Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләш итеп Африка кызын сайлаган татар егетеннән 260 мең сум акча сораганнар

news_top_970_100
Кәләш итеп Африка кызын сайлаган татар егетеннән 260 мең сум акча сораганнар
Марат Дәүләевнең социаль челтәрдәге битеннән

Пермь өлкәсе Седяш авылыннан Марат Дәүләев исемле блогер егет Африка кызына өйләнде. Ул язылышу турындагы таныклыкны кулына алган, хәзер яшь гаилә Россиягә кайтырга җыена.

Марат бер тапкыр Африка кызы белән никах укыткан иде инде, әмма аларның аралары суынды һәм юллары аерылды. Марат икенче тапкыр да Африка кызына өйләнде. Кара тәнле хатынга өйләнү аның хыялы булган.

Марат – биш вакыт намазын укучы мөселман. Аның хәзерге хатыны ислам динен кабул иткән. Егет беренче хатынын ислам диненә күндерә алмаган. Аның хатыны Кент христиан динендә иде.

Марат Африкада өйләнешү гади булмавы һәм кәләш өчен акча сораулары турында язган.

«11 гыйнварда без рәсми төстә ир белән хатын булдык, әмма бу гади генә узмады. Замбиядә шундый традиция бар, кәләш өчен акча түләргә кирәк. Элек сыерлар белән түләгәннәр, хәзер акчалата түләргә мөмкин. Без 45 000 квача –166 мең сумга килештек, әмма бу – артык зур сумма. Россиядәге һәм Замбиядәге әти-әниләргә финанс яктан ярдәм итәм, бу сумма шул бәягә керәчәк, дип ризалаштым. Әлегә 15 мең сум гына түләдем. Ә миннән 260 мең сум сораганнар иде, мин «артыгын кыланмагыз» дидем.

Законлы өйләнешү өчен, «кәләшнең ата-анасына акча түләдем» дигән кәгазь кирәк. Тагын 2 шаһит һәм язылышу көненә бер көн кала, безнең мөнәсәбәтләрнең чын булуына тикшерү узарга кирәк. Боларны оештыру авыр булды, әмма аның белән генә тәмамланмады. Замбиядә ЗАГСка барып, өйләнешү турындагы таныклыкны килеп алып кына булмый. Кияү костюм-чалбардан яки милли киемнән булырга тиеш. Миңа кием сатып алырга туры килде, бер дә аласым килмәгән иде, чөнки Россиягә кайтырга җыенган чемоданда болай да урын юк.

Менә без ЗАГСта. Барысы да яхшы, мин костюм-чалбардан, әмма бер шаһитыбыз көндәлек киемнән иде, шуның аркасында чараны үткәрергә теләмәделәр. Мин тавыш чыгардым.

Мин аларга башка илдән килүем, хәзерге вакытта бер кирәк булмаган кием алуым, кәләш өчен һәм дәүләт пошлинасы түләвем һәм бу тантаналы чараның миңа кирәк булуы турында әйттем. Миңа язылышу турындагы таныклыкны бирүләрен сорадым.

Алар мине тыңлап бетерде, язылышу тантанасын үткәрделәр, һәм документ минем кулда», – дип таныштырган Замбиядәге таләпләр белән татар егете.

Әлбәттә, Маратның тормышын күзәтеп баручылар яшь гаиләгә бәхет теләгән. «Марат, монысы гомерлек булсын», «Кәләшең чибәр», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Менә бу, ичмасам, традиция. Кызык», «Әйдәгез, кайтыгыз, татарлар демографиясен яхшыртыгыз», – дип язучылар да бар.

«Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем», – дип сөйләгән булган Марат «Интертат»ка.

Пермьда туып-үскән татар егете Африка кызына икенче тапкыр өйләнергә җыенуы турында хәбәр иткән идек.

 

Фото: © Марат Дәүләевнең социаль челтәрдәге битеннән 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100