Пермьдә булган атыштан соң Казан студенты: «Курку хисе бар һәм булачак»
Казанда Ленин бакчасындагы фонтан янында Пермь университетында атыш вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә мемориал оештырдылар. Фонтан янында кызыл җәймәле ике өстәл, өстәлләр янында «Пермь, кайгырабыз. Казан» дип язылган такталар тора. Өстәлләрдә канәфер чәчәкләре өелеп тора, шәмнәр яна.
Мемориал янына килеп җиткәндә үк бер апа үз-үзенә генә рус телендә: «Нәрсә булды икән, йә Ходам», — дип тора иде. «Апа, белми калдыгызмы?» — дим. Пермь университетында атыш булганын сөйләп биргәч, ул бик дулкынланды, ни эшләргә белмәгәндәй каушап калды, ни әйтергә дә белмәде. Кулын иреннәренә куеп, мемориалга карап торды, күзләре яшьләнде. «Гафу итегез, мин нәрсә әйтергә дә белмим», — дип әкрен генә атлап китте.
«Оныкларны ничек мәктәпкә җибәрергә?»
Фонтанның икенче ягында тагын бер апа басып тора иде. «Яшьләр арасында акыл ягыннан зәгыйфь, наркоман, ахмаклар бар шул. Балаларыма кырык яшь инде, ә оныклар өчен куркыныч. Минем өч оныгым бар. Ничек мәктәпкә җибәрергә? Сакчылар аны туктата алмый. Сәүдә үзәге, хастаханәгә барырга да куркыныч, аткан кеше кая да бара ала. Хәзер кешенең ни уйлаганын Инстаграмнан да күреп белеп була бит, ләкин күзәтеп торучылар гына юк. Ата-ана күзәтеп торырга тиеш. Мин әле дә балаларым турында барысын да белеп торам. Мәктәптә дә укытучылар күзәтеп торырга тиеш.
Хәзер яшьләрнең хәтере дә начар. Автобуста яшь кондукторлар берничә тапкыр килеп сорый, исендә калдыра алмый, чөнки гел телефонда.
Элек әтиләр урман аша мәктәпкә йөргән һәм бүредән курыкмаган. Ә хәзер бүредән түгел, кешедән куркырга кирәк. Башка сыймаслык хәл. Баланы әти-әнигә озатырга туры килә», — дип сөйләде Надежда ханым.
Аннан соң ул үзе дә мемориал янына якынрак килеп тынып калды.
«Курку хисе бар һәм булачак»
Фонтан янындагы эскәмиядә утырган ике апа шулай ук ни булмаган белмәгән булып чыкты. Ни булганын белгәннән соң, алар да балалар өчен курку хисе булуын сөйләде.
«Куркабыз балалар өчен. Безнең шәһәрдә, Төмәндә, күптән түгел бер очрак булды: бер кыз югалды һәм бер айдан гәүдәсен таптылар. Шуңа күрә балалар өчен куркабыз, әлбәттә», — ди Ирина апа.
Бер кыз ал канәфер тотып килде. Эльина Кәримова КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының өченче курсында укый.
«Бу хәл турында мин иртән торгач Инстаграмнан белдем. Төрле пабликларда чыккан постларны күргәч, ни булганын аңладым. Бу хәлне бөтен студент якын алган дип уйлыйм. Бу хәл бөтен кеше белән була ала. Миңа әйтергә авыр, мин үзем дә студент. Бу хәбәрне белгәч үк, ул урында һәрберебез була ала, дигән уй килде. Бер карасаң, андый хәл безнең белән булмас кебек, әмма курку хисе бар һәм булачак. Мондый хәлләр кабатланмасын иде.
Бөтен кеше ата-ананы гаепли, ләкин барысы да алардан гына тора дип уйламыйм, күбесе җәмгыятьтән, тирә-юньдәге кешеләрдән тора. Без үзебез дә игътибарлы булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, мондый хәлләрдә нәрсәләр эшләргә, нинди ысуллар кулланырга кирәклеген аңлатсалар әйбәтрәк булыр иде. Зыян күрүчеләр әзрәк булыр иде», — дип сөйләде ул.
Без сөйләшеп торганда җил көчәйде һәм өстәл янында торган язмалы такта ауды. Кешеләр сискәнешеп киттеләр.
«Хәзер автобуста барганда да як-ягыңа каранасың, шүрләтә»
Фонтан янында башына яулык бәйләгән бер апа басып тора иде. Ул бу хәл турында белә иде.
«Яшьләргә игътибар җитеп бетми дип уйлыйм. Ни өчен яшь кеше шундый әшәкелеккә бара. башка сыймый бит: тик торганнан кешегә ата. Бик куркыныч. Күпме студентлар тәрәзәдән сикергән, бик яман хәл. Ул сигез баланың ата-анасы бар бит, ул аны укырга керткәндер…
Элек авырлык күп булган инде, һәр әйбернең кадере булган, ә хәзер кадер юк. Кеше авырлык күрмичә, рәхәтлектә яшәгәнгә шундый ваемсыз буладыр. Хәзер автобуста барганда да як-ягыңа каранасың, шүрләтә. Безнең арада да шундый кешеләр булырга мөмкин, кем белгән», — дип сөйләде Зилә апа.
Мемориал янында кеше күп түгел иде, кемдер бөтенләй ул хәбәрне белми булып чыкты. Кичке сәгать җидегә мемориал янына яшьләр оешмалары вәкилләре килә башлады.