Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьдә туып-үскән татар егете Африкадан алып кайткан хатынына кар көрәтә

news_top_970_100
Пермьдә туып-үскән татар егете Африкадан алып кайткан хатынына кар көрәтә
Марат Дәүләевнең социаль челтәрдәге битеннән

Пермь өлкәсе Седяш авылыннан Марат Дәүләев исемле блогер егет икенче тапкыр Африка кызына өйләнде. Алар Замбия ЗАГСында мөнәсәбәтләрен законлаштырды. Маратка икенче хатыны өчен 166 мең сум түләргә кирәк булды.

Маратның икенче хатыны Нгамбо исемле. Ул Африкада башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы булырга укыган. Россиягә күчү сәбәпле, ул укуын ташлаган. 

Хәзер яшь гаилә Маратның туган авылына кайткан, аның әти-әнисе янында яши. Тиздән никах укытырга уйлыйлар. Әлегә яшь килен кар көри, тик ник көрәгәнен аңлап бетерми бугай, чөнки карны кире капка төбенә ата.

Марат – биш вакыт намазын укучы мөселман. Аның хәзерге хатыны Нгамбо ислам динен кабул иткән. Егет беренче хатынын ислам диненә күндерә алмаган. Аның хатыны Кент христиан динендә иде.

 

Фото: © Марат Дәүләевнең социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100