news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Печән базары» быел Кабан күлен «сөйләштермәкче»

news_top
«Печән базары» быел Кабан күлен «сөйләштермәкче»

29-30 август көннәрендә Иске Татар бистəсендə (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак.

2013 елдан бирле үткəрелə торган фестиваль быел 14 нче тапкыр уза. Оештыручылар аның быел «Кабан сөйли» дигән концепциягә нигезләнүен хәбәр итә.

Фестиваль программасындаа дизайн-маркет, әдәби программа (лекцияләр, дискуссияләр, шигъри кичәләр, подкастлар), балалар һәм өлкәннәр өчен остаханəлəр, «Ачык университет» лекторияләре, фотоаланнар, кино, «Кабан сөйли» ачык подкастлары, иммерсив спектакльләр һ.б. чаралар каралган.

  • Оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьлəре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.
  • «Печəн базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендə уздырыла. Ул татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышлана. Фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшəгəн һəм иҗат иткəн чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мəчете янында урам ярминкəсе оештырыла. Ярминкəдə катнашучылар өчен дресс-код кертелə – киемдə ул чордагы шəһəр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була. Бу урын очраклы гына сайланмаган – Печəн базары төрле товарлар сату урыны гына түгел, ə Казан татарларының очрашу һəм бер-берсе белəн аралашу, яңалыклар белəн бүлешү һəм аралашу урыны да булган, ягъни Печəн базары Казан татарларының мəдəни һəм иҗтимагый тормыш үзəге ролен уйнаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар