның хатын-кыз булуын күреп, куркуның җәмгыятьне нинди хәлгә җиткерә алуын күрәбез. Бәлки, һәвәскәрләр труппасында ир-атлар җитмәгәнгә бу рольгә хатын-кыз куелгандыр. Әмма Рәхимә ханым ир-ат булып уйнамады. Ул, чәч толымнарын күрсәтеп, чын хатын-кызны уйнады. Җаны бозланып каткан хатын-кызны уйнады.
Һәр артистның ниндидер эпизодларын алып, алар уеннын тасвирлап булыр иде. Әмма алай тукталмыйча, монда – гаҗәеп ансамбль уены, дип кенә төгәллим артистлар темасын.
Әлеге пьеса буенча куелган спектакльнең финалын ачык калдырып та булыр иде. Ә театр аны оптимистик рухта бетергән. Бала туды… Театрның, бала туган кебек, спектакле дә туды.
Спектакль алдыннан да, антрактта да милли киемле кызлар теләге булган кешенең театр коллективы файдасына акча күчерә алуын искәрткән листовкалар тараттылар. Шамил Шәяхмәтов та бу хакта әйтеп үтте. Чыннан да, күпмедер акча да җыелган, ди. Театр бюджетта утырмый бит, коллектив, үз мөмкинлекләреннән чыгып, барысын да үзе табыштыра.
Ә шулай да театрның бер иганәчесе бар – Виктор Сивов. Әйе, татар телен бөтенләй аңламый торган, беркайчан да Казанда булмаган, Мариинкада югары сәнгать әсәрләре карап йөри торган техник белемле ир-ат. «Ялгыш кына» беренче спектакльгә килеп эләккән дә, татарларның ихлас театрына гашыйк булган һәм бу спектакльгә дә байтак кына акча күчергән. Шулай итеп, Питерда татар театрының иганәчесе бөтенләй дә татар түгел. Күбрәк булсын иде Викторлар! Викторлар гына түгел, үзебезнең акчалы агайлар да Питердагы татар халык театрлары янында туплансын иде. «Театр яктылыкка, нурга илтә!»

Виктор Сивов, Шамил Шәяхмәтов, Расиха Фәизова
Фото: © Лилия Ибраһимова
«Ташкын» спектаклен чыгарган Питер татар халык театры бу әсәре белән төрле фестивальләрдә, аерым алганда, «Идел-йорт» халык театрлары фестивалендә катнашу мөмкинлеген карый. Катнашу гына түгел, аларның гадел ярышта уңышка ирешәсенә дә ышанычым зур.
«Питерда нәкъ менә 2 татар театры булуы – уңай күренеш. Бу – сәламәт конкуренция тудырып, аларга үсеш өчен мөмкинлек тудыра. Сез татар театрларының хәл-әхвәлен белешеп торыгыз инде», – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Алга таба аларны «Идел-Йорт» халык театрлары фестивалендә дә күрербез әле.