news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пассажир автобусы таудан төшеп киткән, 20 кеше һәлак булган

news_top
Пассажир автобусы таудан төшеп киткән, 20 кеше һәлак булган

Пакистанда пассажир автобусы тарлавыкка төшеп киткән, кимендә 20 кеше һәлак булган, тагын 20ләп кеше яраланган. Бу хакта «Geo TV» телеканалына сылтама белән РИА Новости яза.

Полиция мәгълүматлары буенча, автобус Равалпиндидан Гилгитка барган, ә авария иртәнге 5:30 сәгатьтә була. Полиция вәкиле сөйләгәнчә, авария Чилас шәһәреннән 20 километр ераклыкта булган. Якынча мәгълүматлар буенча, автобус югары тизлек аркасында тарлавыкка төшеп киткән.

Полиция комиссары урынбасары Файаз Ахмед хәбәр иткәнчә, яраланган пассажирларның кимендә бишесенең хәле җитди булып санала.

«Һәлакәт урынында коткару операциясе төгәлләнде, анда армия вертолетлары да катнашты», – дигән ул. Пакыстан премьер-министры Шахбаз Шариф һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Шулай ук премьер хакимиятләргә зыян күргән кешеләргә мөмкин булган медицина ярдәмен тулысынча күрсәтергә боерды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар