news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Персик, абрикослар үстерүче Илдус Вәлиуллов: «Химикатлы җиләк-җимеш сатып алганчы...»

Авылларның матурлыгы – йорт-куралар, бакчаларның күркәмлегеннән дә тора. Чүпрәле районында да эшсөяр, уңган һәм булдыклы халык яши. Күптән түгел Юлай Низаев һәм Милена Новикова Чүпрәленең Кече Чынлы авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Илдус абый Вәлиуллов белән танышып кайтты.

news_top
Персик, абрикослар үстерүче Илдус Вәлиуллов: «Химикатлы җиләк-җимеш сатып алганчы...»
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Май чүлмәге тышыннан билгеле. Үзен авыл тормышына багышлаган Илдус абыйның капка төбенә килеп төшкәч, беренче уем шул булды. Без аның уңган вә тырыш булуына таң калдык. Искиткеч матур тәрәзә бизәкләренә дә, шактый зур-зур булып үскән клещевинага да (гади генә итеп «пальма» дип йөртәбез аны) игътибар итмәү мөмкин түгел. Ә төрле-төрле төстәге тавыклар һәм чебешләр белән тулы абзары аша үткәч, күзләрне иркәләрлек бакчага чыгасың. Шулкадәр күп агачлар һәм куаклар ул бакчада – уңган бакчачының һәр эшкә кулы ята.

«Җирнең дымлы булуы нык интектерде»

Илдус абый Вәлилуллов, Ульяновск өлкәсендә хисапчы һөнәрен үзләштереп кайтканнан соң, Кече Чынлыда көн күрә. Авылга газ кергән, суга интекмиләр, юллар караулы. Илдус абый озак еллар дәвамында «Цильна» хуҗалыгында склад мөдире булып хезмәт куя. Бакчачылык белән ныклап шөгыльләнә башлавыннан 10 еллап үтеп киткән. Орлыктан абрикос, персикларга кадәр үстерә ул. Безнең яктагы климатка яраклаштырырга тырыша ул бу экзотик агачларны.

Бакчачылык белән кызыксынуым электән үк булды. Ләкин, монда безнең җир асты сулары бик якын булганлыктан, яшелчә-җимеш, агач-куаклар үсми иде. Мин алмагач, чияләрне күпме утыртып карадым: тамырлары суга тиеп торгач, череп бетте. Җирнең дымлы булуы нык интектерде. Бу җирләрдә элек заманнарда күл булган. Аннары инде, тора-бара, җир яхшырды. Хәзер дә инде менә канаулар казып куям, – дип аңлатты бакчачы.

Фото: © «Интертат» өчен Илдус Вәлиуллов тәкъдим итте

Илдус абый, бакчасында йөргәндә, әллә ничә төрле, җимешләр, агачлар күрсәтте. Агачларын яшәртеп, үсентеләрен дә үзе ясап тора. Монда алмагач, слива, сырганак, черешня… Шулай да ул черешняның авыр үсүенә зарланды. Сырганак исә янында пар агачы булганда гына кинәнеп үсеп китә икән. Илдус абый иң башта чит-ят якларда гына үсә торган агачлар һәм куакларны килеп сатучылардан ала торган булган, ләкин, бездәге климатка яраклаштырылмаганлыктан, алары үсеп китә алмаган. Ә менә хәзер булмаганын кайтарта, ә булганын үсе үстерә.

Орлыкларны кайлардан аласыз?

Орлыкларны Себер, Ерак Көнчыгыш якларыннан да кайтартам. Таныш бакчачылар аша алам. Мәсәлән, персиклар үстерә башлавыма 7 еллап бар. «Память Симиренко» дигән персик сортын Ульяновск якларыннан алып кайткан идем. Аннары ул әйбәт кенә үсеп киткәч, прививкалар ясап, орлыктан да үстерергә керештем. Менә хәзер персикның 12ләп культуралы сорты һәм 20ләп орлыктан үскән гибридлары бар.

Абрикосларны һәр бакчачы да үстерми бит.

Абрикосларның да төрлесен үстерәм. «Канада» сортлары да әйбәт кенә үсә. Аннан соң 30 төп виноградым бар. Быел шуның 12се уңыш белән шатландырды. Виноградның «Аркадия», «Преображение», «Чарли», «Эмма», «Сомерсед сидлис», «Сенсация», «Маршал фош», «Красава», «Рембо» һәм «Дарвика» дигән сортлары миндә. Бездә җәй кыскарак булганлыктан, тиз җитешә торган сортларны үстерү – отышлы алым, – ди Илдус абый.

Виноградлары теплицада үсә булып чыкты, аның ышыктарак булуын хуп күрә әңгәмәдәш. Яз көне теплицада виноград өчен бик яхшы шартлар була икән. Төшлесен дә, төшсезен дә үстерәм, ди. «Даврика» дигәне аеруча тиз өлгерә торган сорт булып чыкты.

Җылы якларда үсә торган агачлар, кышкы зәмһәрир суыкларга бирешмәсен өчен, «Дорнит», «Пенопол» һәм «Агроспан» ише ябу материалларына төрү яхшы, ди Илдус абый. Кыш көне аеруча персикларга зыян килүе ихтимал. Шулай да, 30 градус салкын булган кышка да алар чыдаганнар. Күсе-тычкан һәм башка кимерүче корткычлар тимәсен өчен, ятьмәләр белән дә уратып ала икән ул агачларны. Аннары Илдус абзый куяннарның күп булуы хафага салуын әйтте. Хәзер бу җәнлекләр аеруча күбәйгәч, кыенлыклар булгалый, ди.

Менә агачлар янына, 5 литрлы шешәләрдә сулар куйгансыз. Алары ни өчен кирәк?

Алардагы су көн буена кояшта җылына һәм төнлә азмы-күпме җылылык биреп тора. Күбрәк яз башларында кирәк инде ул.

Бакча язын – азотлы, хәзер – калийлы ашламага мохтаҗ

Нинди ашламалар кулланасыз?

Ашламалар белән аз эшкәртәм. Бакчага язын – азотлы һәм хәзер калийлы ашлама кертү кирәк. Көзен калий белән 10 көнгә бер эшкәртү зарур. Калий – пестицид түгел, зыяны тими кешегә.

Персикларга, абрикосларга махсус ашлама кулланмыйсызмы?

Шул ук азот һәм калий. Химикатларсыз үстерәсем килә.

Персик һәм абрикос агачлары яз көннәрендә хуш исле чәчәкләргә дә күмеләдер...

Әйе, персик агачлары бик матур итеп иртә чәчкә ата. Ләкин кыраулар кайчан төшәчәген гел күзәтеп торырга инде. Томаларга җайлы булсын өчен, персик агачларын зур итеп үстермәскә тырышам. Ә менә абрикосны томалау – авыррак. Олы гына бит куаклары! Абрикос кояш күрде икән, чәчкә ата да куя. Ул апрель ае башлары булырга да мөмкин.

Чәчәк аткан агач-куакны ничек төрәсез соң, аның бит чәчкәләре коелып төшәдер.

Мин аларны рам белән, парник формасында ясап куям, – дип аңлатты ул.

Бакчага су сибү мәсьәләсе: еш яки сирәк сибәргә?

Су балансын ничек сакларга бакчада? Су еш сибәсезме?

Үсентеләр кибеп китмәсен өчен, яннарына ком да салып куям. Үсентеләргә быел сипмәдем дә, агачларга исә бик коры елларда гына сибәм. Әйтеп торам, бездә дым җитәрлек тә кебек, бер караганда. Шулай да бакчаның астындарак дым яхшы, ә өстә – таштай каты җир. Ә яшелчәләргә – һава торышына карап инде.

Авылда калганыгызга үкенмисезме?

Авылны яратам, шәһәрдә торып булмый! Бакча – тормышымның зур өлеше инде ул. Эштән кайту белән бакчага чыгам. Монда миңа рәхәт һәм яхшы. Эштән курыкмыйм инде. Туганнар кайта, алар да булыша. Уңышны якыннарыма, дус-ишләргә, күршеләргә өләшәм. Ике апам, сеңлем кайтып, җиләк-җимешләрдән тәмле-тәмле, «телне йотарлык» кайнатмалар һәм компотлар ясап китәләр.

«Химикатлар белән тулы җиләк-җимеш, яшелчә сатып алганчы, үзебезгә үстерергә кирәк»

«Интертат»ны укып баручы бакчачыларга ниләр киңәш итәр идегез, Илдус абый?

Бакчачыларга курыкмаска, бөтен төр яшелчә-җимешләрне үстерергә киңәш итәм. Персик, абрикос үстерү дә әллә ни катлаулы түгел, бик җиңел! Салкыннардан саклау гына кыенрак. Персикны быел утыртсаң, икенче елга уңыш бирергә мөмкин. Ул үзеннән-үзе серкәләнә. Хәзер климат үзгәрде инде, кышлар да нык суык түгел. Әллә каян химикатлар белән тулы җиләк-җимеш, яшелчә сатып алганчы, үзебезгә үстерергә кирәк. Персик – иң файдалы җимеш. Аны Кытайларда императорларга гына биргәннәр. Кытай халкы аны, озын гомер һәм саулык чыганагы, ди. Абрикосны үстерүнең авырлыгын күрмим. Аннары көзләрен агачларның ботакларын да бик кисмәү хәерле, чөнки кыш көне зыян килү бар, – дип аңлатты уңган бакчачы.

Илдус абыйның бакчасында тавыклар да йөгереп йөри. «Кохинхин», «Пушкинская», «Австролорп», «Маран» тавыкларын инкубаторда үзе үрчетә икән. 25-30 башлап «Линда» токымлы казлар да үстерә. Көтелмәгән шәһәр кунакларын сәламләгәндәй, дистәләгән каңгылдашып куйды.

Бакча – уңганнар өчен

Илдус абыйның бакчасы белән танышып йөргәндә, чапкан үләннең дә җыелмаганына игътибар иттек. Ул аны ашлама итеп куллана икән, астындагы селәүләр, башка бөҗәкләр каты җирне йомшарта, ди. Җир катламнарын яхшырту максатыннан, кислород һәм азот кертү өчен, ак тукранбаш һәм люцерна да чәчкән. Фундук чикләвеге, имбирь да үстерә бакчачы.

Яшәешнең тәмен белеп бакчачылык белән шөгыльләнүдән ямь табып яшәүче Илдус абый соклану хисләре уятты. Үз өем – үз көем, дип барына шөкер итеп яши. Бакча уңышлары ел саен үзен дә, якыннарын да сөендереп торсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар