news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пермь татар яшьләре оешмасы рәисе төбәктә татарларны башкортлаштыру баруын әйтте

«Татар мәктәпләрендә башкорт милли чараларының артуы сизелә башлады. Гомумән, Башкортстан милләтчеләренең актив эшчәнлеге күренеп тора», - диде Рөстәм Галимов.

news_top
Пермь татар яшьләре оешмасы рәисе төбәктә татарларны башкортлаштыру баруын әйтте
https://m.vk.com/chakchak59

Пермь краенда «Чәкчәк» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Галимов төбәктә татарларны башкортлаштыру актив баруын әйтте.

«Пермь краенда, бигрәк тә Барда районында, татарларны башкортлаштыру мәсьәләсе кискенләште. Барда районының 95 процентын татарлар һәм башкортлар тәшкил итә. Шул ук вакытта анда төбәк буенча татарларның утыз проценты исәпләнә», — дип сөйләде Рөстәм Галимов.

Рөстәм Галимов сүзләренчә, Башкортстан милләтчеләре Барда районы татарларын башкорт булып язылырга өндәп йөри. Көчле агитация эше ике ел элек башланган.

«Башкортстанлылар Пермь краенда һәйкәлләр куярга йөриләр, мәктәпләрдә башкорт телен укытуны кертергә телиләр. Моңарчы татар авылларында татар теле укытыла иде. Башкорт теле укытылса, китаплар, интерактив такталар вәгъдә итәләр. Татар мәктәпләрендә башкорт милли чараларының артуы сизелә башлады. Гомумән, Башкортстан милләтчеләренең актив эшчәнлеге күренеп тора», — диде татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе.

Рөстәм Галимов Пермь татарларына Татарстан Республикасы тарафыннан игътибар Башкортстаннан кебек зур булмавын белдерде. Шулай да, яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгының грантларын отканы бар, берничә баланы Казан аланнарына илтә. Татарларның иҗтимагый эшчәнлеге күбесенчә җирле иганәчеләр ярдәмендә башкарыла, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар