Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Печән кыйммәт булганга сыерын саткан хуҗабикә: «Абзарда иптәш иде әле, күзләр яшьләнә»

Корылык булгач, печән дә былтыргы сусыл үлән түгел. Кыяклап җыярлык кына. Шуңа бәясе дә тиенләп җыярлык. Быел бер төргәк печәннең бәясе 2000 сумнан да артып киткән. Сөтне әле дә 20 (аннан азрак та булырга мөмкин) сумнан алалар. Авыл халкы, фермерлар бу саннар турында ни уйлый?

news_top_970_100
Печән кыйммәт булганга сыерын саткан хуҗабикә: «Абзарда иптәш иде әле, күзләр яшьләнә»
Владимир Васильев

Былтыр да бер төргәк печәннең бәясе 1500 тирәсе иде инде. Быел 2000 булып куйган. Интернетта сату мәйданнарында быелгы уңышны 2000-3500 сумнан тәкъдим итәләр. Сыер тотулар ай-һай кыйммәтләнә. Актаныш районында яшәүче Рамилә апа Ханова кадерле сыерын 2 көн элек сатып җибәргән.

«Кибет сөтенә ияләнәсе булыр инде»

Печән бик кыйммәт. Үткән елгы печәнне 2 меңгә табып була, быел 3 меңнән башлана, диделәр. Бер сыерны кыш буе ашатып чыгар өчен 4 центнерлы 12-13 төргәк кирәк. Былтыр үзебезнең җирдә дә печән булган иде, бераз гына сатып та алдым. Быел анда печән юк, гел сатып алуга кала. Шуңа сыерны сатып җибәрдем шул инде. Бер сыерга ала торган печән бәясенә ит алсам, миңа бер елга җитә. Гомер буе сыер асрадык. Абзарда иптәш иде әле. Хәзер урыны буш тора, анда кергән саен күзләр яшьләнә.

Сөтнең бәясе дә төште бит инде, бездә 21 сумга калды. Сөт, сөт ризыклары булып торуга ияләнгән инде без, әле генә сатып җибәргәч, алар булмауны күз алдына китерә алмыйм. Кыен әле. Кибет сөтенә ияләнәсе булыр инде. Мин үзем генә яшим, тормыш иптәшем вафат булды. Балалар читтә үз тормышлары белән яши, ярдәм итеп торалар.

Сарыклар, үгезем бар әле. Үгезне суясы инде, сарыкларга печән, салам бераз аласы булыр инде, аларын да бетерәсе килми, – дип сөйләде миңа Рамилә апа.

Бер еллык печән бәясен иткә әйләндереп карыйк. 3000 сумнан 12 төргәк алганда, 36 000 сумлык печән кирәк, дигән сүз. 1 кг ит 450 сум дип алсак, ул бәягә 80 кг ит алып була. Ит нормасына килгәндә, 1 кеше елына 75 кг тирәсе ит куллана, дип санала. Бер сыер бер елга бер кеше ашаган ит кадәр печән ашый булып чыга.

«Сөт бәяләре шулай торса, күп кеше малларны киметәчәк инде»

Тәтеш районы Үтәмеш авылында яшәүче Айдар Хөсниев 3 сыерга печән сатып алган. Алар да сыер башын киметергә уйлап тора:

Яңгыр безне онытты, явым-төшемнәр булмады, шуңа печән дә юк. Төргәген 2 мең сумнан сатып алдым. Былтыр берсен 1000 сумнан алган идем. Өч сыерга ким дигәндә 14 тюк кирәк, 15 тюклап салам кирәк, 5-6 тонна иген, көрпә алгалыйбыз. Сөтне 17 сумнан җыялар. Үзебез дә әзерлибез, бакчадан чабабыз, әле аннан кала да сатып аласы. 5 бозау бар әле. Сөт бәяләре шулай торса, күп кеше малларны киметәчәк инде. Үзебез дә август айларында берсен сатарга уйлыйбыз. Шул кадәр бәягә азык сатып алып, 17 сумнан сөт биреп, әллә кая китеп булмый. Кыш көне сөт бәясе 30 сум иде. Бәясен 20 сумга күтәрәләр, дигән имеш-мимешләр бар, – ди ул.

Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче Илдар абый Йосыпов печәнне сатып алмаган әле, икенче кат чабудан алырга ниятләп тора. Аларда сөтне 15 сумнан җыялар икән.

Мин печән алмадым әле, әзерләгән печән бар иде, тик аласы булачак инде. Икенче укостан соң алырга дип торам. Хәзер яңгырлар ява башлады, печән булыр, дип уйлыйм. Яңгырлар яугач тау битләре дә яшәреп китте, инде саргаеп беткән иде. Быел күршеләр бер уртача төргәкне 1800 сумнан алдылар. Башта 1500гә саткан булганнар. Беләсезме, мин 29 апрельдә үк люцерна чәчкән идем, яңгыр булмагач, тишелмәде дә. Халык бәяләргә зарлана инде. Күрше-тирәдә мал башын киметергә ниятләп торучылар да бар, – дип сөйләде ул.

«Быел былтыргы печәннең 30 проценты гына булды»

Мамадыш районы Шәмәк авылы фермеры Илнар Газизҗанов малларына печәнне үзе әзерләгән. Былтырдан калган печән запаслары да булгач, малларга җитә, ди. Сатарлык печәне әлегә юк, сорап килүчеләр күп, ди Илнар абый.

Быел былтыргы печәннең 30 проценты гына булды. Минем запаслар бар иде, шуңа үземә җитә, Аллага шөкер. Былтыр 400 төргәк запаска калдырган идем. Быел артыгы булмастыр. Әле чабып бетермәгән җир бар, анысын пресслагач, күз күрер. Сораучылар күп быел, печән булмагач, халык малны да киметер әле. Уртача рулон 2 мең сум тора бит. Менә миңа кыш чыгарга 600 төргәк печән кирәк. 1,2 млн сумлык печән генә кирәк, дигән сүз бит ул. Шулай итеп мал асрап буламы инде?

Әле сөтнең дә бәясе төште. 450 мең сумлык сөт биреп бара идем, кичә 250 мең сум сөт акчасы алып кайттым. Сөтнең бәясе күтәрелә башлый, дигән сүзләр бар инде. Хәзер яңгырлар китте, болынга печәнгә чыгып булмый. Печән булган елларда үземнең печәнне сата идем дә, үземнең малларга болын печәнен бирә идем, – дип сөйләде ул.

«Хезмәтен белгән кеше бәясен аңлый»

Интернетта сату мәйданында печән сату турында игъланда күрсәтелгән бер номерга шалтыраттым. Азнакай районы дип күрсәтелгән. Радик исемле ир-ат җавап бирде.

Быел печән 60-70 процентка кимрәк булды. Авылдашлар, күрше авыллар сатып алды инде. Быел үзем печәнне 2 мең сумнан саттым. Кемдер кыйммәтсенә, кемдер «кирәк» дип ала, хезмәтен белгән кеше бәясен аңлый. Былтыр 1000 сумннан саткан идем. Былтыргы печән бөтенләй калмады, үзебезнең дә маллар бар бит, – дип сөйләде ул.

Әгерҗе районыннан игълан биргән Илнур әфәнде сатулык печәнен инде сатып бетергән булып чыкты.

Елына карата печән нормаль булды, – ди ул. – Бик яхшы булмаса да, җитәрлек булды. 2 мең сумнан саттым, былтыр 700 сум иде. Мин бөтен печәнне дә сатмыйм бит, чөнки үзебезнең дә маллар бар. Элегрәк печән сатудан файда керә иде, хәзер сатылган печән чыгымнарны да капламый. 20 төргәк сатылды инде. Мал башы кимер инде быел, азык юк бит, – дип сөйләде ул.

Печәннең генә бәясе 2 мең тора, ә сөтне 100 тапкырга кимрәк бәядән кабул итәләр. Авыл халкының кибет сөтенә күчми чарасы калмый кебек инде. Авыл сөтен алтын бәясеннән сатып алырга риза булган бер көн килерме икән инде?

  • Татарстанда быел ел башында ук мал башы кимегән иде. Мал башы кимү 90 еллардан дәвам итә, ул вакаытта 1,5 млн баш улса, 2019 елда 1 млн. Ә 2023 ел башына 913,5 мең. Шул ук вакытта Татарстан сөт савып алу буенча беренче урында – елына 2 млн тонна. Бу – Россиядәге бөтен сөтнең 6 проценты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100