Пермьдә җиңел булмаячак: Татарстан көрәшчеләре Россия чемпионатына барырлык батырларын барлады
Көрәш буенча Татарстан чемпионатының соңгы елларда болай шаулап узганы юк иде әле. Келәмдәге түгел, келәм читендәге көрәшне күз уңында тотып әйтүебез.
Чистартумы, өркүме?
“Пермьдә җиңел булмаячак”, – әлеге сүзләрне Татарстан җыелмасын декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына алып барачак остазлар авызыннан бер генә тапкыр ишетергә туры килмәде. Сүзләрдә хаклык бар – төбәкләр теш кысып каршылык күрсәтә. Югарыда телгә алынган дүрт көрәшче дә безнең егетләрне сыртка салмас, дип әйтеп булмый. “Безгә килеп өйрәнәләр дә, безгә каршы чыгалар”, – диешә Татарстан вәкилләре. Быелгы көрәшнең Павликсыз гына узуы шушыңа бәйле дә инде.
– Бер төбәктән икенчесенә күчеп йөри торган егетләр бар. Спорт министрлыгы, танылган тренерлар, ветераннар белән киңәшләшеп, ошбу чемпионатта аларны кертмәскә дигән карарга килдек. Көрәшче үзенең кайсы төбәк патриоты икәнен ачыкларга тиеш. Милли көрәштә каһарман булу гына аз, территориаль ягын да ачыкласыннар иде. Көрәшчеләрнең бер командадан икенчесенә күчеп йөрүләрен хупламыйм, – диде бу уңайдан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов.
...Узган елгы чемпионнарның дүртесе генә үз титулын саклап калды. Алар – Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин, 70 килограмм), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск, 80 килограмм), Булат Мусин (Яңа Савин, 90 килограмм) һәм Радик Сәләхов (Зәй, 130 килограмм). Алардан тыш үз авырлык үлчәвендә чемпион исеменә Илсур Гыймадетдинов (Кукмара, 60 килограмм), Рамил Хәкимҗанов (Арча, 65 килограмм), Ранис Галимуллин (Теләче, 75 килограмм), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин, 85 килограмм), Айвар Билалов (Әлмәт, 100 килограмм), Илфат Гыймадиев (Нурлат, 130 килограммнан югары авырлык) лаек булды. Менә шушы 10 көрәшченең тугызына Россия чемпионатында Татарстан данын яклаарга туры киләчәк. Бер «бәхетсез»е кабат Россия чемпионатында катнаша алмый. Чөнки ил чемпионатында 130 килограммга кадәрге авырлык юк. Димәк, Радик Сәләхов белән Илфат Гыймадиевны үзара көрәштереп карарга туры киләчәк. Ә аларның җиңүчесенең көндәше инде билгеле – Пермь келәмендә Сергей Павлик көтә. Татарстан келәменнән “куган” өчен үч алыр, мөгаен. Чистарттыкмы? Әйе, диярсез! Инде хәзер өркетә – чөнки барыбер Павлик көтә!
Кагыйдәне үзгәртергә кирәк!
Бу фикерне тамашачы да, хөкемдарлар да, көрәшчеләр дә әйтә. Соңгы сүзне ахыр чиктә барыбер Россия көрәш федерациясе әйтәчәк. Ашыгыч карарлар кабул итеп булмый – чөнки төбәктәге көрәшне дә онытырга ярамый. Ә ил күләмендәге келәмгә яраклашу буыннардан килгән үз көрәшебезнең матурлыгына аяк чала. Шуның белән килешергә теләмәгән тамашачы сызгыруын ишетмәс өчен колакларны томаларгамы, әллә Россия ягына карап кул селтәргәме?
Икесенең берсен дә эшләргә ярамый. Чөнки, Марат Әхмәтов әйтмешли көрәшебез – милләтнең җаны ул. Ә шуны яшәү рәвешенә әйләндергән егетләр саны тотрыклы рәвештә сакланып килә икән (Татарстан чемпионатында 381 көрәшче бил алышты!), аларга спорт остасы исеме алуга, ил батыры булырга да юл ачарга кирәк. Бүгенге көрәш менә шундый ике тармаклы юл чатында. Кайсына керергәме? Берсенә дә! Уртадан юл ярырга кирәк.
Кагыйдәләргә ни булган, дияр бил алышуларны көрәш сараена килеп карамаган кешеләр. Әллә ни булмаган, фәкать бүген техник алым күрсәткән көрәшчене, аңа караганда алымны азрак кулланган көндәше дә җиңәргә сәләте. Мисалга 70 килограммга кадәрге авырлыктагы финал бил алышуын мисалга китерик: Зәй көрәшчесе Булат Гадершин келәм хуҗасы Азат Нурмөхәммәтовны бил алышу башында ук күкләргә чөеп, 2 баллык алым кулланды һәм очрашу азагына таба аркасына ятып, оттырып чыкты. Халык ризасызлык белдерүе аңлашыла – алар үзебезчә күтәреп салуны көтә. Хөкемдарлар Азатны җиңүче итә. Алар хаклы – кагыйдәгә каршы барып булмый.
– Кагыйдәләрне үзгәртергә кирәк булуын үзем дә беләм. Тамашачының ризасызлык белдерүен дә ишеттем, – диде азактан Азат Нурмөхәммәтов үзе “Интертат” хәбәчесенә. – Әмма кагыйдәдә язылганны үз тактик көрәшемә кертүдә кемне гаепләргә? Мин кагыйдәләргә каршы бармадым.
...Дөрес сүзгә җавап юк, энем, дип кул кысты янәшәдә торган көрәш аксакалы да.
Кайда яхшы көрәшәләр?
Көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионатында Әлмәт командасына тиңнәр булмады. Быел чемпионатта 47 команда көрәшчеләр бил алышкан иде. Әлмәтләрдән беразга гына калышып, Зәй көрәшчеләр командасы икенче урынга күтәрелде. Өченчедә – Казанның Яңа Савин командасы.
Шулай итеп, узган елгы уңышын кабатларга Яңа Савин районы көрәшчеләренә диварлар булышмады. Хәтерегездә булса, узган ел командалар арасында беренче өчлекне Яңа Савин, Теләче һәм Балтач көрәшчеләре бүлешкән иде.
Нәкъ менә әлеге районнарда көрәш нык алга киткән, дип әйтергә ярыймы? Кистереп җавап бирмәс идек. Бүген көрәшчеләр Ютазыда туып, Балтач аша Чүпрәле районына килеп чыкса да аптырамассың. Анысына каршы да көрәш кирәкме? Әлегә проблеманы куертучылар юк. Димәк, чистарынырга иртәрәк. Иртәгә ни булыр, әйтүе кыен. Әлегә Пермьгә барып кайтырга кирәк әле. Кәефләр шуңа бәйле булачак.
Ә андагы келәмдә «яралы бүре» – Сергей Павлик көтә... Өркетә!..
Татарстан чемпионаты җиңүчеләре:
60 килограмм:
1. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара).
2. Алмаз Биккинин (Саба).
3. Илмир Камалиев (Яңа Савин).
65 килограмм:
1. Рамил Хәкимҗанов (Арча).
2. Дмитрий Левашов (Зәй).
3. Ислам Фәләхов (Вахитов).
70 килограмм:
1. Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин).
2. Булат Гадершин (Зәй).
3. Илнар Муллахмәтов (Балтач).
75 килограмм:
1. Ранис Галимуллин (Теләче).
2. Рамил Синәкәев (Әлмәт).
3. Ренат Шәйхетдинов (Чаллы).
80 килограмм:
1. Ренас Кәлимуллин (Менделеевск).
2. Фаяз Зарипов (Арча).
3. Нәфис Галиев (Кукмара).
85 килограмм:
1. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин).
2. Марсель Гозәеров (Әлмәт).
3. Илнур Камалов (Вахитов).
90 килограмм:
1. Булат Мусин (Яңа Савин).
2. Илсур Сафин (Лаеш).
3. Фәнис Сабирҗанов (Вахитов).
100 килограмм:
1. Айвар Билалов (Әлмәт).
2. Эльдар Хәмитов (Зәй).
3. Илнур Хурамшин (Әлмәт).
130 килограмм:
1. Радик Сәләхов (Зәй).
2. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).
3. Раил Мараков (Теләче).
Авыр үлчәү:
1. Илфат Гыймадиев (Нурлат).
2. Илнур Зәйнуллин (Арча).
3. Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин).
Командалар арасында:
1. Әлмәт.
2.Зәй.
3. Яңа Савин районы.
4. Теләче.
5. Вахитов районы.