Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Печән базары»нда күргәннәрем

Казанда яки Казанга тиз генә килеп җитәрлек арада яшәгән татар җанлы татарның җыела торган ике традицион урыны бар – 26 апрельдә Шигырь бәйрәме һәм җәйнең бер көнендә Печән базары.

news_top_970_100
«Печән базары»нда күргәннәрем

Шигырь бәйрәме быел 58 нче тапкыр узса, Печән базарының 10 еллыгын билгеләп үттек.

Ни өчен шушы ике бәйрәмне чагыштыраммы? Минемчә, боларны ерак тарихларга тоташкан нигезе булмау берләштерә. Аларны замандашларыбыз уйлап тапкан да традициягә кертеп җибәргән, димәк, беркем дә ул мең ел элек шулай булган дип претензия белдерә алмый. Икенчедән – иң мөһиме – ул рәсмиләшеп бетмәде. Дөрес, Шигырь бәйрәме иске формат, фәлән-төгән дигән булып яшь буын үз аудиториясен икенче бер фестивальгә күчерде күчерүен... хәерлесе... әмма Шигырь бәйрәме аңа карап Шигырь бәйрәме булудан туктамады.

Яшь буын ярты гасырдан артык тарихы булган Шигырь бәйрәмен үз итмәскә маташса да, ә менә «карт буын» «яшь буын» уйлап тапкан «Печән базарын» бик үз итте. Кыскасы, сүзем Кабан күле буенда гөрләгән Печән базары турында, ягъни, «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале турында.

Быелгы «Печән базары» – ул лекцияләр, дискуссияләр, экскурсияләр, театраль променад, кино, балалар мәйданчыгы, печәнле фотозона, самавыр чәе, хәләл бургерлы һәм казылыклы фудкорт, музыкаль сәхнә һәм озын итеп сузылып киткән ярминкә.

Соңгы елларда «Печән базары» 30 августка төбәп оештырыла башлаган иде. Быел аның 30 июльдә булуы Казанда Бөтендөнья татар конгрессы съездына бәйле. Ягъни, Камал театры артында, Кабан күле буенда гөрләгән татар дөньясы – конгресс кунаклары өчен менә дигән очрашу мәйданчыгы һәм мәдәни программа.

«Печән базарына» килгәч, башта ярминкәне урап чыктым. Сәүдә рәтләре гөрләп тора: бирсен Ходай – сатучы саен алучысы да табылып торсын!

Ярминкә рәтендә Камал театрының директоры урынбасары, Казанның «грампластинкалар короле» Инсаф Хәмитовны очраттым. Кирәк бит ә – янәшәдә генә өстәленә грампластинкалар уйната торган проигрыватель куйган Рәдиф Кашапов «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» китабын сатып тора. Хатыны белән бергә үзе чыгарган китап. «Конкурирующая фирма», дип «котыртам» Инсафны «12 стульев» филмын искә төшереп. Комикслар мәсьәләсендә түгел, әлбәттә, Инсаф комикс чыгармый. Грампластинкалар мәсьәләсендә. Үзем күрмәдем, әмма Инсаф Хәмитовның бик зур грампластинкалар коллекциясе барлыгын беләбез.

Камал театры артистлары Гөлчәчәк Гайфетдиновалар гаиләсе, Раил Шәмсуаровлар гаиләсе үтте.

Чәй мәйданчыгына килдем. Самавыр кайнап тора. Бер өстәлдә үләнле чәйне 100 сумга, икенчесендә 150 сумга тәкъдим итәләр. 100 сумлыгын мин дә эчтем. Егетләр булдыра, өрекләрне дә турап куйганнар – алай күбрәк чыга. Чәй эчәргә теләүчеләр байтак иде.

Чәй табыны тирәсендәрәк самокатлы Тәбрис Яруллинны очраттым. Ул Ризаэтдин белән кызы Хәятне иярткән. Тәбрис башындагы оригиналь түбәтәйне бер чуаш әбидән сатып алган икән. Ә кызы Хәятнең татар бизәкләренә охшаш бизәкле итәге итальян мода йортыннан кайтарылган күчтәнәч. Ризаэтдинның башында да түбәтәй. Әмма әтисенеке кебек оригиналь түгел, гап-гади сувенир лавкаларында сатыла торган чигешле яшел түбәтәй. 

«Печән базары» синең идея идеме?» дим. «Юк», ди ул. Баксаң беренчел идеяне, дөресрәге, идея өчен җимне Хатип ябый Миңнегулов биргән икән ләбаса. Тәбрисне очраткан да, Тукайның вафатына 100 еллык уңаеннан ни дә булса, шундыйрак-мондыйрак бер әйбер оештырып булмасмы дигән. Бу форумның гөрләп торган вакыты иде – яшьләр җыелып «мозговой штурм» ясап шушы фестиваль туган. Беренче елны яшьләргә фестиваль буласы урынша иртә таңнана басып, «Абзый, монда машина куймагыз, зинһар, бүген монда фестиваль үткәрә идек», дип әйтеп торырга да туры килгән.

Фестивальнең төрле локацияләре буйлап хатыны белән этнохөллә кигән Илшат Рәхимбай йөренеп тор. Хөлләсе матур. «Микулай» фильмы буенча 7 миллион сум бурычы булса да, Рәхимбай ачка тилмерә дип уйлый күрмәгез – тирамису (бәлки, башка берәр ризык булгандыр, бигүк якын килеп «борын тыгып» карамадым) ашап йөреше иде, Аллага шөкер – кинорежиссерыбыз ач түгел.

Кичә таба «Печән базары»на төркем-төркем конгресс делегатлары килә башлады. Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән, хәзер киңәшче вазифасы тапшырылган Ринат Закиров үтеп китте. Свитасыз гына. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров узды. Свита белән. Свитада ак күлмәкле вә калфаксыз Ленария Мөслим дә бар иде. Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев бер караганда, һәрвакыттагыча нәрсәдер хәл итә иде, икенче караганда, интервью биреп тора иде.

Әнисе Зилә ханым белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова үтеп китте. Милли бизәкле футболкадан. 

Кечерәк кенә свита белән конгрессның Чаллы бүлеген җитәкләүче язучыбыз Факил Сафин үтте. Берничә кеше белән Ринат Мөхәммәдиев үтте. Бейджигы юк иде – делегат түгелдер, дип уйлап куйдым.

Уфадан Идрис Газиев та килгән икән. Үзе дә делегат дип аңладым, янәшәсендә дә делегатлар иде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән оешманың Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова белән исәнләштем.

- Нәрсәләр алдың? – артымда тавыш яңгырады.

- Алмадым. Бүләкләр бу – дигән җавап тавышы да яңгырады. Борылып карасам милли итеп киенгән, конгрессның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи икән.

Камал театры артында, Кабан күле буена аска төшсәң, концерт мәйданчыгы. Программада – «Alpar» этно-төркеме,

«Риваять» төрки-татар этно-ансамбле,

Караоке.Тәртип FM белән коллаборация,

Elina һәм Искәндәр Биктаһиров,

Лилия & Гөлдания Хәйруллиналар,

Gauga & Зәйнәб Фәрхетдинова,

Abadelli & Фердинанд Сәләхов,

Азат Гыймадиев.

Концертның концепциясе – төрле буын җырчыларын бер сәхнәдә берләштерү.

Тамашачының сәхнәне калын боҗра итеп әйләндереп алган мизгелләре «Тәртип» радиосы программасына һәм Зәйнәб Фәрхетдинова чыгышына туры килде.

«Тәртип» радиосы тамашачы арасыннан ике командага кешеләр алып, аларның капитаны итеп Винера Ганиева белән Зәринә Хәсәншинаны куеп, җырлы уен үткәрде. Алып баручылар Айсылу Лерон белән Айваз Садыровның халыкны «селкетә» белүе дә, капитаннарның берсе Винера Әхәтовнаның үзе булуы да тәэсир иткәндер – сәхнә тирәсе гөрләп торды. Тамаша беткән мизгелләрдә эре тамчылар белән яңгыр сибәләп үтте. Әмма үтте, коеп салмады.

Искәндәр Биктаһиров аудитория алдына чыгуыннан файдаланып көзгә зур юбилей концерты уздырачагын игълан итте. Барлык тамашачыны концертына чакырды.

Сәхнәгә Азат Гыймадиев күтәрелгәндә караңгы төшеп беткән һәм һава да шактый җиләсләнгән иде.

Шунысы кызык – Кабан күле ярының суга якынрак урнашкан аскы катламында - рәсми сәхнәдә бер музыка барса, өстә баянчы тирәли тыгыз боҗра ясап икенче музыка яңгырап торды. Монысында инде төрле коллаборацияләр дә, тавыш көчәйткечләр дә кирәкми иде. Татар эстрадасының иң таныш җырларын сузып җибәрә дә гармунчы агай, ханымнар бөтерелеп бии дә башлый.

Мин туңып кайтырга кузганганда аста да, өстә дә музыка яңгырап тора иде әле. Металл эзләгеч аппаратура читеннән генә шуып чыгып (кергәндә дә генә тикшерәләр) кайтырга кузгалдым. Инде икенче тапкыр курткасын киеп килеп җиткән Инсаф Хәмитов утыра иде. «Грампластинкалар короле».

- Менә кайтучыларны карап торам әле, - диде ул.

Вәкарь генә атлап өлкән яшьтәге түбәтәйле абзыйлар уза иде. «Ветераннар хоры кебек» дигән уй әллә чагылып кына үтте, әллә кайсыбыздыр әйтте дә... Әмма монысы бөтенләй башка тема. «Яшәсен «Печән базары!» – дип уйлап куйдым да өйгә ашыктым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100