Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Печән Базары татар яшәгән һәр төбәктә булырга тиеш»

Кичә һәм бүген Кабан күле ярында «Печән базары» гөрли. Фестиваль «Милли кием көне» иммерсив театры рәвешендә оештырылган. Анда үземне узган гасыр башында төшерелгән фильм герое итеп тә, театр актеры итеп тә хис иттем.

news_top_970_100
«Печән Базары татар яшәгән һәр төбәктә булырга тиеш»
Гөлүзә Ибраһимова

Кабан күле ярында XX гасыр башы рухы хөкем сөрә. Шунда гына машиналар, автобуслар йөри, әмма алар урынына арбалы атлар йөрергә тиештер кебек.

Габдулла Тукай дуслары белән очрашкан

«Гәҗит сатам! Гәҗит! Яңа сан», — дип кычкыра гади генә авыл малае булып киенгән бер егет, үзе букчасына бер кочак гәҗит төягән. Ничә суммы? Юк ла, сатмый ул, фестивальнең программасын өләшеп йөри. Программаның беренче бите иске татар имлясы белән язылган гәҗит итеп ясалган. Программаның шул рәвешле ясалуы миңа бик ошады.

Каршыма яшел формага киенгән ике сакчы абый килеп чыкты, алар тәртип тикшереп йөри. Сакчы абыйлар урамның бер башында, икенче башта бер көтү малай ниндидер гөнаһ гамәл кылды бугай. Сакчы абый күреп алды бит, чапты артларыннан куалап… Колагын борыр иде, тик тоттырамы соң инде яшь малайлар!

Бара-бара юлымны татар көйләрен җырлап йөрүче кызлар кисеп үтте, аларны егетләр күзләп тора. Юл читендәге бер егет кичә кич кайсы авылга кызлар янына барганын сөйләп тора. Алардан читтәрәк дүрт кыз зәңгәр табакта керләр юып маташа. Шуларның берсе янына баргандыр әле теге егет.

Бер читтә «Чәй сатам, чәй! Тизрәк сатып алыгыз!» — дигән тавыш ишетелде. Арба янына баскан егет чәй сатып тора, ә аның тирәсендәге кызлар бер кочак алма тоткан. Алар да сатмый, юри генә әйтәләр. Милли киемнән килгән кунакларга алма һәм чәй өләшәләр икән. Юк, миңа бирмәделәр, милли киемнән түгел идем шул…

Күземә күренәме соң? Чынмы? Шиһабетдин Мәрҗани йөри, чынлап күрдем, үзе иде: яшел чапан да ак чалма кигән. Бер ханым аның белән фотога төшеп тора, бик кадерле фото булыр инде, матур читле рамга куя торган.

«И туган тел, и матур тел…» Габдулла Тукай дуслары белән очрашкан да, үзенең шигырен укып тора. Үзе баскычка менеп баскан, ә аста басып торган кызлар оялып кына битләрен каплаганнар. Иҗатташ дуслары «Афәрин!» дип кул чаптылар. Егетләр шигырь турында сөйләшә-сөйләшә урам буйлап киттеләр…

«Теге йонлы күлмәгеңне ки әле», — ди бер егет. Бу эсседә кем йом күлмәк турында сөйли икән дип карасам, Вәли белән Гафифә беренче театрга барырга җыена икән, ә Биби читтә идән себереп йөри. Гафифә кайсы күлмәген кияргә белми: «Соң ниндине киим соң?» — ди. Егетләр, ничек җавап бирергә кирәген истә калдырыгыз: «Матуррагын!».

Алдарак ике әфәнде сүзгә килгән. Берсе йорт сызымын ясый, ә икенчесенә ул ошамый, төзәтергә куша. Өй сызымын ясаттыручы әфәнденең түзәрлеге калмагач, борылып киткән иде, каршысына бер кунак ханым кулларын җәеп килә. Кочаклашырга тели иде ул апай, тик булмады. «Мөселманнарда алай исәнләшергә ярамый», — ди теге әфәнде, шуңа кул бирешеп кенә исәнләштеләр.

Илһам абый Шакиров тавышыннан тәннәр чемердәп куйды

Һәр тарафтан милли моңнар яңгырый, базар шаулый, күңел дулкынлана, һәр секундны тоясы, истә калдырасы килә. Сатучылар тәкъдим иткән матурлыкны күрсәгез! Татар дизайнерлары милли бизәкле киемнәр, букчалар, бизәнү әйберләре, блокнотлар, агачтан ясалган табак-савытлар, китаплар, өстәл уеннары, уенчыклар һәм тагын бик күп кызыклы әйберләр алып чыккан. Чишмә суы белән ясалган татар чәен эчү мөмкинлеге дә бар. Ашау зонасында кунакларга казылык, токмач, пәһләвә, бал, үләннәр, чәйләр тәкъдим итәләр.

Маркеттан кала кунаклар өчен лекторий, фотозона, футкорд, экскурсияләр оештырылган. Балалар өчен аерым уен мәйданчыгы каралган, анда нәниләр өчен төрле мастер-класслар уза.

Лекторийда бүген пластинкалардан элеккеге җырлар яңгырады, Илһам абый Шакиров тавышыннан тәннәр чемердәп куйды. Аннан соң тарих белгечләре ТАССР һәм суверенитет турында дискуссия оештырды, кунаклар да үз фикерләрен җиткерделәр. «Татар телен комадан чыгару буенча 70 идея» дип аталган «ми давылы» булды. Нишләп исемендә шундый зур сан күрсәткәннәрдер, көчкә унтугыз идея җыелды.

«Үземне узган гасырга кайткан кебек хис итәм»

Милли киемнән килгән өчен бүләк вәгъдә ителсә дә, кунаклар арасында тулысы белән милли образдан килүчеләр юк диярлек. Бер ханымны гына очраттым. Нурия Яруллина «Печән базары» на кызы һәм оныгы белән килгән икән. «Миңа бик ошый. Дөресен әйткәндә, үземне узган гасырга кайткан кебек хис итәм. Кайвакытта үземне дөрес вакытта тумаганмындыр дип уйлыйм, шул вакыт миңа бик якын. Бүген өемә кайткан кебек булдым… Милли образдан килгән өчен миңа алма да бирделәр. Шундый формат киләсе елларда да саклансын. Биредәге мохит киләчәктә тагын да бай һәм җанлы булсын иде», — дип сөйләде Нурия ханым.

Казан кызы Айсылу Галимҗанова «Печән базары» фестиваленә бүген беренче тапкыр килгән. «Бик кызыклы чара, минемчә. Шул рәвешле милли тема гадәти тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керер дип уйлыйм. Минемчә, милли образ бик стильле һәм дизайнерлар аны дөрес итеп халыкка тәкъдим итә. Әлеге формат киләсе елларда да саклансын иде», — дип сөйләде ул.

Кунаклар арасында дин әһелләрен дә очраттым. Рамил хәзрәт Юныс чараның Гашура көненә туры килүе турында әйтте. «Бу сәүдә үзәге йөз ел элек булган вакыйгаларны тасвирлый. Халык бик шат, чөнки карантиннан соң беренче тапкыр шундый зур сәүдәгә чыктык. „Печән базары“ Гашура бәйрәменә туры килде. Тәкъдим ителгән татар ризыкларын авыз итеп булмый, чөнки мөселманнар бүген ураза тота. Ураза булса да, бүгенге көн безнең өчен зур бәйрәм», — дип сөйләде хәзрәт.

Сәясәт белгече Руслан Айсин бу чараның татар дөньясына әһәмияте турында искәртте. «Татар телен үстерүдә бу фестивальнең роле зур. Татар милләтенә, беренче чиратта, интеллектуаль хәрәкәт җитми. Милләтне үзаң һәм мәдәният тәшкил итә. Үзаңны үз чиратында зыялылар, ягъни интеллектуаллар формалаштыра. Шуңа күрә мондый чара яшь зыялыларны милли хәрәкәткә җәлеп итә. Миңа калса, андый чаралар татар яшәгән һәр төбәктә булырга тиеш, чөнки ул үсеш үзәге. Татарлар сибелеп яши, аларны бер үзәккә туплау бик авыр. Татарстан барысын да үз эченә сыйдыра алмый, ул кирәкми дә, чөнки татар — киң фактор», — диде ул.

Кемнәр кичә «Печән базары» фестивалендә була алмады, бүген соңгы мөмкинлек була. Барып, күреп, әлеге атмосфераны тоеп кайтырга киңәш итәм. 

30 августка «Печән базары» фестивале программасы:

12:00-22:00 Татар дизайнерлары дизайн-маркеты

Лекторий

14:00-15:00 Дискуссия: «КИБЕР Татар теле»

Модераторлар: Ленария Мөслимова һәм Рашат Якупов;

15:00-16:00 Динара Зиннәтова —«Татарча хюгге. Татар бәхетенә багышланган беренче китап»

16:00-17:00 Дискуссия: «Татар бистәләренең үткәне һәм киләчәге»

Модераторлар: Марсель Фәттахов, Айрат Фәйзрахманов.

Экскурсияләр

10:00-11:30 Динә Хәбибуллина «Даһи-интроверт? Урыс Каюм»

10:00-11:00 һәм 12:00–13:00 Светлана Дильмиева «Сәүдәгәр Муллин утары»

Балалар мәйданчыгы

12:00-19:00 «Сабыйлар» балалар үзәге: табигый материаллар белән иҗади остаханәләр

12.30-17.30 «Акыллым» балалар бакчасы: сенсорика импровизациясе, өстәл уеннары, иҗади остаханәләр

13:50-13:40, 14:30–15:00 Яр Чаллы язучысы Рамилә Китабова белән татар китапларын уку

12:00-19:00 Кондитер Рания Борһанова белән имбир прәннекләрен матурлау, капкейклар бизәү

Сәхнә

16:00 Shoner Paul

17:00 Суоми (Ижау)

18:00 Закария

18:30 Ruzilä+Tämlekästär (Уфа)

19:15 Baradj (Казан-Питербур)

20:15 Gauga

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100