Подъезд ишеген ачып чыксам, песи мияулап җибәрде. Сискәнеп киттем. «Сине көттем» дигәндәй, ике күз елтырап карап тора. Үзе күренми дә. Вакыт кичке тугызынчы ярты. Караңгы. Караңгыда кара песинең ике яшел күзе күренә дә, тавышы гына ишетелә. Урамда салкынча. Яңгыр явып кына үтте. «Нишләтим икән инде моны», – дим.
Алдагы көнне ике күрше малае ишек шакып, күтәреп кергәннәр иде инде аны. «Сезнең тәрәзә астында йөргәч, сезнеке дип белдек», – диләр. Беренче катта безнең фатир. Икенче, өченче каттагыларныкы булса да, беренче кат каршында йөрер иде инде ул, име. Балачакта аны-моны уйламыйсың бит.
Песине «изге» диләр. Ярдәм сорап каршыга чыккач – уйландыра. Әллә миңа сынаумы бу? Күңелгә шундый уй керде. Әмма песине өйгә алып керергә көч җитми. Пычратыр, тиешсез җиргә пес итәр кебек. Аннан соң аңа нәрсә ашатасын да белмим. Ул минем кебек ботка гына ашап тормыйдыр. Авылда абыйның песие казылык, кибет тавыгы ише ризыкларны ашамый. Чиста итләр белән генә сыйлана. Минем песигә ит алырга акча җитми. Махсус песи ризыгы турында әйткән дә юк. Ярый ла авылда тычкан тотып кайта ала песи. Ә монда фатирда каян табыйк тычкан.
Гел песиле булды ул көн. Даруханәдә бер абыйны очраттым. Ялт итеп киенгән, өйләнмәгән, 60 яшь тирәсендәге ир-ат. «Казанга мөслимә хатын белән танышырга барышым. Таксига пассажирлар тулганчы, монда кереп чыгарга булдым. 12 песием бар, «песиләр яратмыйм инде» ди танышкан хатын. Яратыр әле, име, шәһәрдә таш бүлмәдә ятканчы, авылга кайтып күрсә – песине дә яратыр», – ди. Кеше әйтеп кенә яратып булмый шул, дип торам инде эчтән генә. Күзләре тулы нур ул абыйның. Намаз укучы кеше икәне әллә каян сизелә. Шул арада кыска сүрәләр дә сөйләп ала. Подъезд төбендә кара песи күргәч, 12 песи асраучы абзыйны да уйлап куйдым. Кемдер 12не дә асрый, әллә алып керимме икән, иптәш булыр иде, савап булыр иде, дим үз-үземә.
Иман ныклы түгел инде, алып керә алмадым. Суыткычта туңган ит маен микродулкынлы мичтә җылыттым да әзрәк, шуның белән сыйладым. Мияулый-мияулый ашады мескенкәем, аз булса да җылынгандыр, шәт. Миңа рәнҗемәсен инде.
Шулкадәр песиләр яратучы кешеләр бар бит ул. Казанда яшәүче танышым Динә шундый менә. Ташлап калдырылган песиләрне дә фатирына алып кайтып юындыра, ашата. Чирле булсалар дәвалый, клиникаларга кадәр алып бара. Аның да акчасы ташып тормый инде, «кызганам» ди. Нинди игелекле кешеләр бар, дип шаккатам мин аңа.
Икенче танышым Рәмилә апа песи ярдәме белән үзенә дуслар тапты. Юлда машина бәреп киткән песине алып кереп дәвалады. Көзге яңгырлы көндә тапкан песие язга йөгереп йөри торган булып аякка басты. Операция дә ясатты инде ул песинең аягына. Җәй көне песие белән урамга йөрергә чыкканнар болар. Машина юлында тагын машина бәрүдән саклап күтәреп чыкканда, каршысына очраган кыз, «безнең песи!» дип килеп ябышкан. Чыннан да, аларның песие булган ул. Ялгыз апа шулай итеп үзенә якын дуслар тапты. Теге кыз әбиле дә, песиле дә булды. Кунакка йөрешәләр хәзер. Рәмилә апага күченеп килгән җирендә туганнары кебек гаиләгә якынаюга бер сәбәп булгандыр ул песи.
Песиләрнең рәхмәте дә бар, рәнҗеше дә бардыр инде. Мескен хайваннар үзләрен җәберләсәләр дә белгертә алмый бит. Бер танышым сөйләгән иде. «Безнең авылда гел песиләрне типкәләгән ир кеше 50 яшендә аяксыз калды», – дип. Ни сәбәпле аяксыз калганын төгәл беркем дә белмәсә дә, шулай уйлата шул. Һәр начарлыкның да, яхшылыкның да нәтиҗәсе бар. Бәлки, кемдер нәкъ менә песиләр тәрбиясе өчен җәннәтле булыр ахирәттә. ИншәәАллаһ.
Әлфинур апаның сөйләгәннәре дә торып-торып искә төшә.
«Мин балалар йортында үстем. Авылдан Мәскәүгә бала карарга килгән 12 яшьлек кыз белән таныштык. Элек ишле гаиләдәге әти-әни зуррак кызларын чит кешеләргә бала карарга җибәрәләр иде байларга. Мөнфирә дә шулай килгән. Әнисен, туганнарын бик сагына иде ул. Ул карый торган Таһир исемле малай белән урамга чыккач, тәрбияче ападан сорап, мин дә урамга чыгам. Ерак китмибез, балалар йорты янындагы эскәмиядә генә утырабыз. Мөнфирә миңа шунда «Раббәнә»не өйрәтте. Аңа әбисе өйрәткән булган. Нәрсә аңлатканын белмәсәм дә, әйтелеше рәхәт булгач, өйрәндем. Мөнфирәнең урамга чыкканын өзелепләр көтәм. Мөнфирә артыннан кабатлап өйрәнә торгач, ятлап бетердем. Шуны укыган саен йөрәккә рәхәт була.
Кечкенә Таһир йонлач песиләрен дә күтәреп чыга иде. Балалар йортында песи булмагач, миңа ул да кызык тоелгандыр. Үземә бирелгән ипидән бер чеметем булса да алып чыга идем песигә. Мин сине үзебезгә, авылга алып кайтып китәм, дия иде Мөнфирә. Тик безнең хыялларны сугыш җимерде, юллар аерылды. Сугыш башланганда, миңа 17е яшь иде. Безне урман кисәргә җибәрделәр. Бервакыт окоп казыйбыз, юеш, туң балчыкны чак-көч алып атабыз, салкын көн. Ашап алганнан соң, иптәш кызым белән эшебезне дәвам итәргә кузгалган гына идек, әллә каян гына бер песи килеп чыкты. Нәкъ кенә Мәскәүдә калган Таһирның песиенә охшаган. Минем каршыга баскан да, алга таба мине җибәрмичә, телен, тешләрен күрсәтеп, каты итеп мыраулый. Котырган мал кебек. Песидән куркуымнан, кычкырып, «Раббәнә»не укый башладым, песи алга таба уздырмый. Шунда бездән ерак та түгел, без барасы агачлыкка снаряд төшеп шартлады. Менә шуннан соң песиләрнең рәхмәте, догаларның көче юк диген син», – дип сөйләгән иде ул. Әлфинур апа 92 яшенә җитеп, балалары, оныклары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшәде. Ничә барып керсәң дә, янында песиләре булыр иде.