Пермь краеның татар авылларын су басты: «Йорт, мунча, машиналарны агызып алып китте»
Пермь краеның Октябрьск районындагы татар авылларында яшәүче милләттәшләребез зур сынау белән очрашкан. Тоташ яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Ирень елгасында су күтәрелеп, берничә дамба ишелгән. Елга тирәли урнашкан дистәләгән татар авылы су эчендә калган. Районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.
Суның кодрәтен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ничек кенә акыллы, техник яктан алга киткән булса да, адәм баласы да аның каршында көчсез. Су - үз кануннары буенча яши. Ул безнең дистә еллар буе тырышып корган тормышыбызны берничә минут эчендә юк итәргә мөмкин. Җәйнең нәкъ уртасында су баскан авылларның Интернет киңлекләрендә таралган фото-видеоларын карап, ихтыярсыз шул хакта уйлап куясың.
Октябрьскида хәл чыннан да бик кискен. Моңа инде бу якларда 13 июльдән бирле туктамыйча койган яңгырлар сәбәпче. Шуның нәтиҗәсендә Ирень елгасы ташыган, берничә дамба җимерелгән, су ташкыны аеруча да Яңа һәм Иске Иреньбаш авылларына зур зыян салган. Соңрак ташу Ишим, Янапай, Әри-Түз, Калтай, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктулка авылларына да төшеп җиткән. «Интертат», әлеге авылларда яшәүчеләр белән элемтәгә кереп, аларның хәлләрен белеште.
«Безнең авыл су тозагында калды»
Иске Иреньбашта яшәүчеләр шушы дәрәҗәдәге су басуларга бөтенләй әзер булмаган. Авыл халкы шок хәлендә. Берничә гаилә бөтенләй йортсыз калган. Авыл башындагы дамба ишелү белән, йортлар суның җимергеч көченә каршы тора алмаган. Су үз юлындагы өйләрне, мунча-корылмалар, техникаларны агызып алып киткән.
Бу хәлләр ялларга авылга, әти-әнисе янына кунакка кайткан Анжела Фәттахованың күз алдында була.
Соңгы вакытта яуган яңгырлардан Ирень елгасы һәм күлдәге су күтәрелде, базларга су керде һәм урамыбыздагы бер йортның беренче катын су басты. Бу күлгә якын урнашкан йортлар инде. Шуннан соң авыл халкы җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, дамбаны төзекләндерүне сорады, чөнки ул авария хәлендә, җимерелү куркынычы бар иде инде. Килеп, бераз балчык атып, төзекләндергән кыяфәт ясап киттеләр. Социаль челтәрләргә фотолар куеп, хисап тотарга да онытмадылар. Әмма ниндидер зур эшләр башкарылмады. Нәтиҗәдә, 18 июль көнне күлдә су артканнан арта барды, дамба җимерелде һәм безнең авыл су тозагында калды.
Су безгә санаулы минутлар эчендә килеп төште. Бер сәгатьтән урамыбыз су эчендә утыра иде инде. Без әйберләрне биегрәк урыннарга куеп йөргән арада, су артканнан арта барды. Ишектән чыгу мөмкин түгел иде инде, әни, мин һәм апам тәрәзәдән чыгарга мәҗбүр булдык. Әти һәм апамның ире соңрак өйдән көчкә чыгып өлгерделәр.
Төнлә авылга коткаручылар килде. Аларның да көймәләре агып китә язды, көчкә-көчкә генә йөзделәр, чөнки агым бик көчле булды.
Авылда 9 йортны су басты, 2 йортны бөтенләй агызып алып китте, алардан бернәрсә дә калмады. Кемнәрнеңдер терлекләре батып үлде, кемнеңдер техникасы акты. Күршебездә өлкән яштәге әби белән бабай яши. Аларның да өйләрен су алып китте. Үзләре иске йортларына кереп, шуның чормасында коткаручылар килгәнне көткәннәр. Менә шулай итеп кешеләр бер минут эчендә йорт-җирсез калды. Хәер, агып китмәгән йортлар да яшәрлек, мунчалар, башка корылмалар кулланырлык түгел инде хәзер. Җиһазлар, техника – барысы да пычракка баткан. Йортларыбыз барысы да агач иде, бүрәнәләре бүрткән. Аларны корыту мөмкин дә түгелдер, черерләр дип уйлыйбыз… Үзебез әлегә карт әниләрнең иске йортына күчендек. Шушы пычрак су чирләр алып килер дип тә куркабыз, чөнки авылда балалар авырый башлады, - ди әңгәмәдәшем.
Анжела сүзләренчә, район җитәкчелеге килеп, барысын да үз күзләре белән күреп киткән. Әмма әлегә халыкка нинди дә булса ярдәм вәгъдә итүче күренми икән. Иске Иреньбашны башка авыллар белән тоташтыручы ике күпер дә җимерелгән. Аның берсен кичә авыл халкы үз көче белән төзекләндергән.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, бу су басуларның тагын бер сәбәбе - күптән түгел генә төзелеп беткән М12 трассасына җыелган суларның да авыл ягына агуы.
Әлеге суларның безнең якка төшүе елга-күлләргә өстәмә йөкләнеш дигән сүз. Бу хакта коткаручылар да әйтеп торды. Болар өчен кем дә булса җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш, - дип сөйләде ул «Интертат»ка.
Иске Иреньбаш авылында су басудан зыян күрүчеләр өчен ярдәмне 8-908-260-57-82 номеры буенча (Хамиз Хәлимович, Сбербанк) җибәрергә мөмкин.
«Әтине коткаручылар катер белән килеп алган»
Казанда яшәүче Лилия Шипшованың әти-әнисе Ишим авылында гомер кичерә.
Безнең як татарларын Ирень буе татарлары дип йөртәләр. Чөнки елга буйлап бер-бер артлы татар авыллары тезелеп киткән. Яз көннәрендә безнең елгада су күтәрелә инде, әмма җәй көнендә шундый бәлагә тарырбыз дип һич уйлаганыбыз булмады. Күпме кешеләр яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан мәхрүм калды.
Су беренче булып баскан авыл халкы түбәндәрәк урнашкан авылларга алдан хәбәр салды, «Тиздән сезгә килеп җитәчәк», – дип, әзерләнә торырга куштылар. Бөтен авылыбыз белән кубып, төн йокламыйча, су төшкәнне көттек. Безнең авыл бик киң, тирә-ягында болыннар да күп. Шуңа күрә, Аллаһның рәхмәте белән, безгә җиткәндә су ташкыны шул болыннарга таралды да, көче бераз кимеде. Ләкин елга буенда урнашкан барлык йортларны да су басты. Авылдашларның каралты-кураларына зур зыян салды, мунчаларга, өйләргә су керде. Бакчаларыбыз инде болай да, әле елга ташыганчы ук су эчендә утыра иде инде. Хәзер алардан бернәрсә дә калмагандыр.
Су бер метрга кадәр күтәрелде, күперләрне басты, авылга керә торган юлны томалады. Коткаручылар урамнар буйлап катерда йөзеп йөрде, кешеләрне шул рәвешле коткарырга мәҗбүр булдылар, - ди Лилия.
Фото: © Лилия Шипшова архивыннан
Лилия әти-әнисе өчен бик борчыла һәм алар белән даими элемтәдә булырга тырыша. Ләкин авылда ут булмау сәбәпле, якыннары белән элемтәгә керү дә җиңелләрдән түгел икән.
Әти белән әни лаеклы ялда инде, авылда икәү генә яшиләр. Без, балалары, төрлебез төрле шәһәрләргә таралыштык. Су китү белән, йорт-җирне, бакчаларны чистартышу өчен кайтырга ниятләп торабыз.
Без инде кичә көне буе, бәлки, өйгә хәтле кермәс дип көттек. Ләкин, кызганычка, өйне дә су басты, җиһазларга, техникага зыян килде. Инде икенче тәүлек авылда ут юк. Суыткычлардагы итләр, кышка дип катырып куелган җиләкләр барысы да бозыла, аларны чыгарып кына атасы булачак инде. Йортыбыз күтәртелеп салынган булса да, су менеп җитте… Ул түбәндә утыручыларның йортларын әйтеп тә торасы юк инде. Анда су тәрәзә төпләренә кадәр менгән.
Шундый куркыныч вакытта да әти йортны ташлап китмәде, каралты-кураларны саклады. Әнине калку урында яшәүче сеңлесе үзләренә алып китеп торды. Мондый ташу вакытында мал-туарны да теләсә-кая куып йөртеп булмый. Шуңа әти 15 баш сарыгын, күтәреп, печәнлеккә менгереп куйды. Үзен исә коткаручылар катер белән килеп алганнар.
Хәзерге вакытта районда дымлылык бик көчле, суның китәр урыны да юк. Бүген бераз төшкән ди үзе, ләкин урамнарда йөрерлек түгел инде. Капка төпләренә, урамнарга керерлек түгел, - дип сөйләде безгә Лилия.
Авыр хәлдә калган авылдашларына ярдәм йөзеннән Лилия Шипшова һәм аның бертуган сеңлесе Эльнара ярдәм җыя башлаган. Алар җыелган акчаларны зыян күргән кешеләргә бүлеп бирәчәкләр.
Ярдәмне түбәндәге сылтама буенча яки 89122848240 номеры аша күчереп була (Эльнара Сиреневна исеменә).
Т-Банкка җибәрер өчен түбәндәге сылтама дан файдалана аласыз.
«Мондый су басу соңгы тапкыр моннан 118 ел элек булган»
Ишим авылы җитәкчесе Владислав Гарипов сөйләвенчә, алар башта Ишим авылы халкын үз көчләре белән эвакуацияләгәннәр. Ул сөйләгәнчә, бәла-каза вакытында йорт-җирләренә бик нык зыян килсә дә, бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән.
Су төшәчәген алдан белгәнгә, яр буенда яшәүчеләрне куркынычсыз җиргә күчереп тордык. Икенче көнне эвакуация эшләренә Пермь өлкәсенең коткару хезмәте дә кушылды, - ди ул.
Владислав Гарипов әйтүенчә, су басу нәтиҗәсендә Ишем авылындагы 256 хуҗалыкның якынча 130ына зыян килгән. Су күп өйләрнең идәннәренә кадәр менеп җиткән. Кайбер урамнарга бөтенләй кереп тә, чыгып та булмаган.
Авыл җитәкчесе сүзләренчә, хәзер су әкренләп китә башлаган инде. Кайбер урамнарга ут та биргәннәр.
Авылдашларыбызының күпчелеге йортларына кире әйләнеп кайтты. Хәзер чистарту, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәкләр. Иртәгә иминиятләштерү компаниясе вәкилләре авылларга чыгып, килгән зыянны бәяләячәк. Район башлыгы да зыян күргән авылларны йөреп чыкты, барыбыз белән дә шәхсән элемтәдә тора, – ди Владислав.
Владислав Гарипов шушы яшенә җитеп мондый яңгырларны беренче тапкыр күрүен дә әйтте. «Бабайлар сөйләвенчә, шушы дәрәҗәдә су басулар безнең якларда соңгы тапкыр моннан 118 ел элек булган», - диде ул.
Фото: © Лилия Шипшова архивыннан
«Трактор хәтле тракторны чак алып китмәде»
Мондый авыр хәлләр вакытында авыл халкының бер-берсенә ярдәмчел булуы да бик мөһим. «Минем йортым читтә» дип кенә утырып булмый. Ишимдә яшәүче Вилия Хәмитова, үз хуҗалыгына зыян килмәсә дә, инде ике көн буе авылдашларына су китергән бәла-каза белән көрәшергә ярдәм итә.
Су безнең бакча башына кадәр генә менде. Ләкин без шунда ук машина белән башка урамнарга киттек, авылдашларга документларын җыештык, туганнарына илтешеп йөрдек. Тавык-чебешләрне, сыер-бозау кебек эре терлекләрен куркынычсыз җиргә күчерештек. Ә менә умарталарны күчерү мөмкинлеге булмады, күп авылдашларның ничә еллар тоткан умарталары агып китте.
Көчле агым кешеләрнең мунчаларына, өйләренә зыян салды. Трактор хәтле тракторны чак алып китмәде. Икенче трактор белән сөйрәтеп кенә алып калдык.
Ләкин иң начары - авыл халкының утынсыз калуы. Бөтен кешенең утыннары агып китте. Безнең авылда газ булмаганга, утын көнкүреш өчен беренчел кирәк әйбер, - дип сөйләде безгә Вилия.
«Килгән зыян миллионнар белән бәяләнер инде...»
«Интертат» Әри Түз авылында яшәүче Венера Авзалова белән дә элемтәгә керә алды. Биредә су елга ярында урнашкан бер урамны - унбишләп хуҗалыкны баскан.
Бик борчылабыз, инде өченче тәүлек йоклаганыбыз юк. Өебезгә моннан 4 ел элек кенә күченгән идек. Көнкүреш техникаларыбыз, яңа җиһазлар, киемнәр – барысы да су эчендә. Суыткычлар, туңдыргычлар, духовкалар – барысы да эштән чыккан. Агым мунчаны да агызып алып китте, хәзерге вакытта күпер кырыена эләгеп тора. Иртәгә, бәлки, сүтеп, кире урынына алып кайтып кую мөмкин булыр.
Туганнарыбыз, якыннарыбыз бик ярдәм итә. Барысы бергә җыелышып килеп, өй эчендәге бөтен идәннәрне каерып аттылар. Идәндәге су китсә дә, баз су белән туп-тулы әле, сәгатьләр буе суыртабыз. Өйдә исә 15 сантиметр тирәсе пычрак, ләм калды, аны көрәкләп җыябыз. Шулхәтле күп зыян килде, - ди Венера.
Абзаловлар 3 бала тәрбиялиләр. Әлегә гаиләләре белән таулырак урында яшәүче әниләренә сыенганнар. Транспортларын да әниләренә илтеп куярга җитешкәннәр.
Кешеләрнең бал кортлары, сарыклары һәлак булды. Килгән зыян миллионнар белән бәяләнер инде… Җитмәгәненә, йортыбызны да иминиятләштерергә өлгермәгән идек, гомер менмәгән су, шулай яңгырдан соң тулып ташыр дип кем уйлаган. Соңгы тапкыр булсын инде, башка мондыйны күрергә язмасын, - дип сөйләде безгә Венера.
Фото: © Венера Авзалова архивыннан
Чыннан да, әлеге су басулар милләттәшләребез өчен чып-чын сынау… Бүген күпме гаиләләр тырышып-тырмашып корган тормышларын яңадан торгызырга мәҗбүр булачак. Зыян күргән барлык гаиләләргә көч, сабырлык телибез. Бу авылларга кабат мондый хәсрәтләр килмәсен, нигезләр ныгысын иде.
Мондый вакытта , төбәк, район җитәкчелегенең генә түгел, читтә яшәүче милләттәшләрнең битараф калмавы да бик мөһим. «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте белән дә элемтәгә керде. Алар әйтүенчә, конгресс җитәкчелеге әлеге хәл турында хәбәрдар. Пермь өлкәсендәге су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк.
