Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пензадан репортаж: «Әдһәм Тенишев — татарларны дөньяда таныткан шәхес»

«Татар-информ» хәбәрчесе 21-23 апрельдә Пензада узган татар академигы Әдһәм Тенишевның 100-еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

news_top_970_100
Пензадан репортаж: «Әдһәм Тенишев — татарларны дөньяда таныткан шәхес»
Абдул Фархан

1921 елның 25 апрелендә Пензада татар морзаларының нәсел дәвамчысы Рәхим Мөбин улы Тенишев һәм Әминә Алим кызы гаиләсендә Әдһәм дөньяга килә. Ата-ана улларын белемле итү өчен көчләрен кызганмыйлар һәм ул тырышлык нәтиҗәле була.

Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Әдһәм Тенишев Мәскәү транспорт инженерлары институтына (хәзер — Россия транспорт университеты) укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлану белән аның институтта укуы өзелә. 1945 елда ул Ленинград университетының көнчыгыш факультетына укырга керә һәм бу юнәлеш аның галим-тюрколог булып формалашуына этәргеч бирә.

1956 елда СССР Фәннәр академиясе Президиумы Тенишевны Кытай фәннәр академиясенә төрки телләрне өйрәнүдә ярдәм итү максатыннан Кытайга җибәрә. 1959 Мәскәүгә кайткач, ул борынгы уйгур, салар, сарыг-югур телләре һәм уйгур диалектлары буенча фәнни эшләр яза.

1977 елда Әдһәм Рәхим улы ЮНЕСКО карамагында булган Европаның Баш Атласы редакциясе әгъзасы була.

Хезмәт дәверендә академик тюркология өлкәсендә уңышлы эшләүче 20 фән докторы, 30 фән кандидаты әзерли. Галим 83 яшендә Мәскәүдә вафат була. Гомеренең күпчелек өлешен Мәскәүдә яшәсә дә, туган ягын, туган телен онытмый. Бүгенге көндә Әдһәм Тенишев Россиядә тюркология мәктәбенә нигез салучы олы галим дип санала.

Конференция узган көнне Пензаның үзәк китапханәдә татар мохите кайнап торды

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе татар җанлы якташның, татар данын үстергән галимнең истәлегенә багышлап, халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру инициативасы белән чыккан. Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге башлангычны күтәреп алып, Татарстаннан бертөркем тарихчыларга, лингвистларга, туган якны өйрәнүче галимнәргә Пензага барырга ярдәм итте. Делегация составына теләк белдергән журналистлар да керде.

Конференция узган көнне Пензаның үзәгендә урнашкан мәһабәт бинада — Михаил Лермонтов исемендәге үзәк китапханәдә татар мохите кайнап торды. Пенза татарларының сөйләше Казанныкылардан аерыла, ләкин ул үзенә күрә матур, колакны иркәли. Пенза сөйләшен беренче мәртәбә ишеткәнгә күрә, [җ] авазыннан соң килгән сузык авазга нык басым ясау, [ө] авазы урынына [ү] авазы куллану телгә үзенчәлекле көй өстәгән кебек тоелды.

Бер төркем студентлар янына килеп, тел һәм милләт темасына аралашып караган идем, сынатмадылар. Яшьләрдә милли үзаңның көчле икәне аермачык күренә. Пензада үскәннәре татар телен өйдә өйрәнсә, авылдан килгәннәре телне мәктәптә дә, урамда да сөйләшеп шомарткан. Алар булачак балаларына да туган телне өйрәтүне максат итеп куялар.

Өлкә башлыгының пленар утырышка килде — татарларга хөрмәт!

«Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» дип аталган конференциянең пленар утырышын Пенза өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Олег Мельниченко ачты.

 — Тенишев бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше буларак кабул ителә. Өлкә территориясендә 100 меңнән артык төрки халык вәкилләре яши. Тенишев фамилиясе һәм аның тормыш юлы аларга Пензада яшәү үрнәге булып тора, — диде чыгышында Олег Мельниченко.

Сүзен дәвам итеп, ул өлкәдә халыклар бердәмлеге, конференциянең максаты турында сөйләде һәм Пензаның татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Автономия җитәкчесе Җиһанша Туктаров РФ Дәүләт Думасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пенза өлкәсен татар халкының мөһим тарихи-мәдәни үзәге дип атады. Ул Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Габдрахман Әбсәләмов, Гадел Кутуй, Шәриф Камал, Муса Акъегет, Муса һәм Заһир Бигиевлар, Гафур Коләхмәтов кебек татар шәхесләренең дә тормыш юлы хәзерге Пенза җирлеге белән тыгыз бәйләнгәнен искә төшерде.

— Пенза өлкәсендә туган күренекле татарларның берсе — танылган академик, илдә тюркологиягә нигез салган академик Әдһәм Тенишев. Ул татарларны дөньяда таныткан шәхес. Тел белгечләре, тарихчылар һәм галимнәр белән беррәттән Тенишевның мирасын студентлар һәм аспирантлар да өйрәнүе куандыра, — диде Данис Шакиров.

Пленар утырышта шулай ук сәламләү сүзләрен Пенза өлкәсенең парламенты җитәкчесе Валерий Лидин һәм хөкүмәт рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Олег Ягов җиткерделәр. Өлкә башлыгының чарага парламент һәм хөкүмәт җитәкчелеге белән килүе татарларга карата хөрмәт күрсәтелгәнен аңлата.

Пленар утырышта филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең гыйльми сәркатибе Юлай Псянчинның Әдһәм Тенишевны аеруча җылы искә алуына игътибар иттем. Мөмкинлек тугач, янына да барып сөйләштем. Ул миңа Тенишевның укучысы булуы белән горурлануын әйтте.

— Мин Әдһәм Тенишевның укучысы, һәм шуның белән горурланам. 1997 елда аның кул астында стажировка үттем дә, Мәскәүгә докторантурага китәргә булдым. 1998 елда вакытыннан алда диссертацияне яклап куйдым. Диссертация башкорт теленең грамматик стилистикасына багышланган иде. Әдһәм Рәхим улы минем гыйльми консультантым булды. Ул татарча матур сөйләште. Мин аннан татар теленең матур мишәр диалектын ишеттем. Үзем аның белән башкорт телендә сөйләштем. Без шулай аралаштык, — диде галим.

Әдһәм Тенишев Башкортстан өчен сигез фән докторы әзерләгән. Юлай Псянчин шуларның җиденчесе булган. Сигезенчесе — профессор, Башкорт дәүләт университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмаз Шәйхуллов.

Юлай Псянчин үзен башкорт дип таныштырды. Ул Уфада туган. Әтисе чыгышы белән Күгәрчен районыннан, әнисе — Кырмыскалыдан.

Юлай Псянчин Әдһәм Тенишев турында җылы хәтирәләре белән уртаклашты.

— Аның кебек шәхес башка булмаячак. Ул бар яктан да идеаль иде. Гаилә башлыгы буларак та, галим һәм җитәкче буларак та… Ул бик матур бии иде дә әле. Шуның биюен видеога төшереп калдырмаганыма үкенәм. Курайда уйналган «Әпипә» көенә искиткеч матур биеде. Аның бию өчен гәүдәсе, пластикасы шәп булды. Ул бөтен яктан талантлы шәхес буларак истә калды, — диде ул.

Пленар утырыштан соң конференция җиде секциягә бүленеп дәвам итте. Һәрберсендә галимнәргә һәм үз өлкәсендә кайнаган белгечләргә генә аңлашылган, шул ук вакытта алар өчен кыйммәткә ия булган фәнни чыгышлар яңгырады, фикер алышулар барды.

Конференция нәтиҗәләре турында

Конференция буенча фикер алу өчен, Казанга кайтырга чыккач, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов янына килдем. Татарстан делегациясен җыеп, Пензага алып баручы — нәкъ Альберт Борһанов иде.

— Конференция алдыннан докладларны туплап, җыентык чыгарган идек. Анда һәр чыгыш та кермәде. Спонсор табып, докладларның бөтенесен дә тулысынча яңа китапка кертәсебез килә.

Конференция Пензада яшәүче татарларның тарихын өйрәнү, телне, мәдәниятне саклау һәм башка милли проблемаларны чишү өчен зур этәргеч булды. Аның нәтиҗәсе буларак, без резолюция кабул иттек. Документка Пензадагы яңа торак комплексының бер урамына Тенишев исемен бирү, Тенишев укыган мәктәп бинасына хәтер тактасы элү, Тенишевлар бакчасын торгызу һәм аны киләчәктә саклау, туган якны өйрәнү музеенда академикның даими экспозициясен булдыру кебек таләпләр керде.

Конференция фәнни яктан да эчтәлекле булды. Тенишевның тормышын, фәнни хезмәтләрен тирәнтен өйрәнгән белгечләр әлегә юк. Өйрәнә алырдай галимнәрне җыю кирәкле эш булды.

Конференциянең ике телдә баруы Пенза татарларының туган телдә сөйләшә алуын, татар милләтенең киләчәге барлыгын күрсәтте. Татар яши һәм яшәячәк.

Без әлегә Пенза ягы тарихын белеп бетермибез. Татар тарихын өйрәнгәндә Татарстан территориясе белән генә чикләнмәсәк иде. Ока һәм Сура елгалары арасында урнашкан төбәкләрдә яшәүче татарлар тарихы аша Казан ханлыгының таркалу сәбәпләрен яхшырак аңларга мөмкин. Тарихны төрле яклап белү безгә киләчәктә дөрес юлны сайларга ярдәм итәчәк, — дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

Пензаның йөзек кашы саналган Михаил Лермонтов исемендәге үзәк китапханәдә татар галименә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру өлкә татарларына дәрт һәм көч өстәгән кебек тоелды. Милли-мәдәни автономия уздырган чарага губернатор вазифасын башкаручы Олег Мельниченконың, илнең төрле почмакларыннан тарихчыларның, тюркологларның, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең килүе җирле татарларның абруе югары икәнен күрсәтте.



Галерея: Пензада Әдһәм Тенишевка багышланган конференциядән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100